поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.02.2014 Милләт

Татар булган җирдә яһүдкә урын бармы?

– Әгәр халыкны тарихыннан мәхрүм итсәләр, ул ике йөз елдан сарык кө­түенә әйләнә. Чын тарихны белүнең әһәмияте турында философлар әнә шулай кисәтә.

Безгә, Евразия халыкларына, тәгаен алганда, россиялеләргә илебезнең аякка басуында төркиләрнең роле ка­раңгы. Карамзин, Соловьев, Рыбаков язган хезмәтләрнең – Россия тарихының моделен үз вакытында иезуитлар эшләп биргәнен белү­че­ләр бик аз. Бүгенге Рос­сиянең яшәешендә, тер­нәкләнүендә татар, яһүд, урысларның зур урын алып торуын гавам белергә тиеш.

Генерал-полковник, бер үк вакытта милиция, юстиция, прокуратура генералы да булган, заманында РФ эчке эшләр министрының беренче урынбасары булып эшләгән Мәскәү кунагы Владимир Колесников ТР Язучылар берлеге бинасында уз­дырылган тәкъдим итү ки­чәсен әнә шулай башлап җи­бәрде. Сүз мәгъри­фәтче Фатыйх Сибагатуллин­ның “Татары и евреи” дигән китабы турында. РФ Дәүләт Думасы депутаты, фәннәр докторы, ТР Фәннәр академиясе мөх­бир-әгъзасы, борынгы тарихыбызны өзми-куймый популярлаштыручы Фатыйх әфән­дене шәрехләп бирү өчен, минем уйлавымча, менә шушы бер кәлимә – мәгъри­фәтче сүзе җитә. Әле бит шунысы да бар: китап чыгару – бер хәл. Аны зур җитәкчеләр­гә, РФ Дәүләт Думасы депутатларына, укымый калмагыз, дип бүләк итә, кая барса шунда пропагандалый.

Зыялыларыбыз китапка шактый әтрафлы бәя бирде. Язмабыз тәгаен булсын өчен, әйдәгез, чыгыш ясаучы­лар­ның үзләренә сүз бирик.

– Сер түгел: дөнья ци­ви­лизациясенең төп хә­рә­кәт­ләндергеч көчләреннән берсе – яһүдләр. Безгә, татарларга, алардан үрнәк алырга кирәк. Бу ки­тапның иң төп нәти­җә­лә­реннән берсе шул – татарлар белән яһүдләр инде менә 1500 ел буе бергә яши­ләр, иңне иңгә куеп хез­мәт­тәшлек итәләр. ДНК тик­ше­рүләре дә татар, яһүд ха­лык­ларының бер-берсенә бик якын икәнлеген күрсәт­кән. Бу җәһәттән Хазар ка­һанлыгы тарихы бик кызык­лы. Булачак Россия җирле­гендә гомер кичергән, шанлы, бөек дәүләт – татар һәм яһүдләрнең уртак ватаны булган ул. Хәзерге галимнәр Идел Болгарстаны, Киев Русе, Кавказдагы Аланияне һәм Венгрияне аның сәяси варислары булган дип исәпли (Ислам Әхмәтҗанов).

– Бу хезмәтнең чыгуы – бик мөһим вакыйга, хәтта хәзерге рухи мохиттә борылыш дип әйтергә була. Әлеге китап ярдәмендә без дөнья сәхнәсенә чыгабыз, тарихы­бызның моңарчы дәшми ки­ленгән катламнарын ачабыз. Хазар каһанлыгы җирлә­рендә тора-бара Алтын Урда дәүләте барлыкка килгән. Патша Россиясе, СССР чорында Хазар каһанлыгының тарихы Алтын Урда тарихы кебек күләгәдә калып килде. Хазария үз вакытында Византия кебек зур, данлыклы дәүләт булган, хәзерге Каспий диңгезе Хазар диңгезе дип йөртелгән. Каһанлык Европа тарихына бик зур йогынты ясаган. Әлеге китапны укып чыккач, татарлар дөнья тарихында толерантлык үр­нәге булган икән дигән нә­тиҗәгә киләсең. Дөнья мил­ләтләре хасиятенә туры килә бу. Бу борынгы дәүләтнең объектив тарихын ачу дөнья тарихында татарларны игътибар үзәгенә чыгарыр, патшалар заманында халкыбызга тагылган ямьсез ярлыклардан котылырга ярдәм итәр иде. Безгә әлеге ямьсез ярлыклардан арынырга вакыт инде. Хазар ка­һан­лыгы Византиянең, гарәп­ләрнең басып алу омтылышларына киртә булып торган. Тарих институтында аны өйрәнү буенча махсус бүлек булдырырга кирәк. Татар тарихы – дөнья тарихының бик мөһим өлеше ул (Рәшит Әхмәтов).

– Кытай чыганакларына караганда, татарларның без­нең эрага кадәр XV гасырда Кытайның төньяк тарафында яшәве мәгълүм, дип яза ул. Менә шундый мәгълүмати байлыгы белән китап теләсә кайсы укучыны җәлеп итәргә мөмкин. Безнең төрки тел, язуыбыз бик кадими. Моның шулай булуы яхшы да. Чөнки борынгы язулар, сөйләм телебез бүген дә ансат аңла­шыла. Меңәр еллар узса да, бездә үзгәрешләр бик аз. Лексикология, грамматика, синтаксиста берни үз­гәрмә­гән диярлек. Рун әлиф­басын белгән төркиләр Ор­хон-Ени­сей язмаларын бүген дә рә­хәтләнеп укый ала. Ә менә урыс теле шактый нык үзгә­реш кичер­гән. Әйтик, борынгы урыс кулъ­язмаларына бүгенге әзерлексез укучы­ның “теше үтми”. Билгеле, хә­зерге татар телендә гарәп, урыс сүзләре күп. Ә менә керә­шеннәрдә гарәп, урыс сүзләре юк. Димәк, иң чиста тел аларда сакланган. Төп татарлар – керәшеннәр ул. Без­нең төрки бабаларыбыз хазарлар, яһүд­ләр белән бергә яшәп булуны яхшы аңлаган. Яһүд­ләрдән үрнәк алырга кирәклеген хазар бабаларыбыз күптәннән белгән. Әлеге хезмәт бик күркәм әдәби телдә язылган. Тарихи әсәр генә түгел, әдәби-нәфис пуб­лицистика бу. Язучылар бер­легендә җыелышып сөйлә­шүебез дә тиктомалдан гына түгел. Фатыйх әфәндене Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул итәргә кирәк (Гәрәй Рәхим).

– Тарихыбызны пропагандалаганы өчен аңа чиксез рәхмәт. Шул ук вакытта бөек татарларны санаган вакытта безнең сафларга Явыз Иванны, Петр Беренчене кертүе белән килешеп бе­тәсе дә килми. Чөнки аларны татар халкы палач, җәллад дип кабул итә. Әйтик, 1703 елны, Петербург төзелә башлагач, Казан губернасыннан биш мең татар ир-атын алып китәләр. Шулардан гарип-гораба булып, гомерлек чир алып, 800е генә кайта алган. Дүрт меңнән артыгы сазлык җирләрдә ятып калган. Шул ук вакытта әлеге Россия пат­шаларының тамырларында татар каны да аккан. Моны да танымыйча булдыра алмыйбыз. Биредә, татар булган җирдә яһүдкә урын юк, дип кат-кат әйтелде. Их, шулай булса иде ул. Бездә яһүд­лекнең 5 кенә проценты булса иде (Вахит Имамов).

Менә шушылай тәфсил­ләп бәя бирде күренекле кешеләребез Фатыйх әфән­денең хезмәтенә. Ул үзе ахырда җавап сүзе белән чыгып, инде бишенче китабын язуын, аның Идел буе Болгарстаны тарихына багышланачагын әйтте. “Бүген тер­гезелә торган Болгарыбыз, 1236 елдан соң, Батый хан яулап алгач, барлыкка кил­гән шәһәр ул. Чөнки хан шә­һәрне пыран-заран китергән була. Керәшеннәргә рәхмәт: борынгы Болгар чорындагы гореф-гадәтләрне югалтмый саклап калганнар. Әйдәгез, бергә булыйк, бердәм булыйк!” – дип тәмамлады ул чыгышын. 


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 17 | 05.02.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»