поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.02.2014 Авыл

Сөт җитештерү нигә кими?

Узган елдан башлап, хуҗалыкларга сатылган сөтнең сыйфатына карап, бер литрга ике сум чамасы субсидия бирелә. Төрле дәүләт программалары нигезендә терлекчелек тармагына башкача ярдәм итү күләме дә арта. Нәтиҗәләр генә көтелгәнчә түгел. Россия буенча савым сыерларының баш саны узган елларда ничек кимегән булса, һаман шулай. РФ Авыл хуҗалыгы белгечләре әйтүенчә, 2014 елда сөт җитештерүнең күләме узган елгыдан 4 процентка кимүе көтелә.

Крестьян-фермер хуҗа­лык­ларында, киресенчә, сөт җитештерү әкренләп булса да арта. Гәрчә, дәүләт ни сәбәпледер, җитештерелгән сөт өчен аларга субсидия бирүне кирәк тапмаса да. Гомумән алганда, сөткә бәя­ләрнең бераз күтәрелүе авыл халкында киләчәккә өмет уята.

Татарстанда узган тәү­лек­тә 2768 тонна сөт җи­теш­терелгән. Бу тирә-яктагы 4-5 регион хуҗалык­ларында җитештерелгән сөт­не бергә кушып санаганнан да артык. Сөтнең узган ел белән чагыштырганда азрак булуы гына уйландыра. Мөмкин­лекләр була торып та, кайбер хуҗалыкларда сөт җи­тештерүнең күләме һаман кими баруның сәбәбе нәр­сәдә? Хәлне уңай якка үзгәр­тү өчен ниләр эшләргә?

Исәпкә бар, санга юк


Россиянең сөт җитеш­терү индустриясе сазлыкка баткан авыр йөк автомобилен хәтерләтә. Зур көч куеп, бер уентыктан чыга да, икен­чесенә килеп төртелә. Әле­дән-әле иткә, сөткә бәя­ләр төшеп, хуҗалык­ларның терлекчелек тармагына булган өметен кисә яки сөт базарын төрле катнашмалар кушып ясалган продукция басып китә. Нәтиҗә­дә ит һәм сөт җитештерүнең файдасы кими. Хуҗалыклар, барлы-юк­лы табышыннан колак кагып, зыянга эшли башлый. Мондый шартларда бердән­бер юл – мөгезле эре терлек­нең баш санын киметү генә кала.

Ил җитәкчелеге терлекчелек тармагына ярдәм күр­сәтә-күрсәтүен. Россия сөт җитештерүчеләр берлеге рәи­се Андрей Даниленко әй­түен­чә, сыйфатлы сөт өчен хуҗалыкларга узган ел дә­вамында 8,4 миллиард сум акча бирелгән. Шуның нә­тиҗәсе буларак сөт җитеш­терүдә түбән тәгәрәү темпы кимегән. Әмма иткә озатылган сыер урынына яңасын булдыру өчен дә ким дигәндә берничә ел кирәк бит. Нә­тиҗәдә сөт җитештерү кү­ләме 1 миллион 500 мең тоннага кимегән. Статистика мәгъ­лүматларыннан күрен­гәнчә, без хәзер 1960 еллар күрсәткечләре дәрәҗәсенә төшеп утырганбыз.

Дүрт ел рәттән килгән корылык, Россиянең төрле төбәкләрендә әледән-әле кабатланып торучы табигать капризларына бәйле рәвеш­тә терлек азыгы әзер­ләүгә чыгымнарның һаман арта баруы һәм тагын күп төрле кыенлыклар терлекчелек тармагында моңарчы сакланып килгән ныклык запасын шактый киметте. Тик тер­лекчелеккә дәүләт яр­дә­ме­нең чагыштырмача бик аз булуы да борчый. Хуҗа­лык­лар дүрт күз белән көтеп алган мондый ярдәм, чынлыкта, кызу көндә комга сип­кән бер уч су сыман. Аның белән генә терлекчелек тармагына сизелерлек үзгәреш кертеп булмый.

Тагын бер аяныч хәл – шәхси ху­җалык­ларда җитеш­терелгән сөт өчен бәяләрнең һаман да бик түбән булуы. Урыннардан алынган хәбәр­ләргә караганда, кайбер авыл­­­ларда сөт җыючылар шәхси хуҗа­лыклар белән бер литр сөткә нибары 15-16 сумнан һәм аннан да түбән­рәк бәядән исәп-хисап ясый. Гәрчә, эш­кәртү пред­прия­тие­­ләре 1 литр сөтнең майлылыгына һәм аксым ­кү­лә­­менә карап 23-24 сум түләсә дә.

Кулларына сугучы булмагач...


Сөт җитештерү өчен субсидия бирүнең тәртибен һәм күләмен үзгәртү буенча фи­кер-тәкъдимнәр элек тә бар иде, хәзер дә ишетелеп тора. Ни өчендер Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы җа­ваплы хезмәткәрләре генә аны ишетеп бетерми. Урыннарда хуҗалык җитәк­челәре үзләренең ризасызлыгын ту­рыдан-туры белде­рәселәре килми. Ни өчен дигәндә, акмаса да, тама бит. Өстәге­ләр­нең ачуын китерсәң, субси­дияләрдән коры калуың да бар.

Югыйсә, дәүләт өчен сыер хуҗасының кем булуы, ягъни инвестор яки кресть­ян-фермер булу-булма­вы­ның нинди әһәмияте бар? Кулланучы өчен дә сөтнең шәхси хуҗалыкта яки җа­ваплылыгы чикләнгән җәм­гыятьтә җитештерелүе алай ук мөһим түгел. Бары тик сөте генә яхшы сыйфатлы булсын. Аннан килеп, Рос­сия­нең сөт елгалары һаман да саега барган бер вакытта, хуҗалыклардан кабул ител­гән сөтне ни өчен югары һәм беренче сортларга бүлеп маташырга? Хөкүмәт өчен иң беренче чиратта халыкны яхшы сыйфатлы сөт белән тәэмин итү мө­һимрәк тү­гелме икән? Бәс, шулай булгач, җитеште­рү­чене күб­рәк кызыксындыру да тиештер бит инде.

Изге урын буш тормас дигәндәй, сөт һәм сөт про­дукцияләреннән бушап калган кибет киштәләрен бүген коры сөт кушылган яки арзанлы пальма мае, маргарин һәм башка күп төрле катнашмалар белән болгатылган ясалма продукция басып бара. Кулларына ныгытып сугучы булмагач, торган саен азына бара андыйлар. Рәсми мәгълүматларга караганда, кибет киштәләрендә мондый сөт һәм сөт продук­цияләре инде сөтнең 35 процентын, сыер маеның 85 процентын тәшкил итә. Кулланучылар сәламәтлегенә (ә алар арасында сабыйлар һәм өлкән яшьтәгеләр дә шактый) төзәтеп булмаслык зыян салынуы – бер хәл. Ясалма продукция белән сәүдә итү күләме арткан саен, авылда сыер асрап азап­лануның кирәге калмый. Хуҗалыклар исә миллионнарча сум керемнән колак кага.

Мисаллар эзләп ерак барасы юк. Республика хокук саклау һәм төрле контроль органнары үткәргән тик­шерү нәтиҗәләреннән кү­рен­гәнчә, бүген Татарстанга янәшә төбәкләрдән төрле юллар белән кертелүче ясалма сөт һәм сөт продуктлары ташкыны артканнан-арта. Шундый “юмарт” күршелә­ребез арасында Ульян, Нижгар, Пенза һәм Самара өл­кәләре аеруча зур “тырышлык” куя. Арада безнең эш­кәртүчеләр исеме астында ялган продукция җитеш­терүчеләр дә бар.

Үзебезнекеләр дә кимен куймый. Тикшерүләр нәти­җә­сендә ясалма продукция җитештерүчеләр арасында “Тандем” җаваплылыгы чик­­­ләнгән җәмгыяте, “Ва­мин-Татарстан” филиаллары, Казан сөт комбинаты, Балтач, Мамадыш, Яңа Чиш­мә, Бө­гел­мә сөт эшкәртү комбинатлары булуы ачык­ланды.  


Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 15 | 01.02.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»