• 21.08 "Сүнгән йолдызлар" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 12 Август Гамирҗан Дәүләтшин
  • 12 Август Миңнәхмәт Сәхапов
  • 13 Август Луиза Янсуар
  • 13 Август Айдар Шаһимәрданов
  • 14 Август Сәгыйть Сүнчәләй (1889-1937)
  • 14 Август Мирфатыйх Зәкиев
  • 15 Август Рөстәм Мингалим
  • 16 Август Рөстәм Яхин (1921-1993)
  • 16 Август Нур Алиев
  • 16 Август Рафаэль Латыйпов
  • Казанда үзем үстергән бройлер чебие ите сатам, яртышарлап бүленгән. 1 кг - 250 сум. Бер чеби 3 кг тирәсе. Күп түгел, үземнән артканын гына. 89510679470
  • Братьев Касимовых 22/7 (рынок мавлютова) адресы буенча иптэшкэ бер егет кертэм. 89274433797.
  • Автолюлька от 0 месяца, ходунки, детская одежда по приемлемый цене. Актаныш. 89625646471
  • Печэн чабам, кысам, ташыйм 89625704993. Актаныш.
  • Казан шэхэре Проспект Победы урамында 2 булмэле фатирнын бер булмэсен арендага бирэм. 7 мен + счет фактура. +7 917 873-82-13
  • Гөбәдия өчен яңа ясалган корт (тура, кызыл эремчек)сатыла. 1 кг -500 сум. 89520443330 (Казан)
  • Казанда Горьковское шоссе урамында (ост. Можайский) бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Яшәү өчен барлык жихазлар да бар, кирпеч йорт, индив. отопление, Собственник. Айлык тулэу: 12500+к.у. тел.89172516412
  • Казанда,п-т Победы 139а к2 адресы буенча бер булмэле фатир арендага бирелэ.41кв.м. Яна ремонт,яна мебель хэм техника.17+ к/у.Озак вакытка. фотоларны ватсаптан жибэрэ алам. тел. 8-927-407-66-80
  • Казанда Грузчик, Газель хезмэте курсэтэбез! 24/7. 89196271171
  • Тиз арада,бергэ квартира снимать итэргэ акыллы татар кызы эзлим.Кварталда.89393079089

 
 

 
Архив
 

               

04.02.2014 Җәмгыять

Эт этлеген итмәсен

Республика җитәкчелеге шәһәр урамнарында каңгырап йөрүче хуҗасыз этләр белән көрәшнең нинди генә юлларын кулланып карамады инде. Әмма әлеге эшчәнлек бернинди дә уңай нәтиҗәләргә китерми кебек. Бу аңлашыла да, чөнки бер йолкыш эт елына 50гә якын (!) көчек тудырырга сәләтле.

Кагыйдә буларак, шәһәр урамнарында сукбай этләр көннәр җылыта башлагач, ягъни язга таба арта башлый. Бу чорда алар халык өчен аеруча зур куркыныч тудыра дип санала. Ә менә быел исә Казан көчекләре усаллану өчен кышны сайлаган булса кирәк. Соңгы вакытта хуҗасыз этләрдән зарланучылар саны арта бара.

Хуҗасыз этләр автобустагы халыкка да ташлана

- Мин Фучик урамында яшим. Эшкә бара торган юлымдагы ишегалларының берсендә һәрвакыт бер көтү эт очрый торган иде. Беренче вакытта алар яныннан үтеп-сүтеп йөрү бераз шүрләтсә, аннары күнектем. Әмма беркөнне шул этләрнең берсе ырылдап каршыма килеп чыкмасынмы... Килеп тә чыкты, өстемә килә дә башлады. Мин нишләргә белмичә, куркуымнан катып калдым, ашыга-ашыга белгән догаларымны укырга керештем. Өстәвенә, якын-тирәдә кеше дә юк иде. Аптырагач, Аллага тапшырып, кире борылдым да, бар көчемә өйгә таба йөгердем, - дип сөйли Казанда яшәүче Разия Галимова.

Ә Илнур Сафинга исә, гомумән дә, автобуска сикереп менеп, халыкның котын алган сукбай эт белән «очрашырга» туры килгән.

- Тукталышларның берсендә 47нче номерлы маршрутка утырдым. Тыныч кына «Спорт сарае»на кадәр килеп җиттем. Шунда автобус ишекләренең ачылуы булды, салонга канга, пычракка батып беткән бер зур гына эт сикереп менде һәм утырып баручы пассажирларның берсенең аяк очына килеп ятты. Этләрдән аеруча курыккан халык тиз генә автобустан чыгып китү җаен карады. Кондуктор исә, этне чыгарып җибәрү уе беләндер инде, аны куарга кереште. Шулчак теге эт ырылдап кондукторның кулына ябышты. Ярый әле кондуктор хатын вакытында аңына килеп, тиз генә урамга атылды. Аның артыннан салондагы халык та автобус салонын калдырырга ашыкты. Ярый әле эт яңадан ташланмады, саклану реакциясе булгандыр инде, - дип сөйләде егет.

Акча юк, ә алга китеш бар


Кызганычка, хуҗасыз этләр белән бәйле моның ише хәлләр адым саен булып тора. Ә язга таба бу вәзгыять ничек үзгәрер, анысы турында уйлау да куркыныч. Өстәвенә, соңгы елларда Казан шәһәре җитәкчеләре дә башкаланы сукбай этләрдән арындыруга өметләрен өзде булса кирәк. Элегрәк шәһәр казнасыннан хуҗасыз этләрне тотуга ел саен 20 миллион сум акча бүлеп бирелсә, 2012 елда ул нибары 11,9 миллион сум гына тәшкил иткән. Узган елда исә әлеге максатка Казан бюджетында акча бөтенләй дә каралмаган булган.

Шулай да, 2013 ел башында йолкыш этләрдән зарланып мөрәҗәгать итүчеләр саны шулкадәр артты ки, шәһәр башкарма комитеты бу проблеманы хәл итүнең яңа юнәлешләрен эзләргә мәҗбүр булды. Йорт ишегалларында хуҗасыз этләрне тәрбияләү өчен махсус будкалар булдыру, махсус идарәчелек вәкилләре тарафыннан тотылып, тикшерү узачак сукбай этләр санын арттыру – бу чаралар ярдәмендә сукбай этләр белән көрәштә бераз булса да алга китеш сизелде. Мәсәлән, 2005 елда эт ташлану нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр саны 7700 булса, 2012 елда бу сан барлыгы 3927 очрак тәшкил иткән. Быел исә эттән зыян күрүчеләр саны тагын да азрак.

Бәлки депутатлар хәл итәр...


Шулай булуга да карамастан, проблема һаман да шактый актуаль булып кала бирә. Шуңа күрә, узган елның сентябрендә хуҗасыз этләр белән көрәшкә Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары да кушылды. Алар тарафыннан карала торган “Йорт хайваннарын тоту турында»гы закон проектының төп максаты – кешеләрне йорт хайваннарының физик, санитар-эпидемиологик, психик һәм башка тискәре йогынтысыннан саклау, кеше күп йөри торган урыннарда җәмәгать тәртибен тәэмин итү. Закон ярдәмендә республикада йорт хайваннарының исәбен булдыру, кеше һәм хайваннар өчен уртак булган чирләр барлыкка килүне кисәтү, югалган йорт хайваннарын эзләү күздә тотыла. Әлеге закон проектының тагын бер мөһим максаты – шәһәр һәм авылларны скубай этләрдән арындыру.

Хәзерге вакытта закон проекты икенче укылышта гына кабул ителгән әле. Аның буенча фикер алышуны депутатлар алга таба да дәвам иттерәчәк. Әгәр дә закон рәсми рәвештә эшли башласа, йорт хайваннарының барысы да махсус теркәү узарга тиеш булачак, ә инде хуҗасыз этләр махсус оешмалар тарафыннан тотылачак.

Тиздән хуҗасыз эткә һәйкәл ачылачак


Казанда мәш килеп сукбай этләр белән көрәшсәләр, Алабугада исә хәзерге вакытта хуҗасыз көчекләргә һәйкәл куярга планлаштыралар. Ул Александр паркына урнаштырылыр, дип уйланыла. Әйтергә кирәк, бу яңалык беренче карашка сәер кебек - сукбай эт сынын мәңгеләштерүне хуплаучыларга караганда, ризасызлар саны күпкә артыграк булыр иде, мөгаен. Бактың исә, бу сын гади генә һәйкәл булмаячак икән. Аның янына махсус «акча янчыгы» урнаштырачаклар. Теләге булган һәркем шул “янчык”ка акча сала ала. Җыелган сумма шәһәрдәге хуҗасыз этләргә ярдәм итүгә, шул рәвешле урамнарны йолкыш хайваннардан арындыруга тотылачак. Шулай итеп, бу һәйкәлнең файдасы шактый зур булуы да бик мөмкин.

Ә менә Чаллы шәһәрендә исә җитәкчеләр торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә салкында каңгырап йөрүче хуҗасыз хайваннар өчен торак йортларның идән асларын ачарга боерган. Әлеге карар эт һәм песиләрне салкында катып үлүдән саклау максатыннан кабул ителгән.

Акыллы эт юкка тешләми


Республика һәм шәһәр җитәкчелеге сукбай этләр белән бәйле проблеманы чишәргә омтылган вакытта халыкка шул этләр яныннан көн саен узып йөрергә туры килә. Шуңа күрә, белгечләр этләрдән саклануның махсус кагыйдәләренә таянырга киңәш итә.

Әгәр дә эттә котыру чире юк икән, ул кешегә тик торганнан гына ташланмаячак. Эт һөҗүмнәренең 65-70 проценты, кызганычка каршы, балалар һәм яшүсмерләр катнашында килеп чыга. Беренчедән, эт үзен балаларга караганда көчлерәк тоя, өстәвенә, алар нәниләрнең курку хисен дә бик тиз сизеп алырга сәләтле. Әйтергә кирәк, балаларның күбесе үзләре дә этләр белән уйнарга, аларга нәрсәдер ыргытырга ярата.

Шуңа күрә, этләрдән беренче чиратта нәниләрне саклау таләп ителә. Әгәр дә сукбай эт белән очрашасыз икән, түбәндәге кагыйдәләрне үтәгез:

1.Иң мөһиме, курыкканыгызны сиздермәгез. Кискен хәрәкәтләр ясау, кулларны төрле якка болгау тыела.

2.Этнең күзенә туп-туры карамагыз. Ул моны үзен куркытырга тырышу дип кабул итәчәк.

3.Әгәр дә маэмай сезгә таба килә башлаган икән, кинәт кенә туктагыз һәм шул килеш бераз басып торыгыз.

4.Азык-төлек тутырылган букчалар белән барганда, этләрне урап узарга тырышыгыз. Аларда кинәт кенә ашар өчен ризык аулау хисе уянырга мөмкин.

5.Этләрнең даими яшәү урыннарын шулай ук урап узарга киңәш ителә. Югыйсә, алар сезгә үз территорияләрен саклау максатыннан ташланырга мөмкин. 

Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 03.02.2014
Интертат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№3 (868439) / 04.02.2014 21:03:16

Этләрнең бу хәлгә төшүенә кешеләр гаепле.
Эт сукбай булсада, тик торгандангына кешене тешләми. Сукбай этләр киресенчә, кешене әйләнеп узарга тырышалар. Күпчелек очыракта,
хуҗалы этләр тешлиләр, акча бәрәбәренә бар гаепне хуҗасыз эткә сылтап калдыралар..Мондый очыраклар бар.

№2 (868438) / 04.02.2014 21:02:35

Эльвира Мозаффар Рэмзиянекенэ караганда купкэ файдалырак язган.

№1 (868427) / 04.02.2014 20:25:01

Бик мэгънэсез язма бу,Рэмзия,акыллым.Без ул хэллэр турында инт-тан укып тугел,э бэлки куреп белэбез. Кемгэ,кая морэжэгать итэргэ икэнен язсан,бэлки чут кенэ файдасы булыр иде.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте