поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.02.2014 Җәмгыять

Гатауллиннар гаиләсе: “Әби-бабай янында рәхәтрәк”

Лаеш районы Имән Кискә авылында гомер кичерүче Зиннәтулла абый белән Хәлимә апаның тормыш корып яши башлауларына 46нчы ел киткән. Өч кыз һәм ике ул тәрбияләп үстергәннәр, алары инде тугыз онык бүләк иткән. Барысы да гади, искитәрлек берни юк кебек.

Әмма бу беренче карашка гына шулай. Шушы гадилектә күпме җылылык, кешеләрне ярату, тормыш тәҗрибәсе, балаларына күпме рухи мирас ята. Гатауллиннар гаиләсендә без дә кунакта булдык әле.

«Безне әби-бабай үстерде!»

Уллары Рөстәм, киленнәре Венера, оныклары Рәдиф белән бергәләп яшәп яталар бүген Зиннәтулла абый белән Хәлимә апа. Улының нигезне ташламавы каннан күчкән серле мәгълүмат кебек, ул турыда сүз кузгату да урынсыз тоелды хәтта.

«Элеккеләр бала тәрбиялим дип махсус китаплар укып, ниндидер ысуллар уйлап утырмаган. Без дә гомер буе эштә булдык, балалар кушканны тыңлады, тыйганнан тыелды», - ди Зиннәтулла абый. 44 ел механизатор, комбайнчы булып хезмәт куйган әтиләре, гомер буе фермада эшләгән әниләре балалар өчен төп үрнәк була. Ә тәрбиячеләре - әби-бабайлары!«Кызыбыз Гөлфия: «Безне әби-бабай тәрбияләде, эштән бушаганыгыз булмады», - дигәч, көлешкән идек, ә бит дөрестән дә шулай килеп чыга, - ди Хәлимә апа. – Безнең күңел тыныч иде, чөнки балаларга өйдә күз-колак булып торучы бар. Газинурыбызны балалар бакчасына да йөртеп булмады хәтта. Апасына кызыгып, анда рәхәт дип барган иде,ишектән ары узмады. Ишек яңагына ябышты да, өйгә кайтам дип, елапмы-елый. Ишек яңагы белән бергә кубарып алсаң гына! Барыбер үзенекен итте, бакчага башка аягын да атламады. Мәҗбүриләмәдек тә, әби-бабай янында аңа рәхәтрәк икән, нигә баланың теләген исәпкә алмаска?».

«Ике каенана, бер каената белән торды Хәлимә апаң, - дип тагын сүзгә кушыла Зиннәтулла абый. – Аңа өйләнгәндә әтинең апасы да бездә яши иде. Аның белән - 13, әти белән - 25, әни белән 35 ел сүзгә килмичә гомер кичердек. Алар безнең балаларны үстереште, хәзер без оныкларны тәрбияләшәбез, тормыш шулай ага инде ул». Нигезгә ял саен балалар җыела, бөтенесе дә кайтканда 20дән ким булмыйлар.

“Улым, син кайда эшлисең әле?”


Төп тәрбия чарасы – хезмәт булса, хезмәтнең хикмәте муллыкта дигән фикердә Зиннәтулла абый. «Әгәр күпме эшләп тә акчага тиенмәсәң, хезмәтеңне хөрмәтләмәсәләр, балаларның эштән күңеле генә кайтыр иде. Ә без мул яшәргә омтылдык, Аллаһка шөкер, эх, тегене алыр идем, моны алыр идем, дип мохтаҗ булып йөрмәдек. Вакытында 400 сум хезмәт хакы ала идем, ул акчага заманында әллә ничә туй ясап була иде. Ел саен ял итәргә йөрдем, бушлай юлламалар бирәләр иде, балалар безнең хезмәтне хөрмәтләгәнне күреп үсте. Шуңа күрә алар да эштән курыкмады. Олы кызым минем белән комбайнда да эшләп алды хәтта, икебезгә әллә ничаклы икмәк бирделәр. Улларым 13-14 яшьтә атта йөрергә кызыгып, җәй көне үгез көтүе көтте. Шул яшьтән үк эшләп алган акча кадерле була ул».

Сүзебез әкренләп кенә балаларның югары белем алуларына юнәлә. Ул вакытта “әллә ничә туй ясарлык” акчаларны ата-аналар ипләп кенә вузга илтеп бирәләр иде бит. «Укырга кертәм дип артларыннан нинди йөрү! – дип үз фикерен ярып әйтә гаилә башлыгы. – Алар кечкенәдән мөстәкыйль булды. Олы кызым берүзе Казанга чыгып китеп, үзе урнашып кайтты. Күпме акча түксәң дә, сәләте булмаганы барыбер ташлый бит ул укуны». «Улым, син кайда укыдың әле?», «Улым, син кайда эшлисең соң?» - дип хәйләкәр генә сораштырган итә Хәлимә апа. Белә ул, һәммәсен белә, әмма бу шаяртуда балаларым мөстәкыйль минем, эш проблемалары белән ата-аналарын борчымыйлар, дигән горурлану ята.

“Каеш белән тәртип ясап булмый”


Тәмле телле Гатауллиннар. Хәлимә апа «җаным» дигән саен гел аның күңелен күрәсе, гел шулай дип әйттереп торасы килә. Чөнки матур сүз колакны иркәли, җанны җылыта. Матур сүзләр бу гаиләнең табигатендә. Алар бер-берсенә исем белән эндәшми дә кебек. Иң кечкенәләргә «нәнә улым», «нәнә кызым», киленнәргә «матур апа», «тәти апа» диләр монда. Матур сүз булган җирдә гамәлләр дә ямьсез була алмый.

«Әби-бабайның төп вазыйфасы иркәләү бит. Оныкларны иркәләп бетерәсез дип ачуланмыймы балаларыгыз?» - дип сорамый булмый. «Юк-юк. Иркәләп тә утырмыйбыз, ачулану да эләкми, - диләр. – Тәртипсезләнмиләр бит алар, чабалар, уйныйлар гына». «Ә каеш кебек нәрсәне балаларга якын да китергән юк, - ди Хәлимә апа. – Үзем дә ишле гаиләдә үстем, биш бала идек. Әтинең беркайчан кул күтәргәне булмады. Андыйга киткәч, тәрбия түгел инде ул. Тәртипне каеш белән генә булдырып булмый, каннан күчә ул, җаным. Галимнәр дә шулай ди бит, килешәм алар белән».

Бала өчен һәрнәрсә үзенчә кабул ителә, алар төгәллек ярата, һәрнәрсә аңлаешлы булырга тиеш. Сүзе үтсен өчен әби-бабайның оныклары алдында абруй казануы мөһим. Бергә яшәгәндә моның бер авырлыгы да юк. Хәлимә апа да кечкенә оныгы белән булган бер вакыйганы көлә-көлә сөйли. Кунакка баргач, кодагый оныгыбызга: «И балакаем, картайдым инде, күзләрем дә күрми», - дип әйтеп куйган. Шуннан оныгым: «Син карт түгел әле, ә менә үземнең дәү әнием карт, аның күзләре бигрәк начар» күрә, - дигән. Бергә яшәгәч, мин – үзенеке булам икән инде ул!»

Үз ата-анасын хөрмәтләгән кешенең үз балаларыннан, оныкларыннан да ихтирам күреп яшәве гаиләдәге тәрбиянең төп казанышыдыр, мөгаен. Хәлимә апа да: «Улым, аш чыгар, чәеңне чыгар», - дип кенә өстәл артында утыра бит әнә, погонлы формаларын киеп алган баһадир кебек улы чәй чыгара, кияве ярдәмгә әзер. Эш бүлеп торыш юк, хатын-кызга ихтирам бәхәссез. Гаилә дигән гөлбакчаның бәхетле гөле булу –үзе тәрбиянең асылы икән шул.



 


Ләйсән НИЗАМОВА
Гаилә һәм мәктәп
№ 1 |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»