• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 17.10 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
  • 26.11 Данир Сабиров. Ике юбилей. Моноспектакль. КСК "Уникс". 18:30
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Октябрь
  • Әхмәт Саттар (1939-2018) - язучы
  • Роза Туфитуллова - журналист
  • Лидия Әхмәтова - җырчы
  • Рәшидә Җиһаншина (1917-2003) - актриса
  • Гали Хуҗи (1912-1966) - шагыйрь
  • Илгиз Гайнуллин - көрәшче
  • Альбина Шаһиморатова - опера җырчысы
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
  • Сниму 1 ком.квартиру в Советском , Вахит.р-не.Со всеми удобствами,платежоспособная, чистоту гарантирую.Сама работаю, татарка 47 лет.Убедительная просьба прошу риелторов не беспокоить, сниму только от собственника.Тел.89870673548 Гульфиза.
  • Сниму квартиру до 18-19 все включено, татарка, работаю, без вп, тишину, чистоту и своевременную оплату гарантирую, писать WhatsApp +79961212519, риелторов прошу не беспокоить.
  • Продаю натуральный цветочный МЕД со своей пасеки 1л-500руб т.89503210410
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • диван-книжка сатыла. аксыл-көрән төстә.8 мең. яхшы хәлдә. казан. тулырак мәгълүмат ватсап аша. 89047619147
 
 

 
Архив
 
03.02.2014 Медицина

Ак халатлы «коткаручылар»ыбыз җитми

Бәла аяк астында гына, диләрме әле? Савыт-сабаны юып кранны гына борган идем, кранның ялтыравык катламы, тырнакны ярып, тирегә үк үтеп кермәсенме? Күпме генә тырышсам да, тимер кыйпылчыкларын чыгара алмадым, икенче көнне, бармакның авыртуы басылмагач, хирургка юл тоттым.

Тиз генә әйләнеп кайтырмын дип, иртәнге сигездә барып керсәм, миңа кадәр унлап кеше чират алган иде инде. Кемнәр генә юк монда: кайсы бармагын тектерергә килгән, кемнеңдер тырнак астына каткан токмач кереп, үлекләп шешкән, берәү таякка таянган… Табиб бер кешене 30ар минут тирәсе кабул итә. Сәгать 12дә кабул итү сәгате тәмамлана. Йә Аллам, бүген эләгә алырмынмы икән инде? Уйларымны сизгәндәй, ике хатын гәпләшә башлады:

– Кичә хирургка керә алмадым. Чиратым җитмәде. Бүген менә алтыдан торып килдем. Югыйсә, бары рентген нәтиҗәләрен генә күрсәтергә дип йөрим.

– Хирургы ярый әле, син менә терапевтка чиратны күрсәң… Төне буе утырсаң да, эләгә алмыйсың…
– Соң нишләп өстәмә табиблар алмыйлар икән ? Кеше күп бит.

– Болары булганга рәхмәт диген. Ярты ел эчендэ ничәнче хирург алышына бит инде. Яшьләр озак тоткарланмыйлар. Бер-ике ай эшлиләр дә качалар.

Үзебезнең участок педиатры – 70 яшеннән узган бер карчык. Белмим инде, озак еллар эш тәҗрибәсе булган бу табибка сөенергәме, әллә даруларның исемен дә хәтерләми торган колакка катырак әбиебезгә көенергәме? Әмма аны алыштырыгыз дип күпме гаризалар язсалар да, ул бүген дә эшли, чөнки урынына эшләргә кеше юк. Мин әллә балалар табиблары гына җитмидер дип уйлаган идем, баксаң, фтизиатр, нарколог, психиатр, участок терапевтларына да кытлык икән. Медицина өлкәсендә эшләргә теләүчеләр нигә аз соң? Яшь белгечләр эшкә нигә килми?

Яшьләргә акча кирәк

Казан дәүләт медицина университетын былтыр гына 628 студент тәмамлаган. Казан медицина көллиятендә узган ел 436 белгеч диплом алып чыккан.Казан дәүләт медицина академиясендә 2013 елда 9меңгә якын медицина хезмәткәре белемен тирәнәйткән. Академиянең укыту бүлегендә хәбәр итүләренчә, квалификациясен күтәрүчеләрнең 60-70 процентын Татарстанныкылар тәшкил итә. Шул ук вакытта, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 672 урын буш тора, табиблар җитми. Димәк, яшь белгечләрнең күбесе сайлаган һөнәренә тугры калмый булып чыга. Кадрлар җитмәү проблемасы түгел монда, яшьләрнең ни өчен медицинага килмәве төп мәсьәләдер бәлки?

Танышларым арасында да, медицина университетын тәмамлап, башка өлкәдә эшләүчеләр җитәрлек. Әнә Айрат, югары белемле табиб булса да, кибеттә җитәкче булып эшли. Лилия дә: «Медицина хезмәткәре булып эшләп арыдым. Рәхмәтсез эш. 12-14 меңгә башка җирдә эшләсәм, җаным тынычрак булыр иде», – ди. Яшьләрне канәгатьләндермәгән сәбәпләрнең берсе – хезмәт хакының аз булуы. Шулай ук эшнең авырлыгы да күпләрне чыгырыннан чыгара. Белгечләр җитмәгәч, берничә кеше өчен бер кешегә эшләргә туры килә бит. Мөгаен, шуңа да күпләр шәхси клиникаларга күчүне кулайрак күрәдер.

Ул елмайта да


Танышым Мөршидә республика балалар хастаханәсендә озак еллар буе шәфкать туташы булып эшләде. Әмма көнаралаш дежур тору, хастаханәдә төн кунулар тәмам ялыктырды аны, җитмәсә, кечкенә сабые бар. Калдырырга кеше юк. Кыскасы, тырыша торгач, ул Казанда шәхси клиникаларның берсенә эшкә урнашты. Башта регистратура бүлегенә хезмәт куйды ул, дүрт ел эчендә эшендә уңышларга иреште. Хәзер операция бүлегенә күчерелде. Хезмәт хакы да элеккеге эшендәгесе белән чагыштырырлык түгел. Эш шартлары да яхшы. Шәхси клиникаларда табиблар әйбәтрәк дип әйтә алмыйм, әмма уңайлыклар чынлап та тудырылган. Су буе чират көтәсе юк. Ягымлы каршы алалар, анализлар өчен кирәкле әсбапларны үзләре бирәләр, тыныч сөйләшәләр. Шулай булмый ни, һәр клиент – ипиләре бит, елмаймый мөмкин түгел. Әнә баласының тешенә брикет куйдырырга барган күршем, дәүләт дәваханәсендә 2015 елда килерсез, диделәр, ә шәхси стоматология клиникасында, 6 мең түләгез дә иртәгә куйдырырсыз, дип калдылар, ди. Акча күп нәрсәне хәл итә шул. Югыйсә, дәүләт дәваханәләре белән хастаханәләрендә дә чиратка электрон язылуны җайга салырга, бала белән килгән кешеләргә шарлар өләшергә (юктан да күңел була бит), чират көтү залларында салмак көй куярга, телевизорлар урнаштырырга буладыр. Хәер, кайбер учреждениеләрдә бар алар. Тик ни өчендер электрон язылу терминаллары эшләми, табибка телефон аша язылган булсаң да, «тере» чират. Ярый хәзер бахиллаларны бушлай бирә башладылар.

Авылга кайтасызмы?


ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы кадрлар җитмәүне төрле юллар белән хәл итәргә тырыша. Белгечләрне максатчан юнәлеш буенча әзерләү, Казан медицина университетын тәмамлаган белгечләрне бюджет урыннарына интернатураларга, ординатураларга урнаштыру, чит илләрдә стажировкалар узу дисеңме?! Шулар арасында тагын берсе – табибларны авыл җиренә җәлеп итү. 35 яше тулмаган югары белемле медицина хезмәткәрләренә, авылга эшкә кайткан өчен, бер миллион сум компенсация дә билгеләп карадылар. Федераль фондтан бүленә торган бу акчага, торакны яхшырту өчен, Татарстан бюджетыннан да 100 мең өстәлә иде. Әмма, шулай булуга карамастан, былтыр авыл җиренә бары 56 гына белгеч кайткан.

Яшьләрне авылда куркыткан сәбәпләрнең берсе – сала медицина учреждениеләрендә заманча җиһазларның җитәрлек булмавы, фәнни яктан үсәргә мөмкинлекләр тудырылмау. «Әгәр дә биш ел эшләп, аннары кире шәһәргә китә аласың, дисәләр, кайтыр идем авылга, ә гомерлеккә бер белмәгән якта каласы килми инде, миллион түгел, ике миллион бирсәләр дә, кирәкми», – ди терапевтлыкка яңа гына укып чыккан Гүзәлия.

Читтән килүчегә 500 мең


Кадрларны тулыландыру өчен, чит төбәкләрдән дә белгечләр чакырталар. Әле менә күптән түгел генә Сәламәтлек саклау коллегиясендә ТР Президенты, Татарстанга чит төбәкләрдән килгән югары квалификацияле медицина хезмәткәрләренә ярты миллион сум бүлеп биреләчәк, ул сумма торак алу өчен беренчел кертем буларак кулланыла алачак, дип белдергән иде. Узган ел Татарстанга чит төбәктән 120 белгеч килгән.

Әлфия Кирасирова – Пенза өлкәсеннән. 2012 елны ул Самара дәүләт медицина университетын тәмамлаган. Белгечлеге буенча – акушер-гинеколог. Әлфия узган ел Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына эш сорап мөрәҗәгать итеп караган, әмма, дәүләт учреждениеләренә бу белгечлек буенча кеше кирәкми, ә менә авыл җиренә, районнарга рәхим итегез, дигәннәр. «Гомеремнең 7 елын медицинага бирдем, икенче курстан ук үзебезнең өлкәдә шәфкать туташы булып эшли башлаган идем инде, эшемне бик яратам. Татарстанда эшне озак эзләдем. Шәхси клиникалар тәҗрибә сорый. Инде Яшел Үзән районының Норлат авылында, ниһаять, эш тә таптым. Хастаханәнең баш табибы Илсөяр ханым, коллектив әйбәт, авыл тыныч, миллион сум акча һәм торак та биреләчәк, дип вәгъдә итте. Күченәм дигәндә генә, Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең баш табибы: «Кияүгә чыгарсың да миллион сумны алып юкка чыгарсың, хатын-кыз булганың өчен дә миллион сумны бирәсе килми», – дигән булып, үз шартларын тәкъдим итте, кыскасы, бөтен өмет-хыялларымны чәлпәрәмә китерде. Ничек кенә булмасын, Татарстан минем өчен һәрчак үрнәк булып тора, мин татарның башкаласын яратам һәм биредә эш эзләвемне дәвам итәргә уйлыйм. Яраткан республикамда яраткан эшемдә эшләргә телим», – ди Әлфия.

Соңгы сүз


ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының «ШК» га биргән җавабында, бүген медицина өлкәсендә эшләүчеләрнең 21 процентын пенсия яшендәгеләр тәшкил итә, диелгән. Яшьләрне медицинага ничек тартырга соң? Бәлки, уку йортын тәмамлагач, совет заманындагы кебек, юллама белән мәҗбүри җибәрү вариантын тәкъдим итәргәдер? Хәер, эшләргә теләге булмаган табибтан ни файда... Аннары бу Конституция буенча да кеше хокукларын чикләү булып санала шул... Иң яхшысы – яшьләрне кызыксындыру юлларын табарга кирәктер. Акчалата ярдәм, хезмәт хакларын күтәрү һәм, әлбәттә инде, торак мәсьәләсен хәл итү.

Ак халатлы «коткаручылар»ыбыз ягымлы карашлары, җылы сүзләре, якты йөзләре белән дә дәвалый ала икәнен онытмасыннар иде. Күп нәрсәне акча хәл итсә дә, сәламәтлекне сатып алып булмый, үз эшенең остасы булган, һөнәрен яраткан чын табиблар күбрәк булсын иде ул. 


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№18 (868646) / 08.02.2014 09:46:50

Врач !!!!

№17 (868645) / 08.02.2014 09:40:39

Эльвира сңлем, медицинада эшләүчеләрнең җитмәве турында язуын язгансың да, иң төп сәбәпне әйтмәгәнсең. Зарплата бик мөһим булса да, иң төп сәбәп түгел. 10 ел мәктәптә, 6 ел институтта, бер ел интернатурада, тагы бер ел ассесент булып 17-18 ел гөмерен кеше дәваларга әзерләнгән кешедән, дәвалау түгел, бер кочак кәгазь тутыруны гына тәлап итәләр. Бер гл. врач әйтмешли, һәр пациентны караганда, ничек терелтергә дип түгел, документта язылганны юрист ничек трактовать итәр дип эшләргә кирәк. Хыялы дәвалау булган кешегә, юристлар, чиновниклар өчен кәгазь тутырып утыру кирәкме? Юк! Медицинаны басып алган юрист-экономист-финансистлар өчен аяк сөрткече булып йөргәнче, конвейрда 8 сәгатеңне эшләп кайтасың да, тыныч йоклыйсың. Баре-бер алган белем үзеңдә кала, туганнар, таныш белешләргә чынлап та врач ярдәме кирәк булганда файдаланыла.

№16 (868636) / 07.02.2014 23:15:11

бЫЛБЫЛ, ХИКМЭТ ТЭ ШУНДА, КРАНЫ ДА ЯНА ШУЛ, КУРЭЧЭГЕН БУЛСА 4 МЕНЛЕК КРАННЫН ДА ЭМАЛЕ КУБА АЛА ИКЭН ШУЛ...бЭЛА АЯК АСТЫНДА ДИЛЭРМЕ ЭЛЕ? мОНДА ЭЛЕМЕНТАРНЫЙ ЯШЭУ КАГЫЙДЭЛЭРЕ БЕЛЭН ГЕНЭ БУЛМЫЙ...

№15 (868382) / 04.02.2014 09:05:05

Камбарка кара як. булганым бар. 18 гасыр хөкем сөрә әле бүген дә...

№14 (868378) / 04.02.2014 07:14:07

ИРКӘ, яхшылап укы, Сорының абыйсы үлгән дип язган бит. Нишлисең, Аллаһ биргән гомере шулай булгандыр, урыны оҗмахта булсы. Соры кортның хатыны ташлап китәр дип уйламыйм, андый ирләрдән хатын китми.
Бөрчә белән икесе мактаналар инде, "без камбарлар" дип, әллә Камбаркадан микән соң үзләре?

№13 (868372) / 04.02.2014 00:14:22

Сорыга ни булган,әллә катыны ташлап киткәнме. Иркә борыныңны сузма,аңа яш кызлар да дочурта.

№12 (868368) / 03.02.2014 23:58:38

ыгызны ничек тиешле шулай, һәйбәтләп - зикер итеп, өйрәнсәгез - белерсез! (Б)Сезгә китерелгән((б)сез белә торган!), кешелек дөньясы тарихында, ак халатлы "коткаручы"ларның тышкы киемлесе түгел, ә йөрәген "ак халат"ка төреп (б)сезнең каршы(б)гызга(карашы(б)гыз алдына!) китереп куелганы(Коръән, Хәдисләр һәм Сираны укыгыз!) - ул, Аллаһның илчесе һәм колы - Мәрьям улы, Гайсә гәләйһиссәлләм!

№11 (868352) / 03.02.2014 20:35:56

Соры, кайгыңны уртаклашам (((((

№10 (868350) / 03.02.2014 20:21:52

Әлбәттә инде, сразы юам, чисталык - ярты иман дигән пәйгамбәребез.

№9 (868349) / 03.02.2014 20:20:05

Читтән караганда таш кебек кеше, әле генә 61 яшен тутырган фән эшлеклесе, соры кортның абыйсы көтмәгәндә киттедә барды... Әллә аның яшәсе килмәгәндер дип уйлайсызмы???

№8 (868348) / 03.02.2014 20:18:29

+, әллә син сразы җуасың?

№7 (868347) / 03.02.2014 20:14:30

хы, син мөселман кешесе буларак, арт ягыңны сөртергә түгел, ә комгандагы су белән юарга тиешсең бисмиллаңны укып.

№6 (868343) / 03.02.2014 20:03:12

Нәстә, арт ягыгызны сөрткәндә бармагыгыз кысылып калса да несчастный случай була димәкче әллә сез?

№5 (868324) / 03.02.2014 18:17:51

Үз-үзе белән килешеп яшәгән, башкалардан көнләшмәгән, үч сакламаган, иманлы кешеләрне начар авырулар читләтеп үтә.))))
Кайвакытта утэ чыккан тэртипле, воҗданлы,эдэпле кешелэр дэ авырый +.
Доньяныкын белмэгэн.

№4 (868319) / 03.02.2014 17:48:01

Авыру сорап килми, кешенең яшәү рәвеше авыруга этәрә. Үз-үзе белән килешеп яшәгән, башкалардан көнләшмәгән, үч сакламаган, иманлы кешеләрне начар авырулар читләтеп үтә. Әлбәттә, хирурглар һәм гинекологлар кирәк, чөнки бәхетсез очраклар булып тора һәм хатын-кызның да аборт ясамый хәле юк.

№3 (868312) / 03.02.2014 16:54:42

Былбыл, "тырнак астына кергән" дигәндә тырнак астындагы тирегә кергән токмач турында сүз бара, ул синең тырнагың озынга-кыскага карамый инде.
Автор бик мөһим проблемалар турында яза. Ә син ике абзацны гына укыгансың.
Табибларны гаепләми автор, киресенчә, аларның эш шартларын, медицинаның бүгенге авыр хәлен ачып күрсәткән.
"Элементарный яшәү кагыйдәләрен өйрәнегез" имеш, авыру сорап килми инде ул. Гел файдалы ризык ашап, спорт белән шөгыльләнеп торган кешеләргә дә килә ул.

Монда, матбугат руда, шундый мода:
мәкаләне элүгә: "татжур җүнле нәрсә яза белми инде ул" дип комментарий язып куйсаң, син монда "самый крутый" , "самый умный"га әйләнәсең, мәкаләне укып та тормыйча, шул сүзне беренче булып язып кына өлгер)))

№2 (868310) / 03.02.2014 15:51:55

Медицинада революция ясарга маташканчы мужыт краныңны гына алыштырасың? Кыйммәтлерәкне алып куй, табибка чабасың булмас))) түлке, татжурларга барыбер файдага инде ул, берәр нәрсә әвәләп язып чыгарга ярап тора)))

Тырнак астына каткан токмач кергән дигәннән көлеп үләм хәзер! Аны ничаклы үстерергә кирәк соң керсен өчен? Тырнакны гына кисәсе бит югыйсә, хәзер рәхәтләнә инде чиратта утырып)))

Табибларны гаепләгәнче элементарный яшәү кагыйдәләрен өйрәнегез ичмасам!

№1 (868307) / 03.02.2014 15:00:28

Булмый инде булмагач.....Телевизордан көндә медицинага кагылышлы берәр яңалык күрсәтәләр.Үтергән шәп тә,бигрәк яхшы.Ә проблема белән барсаң чирләп кайтасың.Үлем хастасы булмасаң ул дәвалау оешмаларына бармавың хәер.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar