|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.02.2014 Матбугат
![]() "Татмедиа" бушлай таратачак яңа журналның исеме билгеле булды"Татмедиа" медиахолдингы мәдәният турында иллюстрацияләнгән журнал чыгарачак. 10 мең тираж белән әлеге басма мартта дөнья күрер дип көтелә. Журнал "Карл Фукс" дип атала. Төп игътибар репортажларга, публицистикага, хәтта комиксларга биреләчәк. Баш редактор - республикада билгеле мәдәни промоутер Павел Федоровский. Ул Казанда China Town Cafe, Balcony TV Kazan, шулай ук фестивальләр һәм күргәзмәләр оештырган. Федоровский «БИЗНЕС Online» корреспондентына хәбәр иткәнчә, журнал айга ике тапкыр чыга һәм югары уку йортларында, яшьләр җыелган урыннарда бушлай таратылачак. Проектны "Татмедиа" финанслый.
--- |
Иң күп укылган
|