поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.02.2014 Милләт

Татар “каймагыннан” май язылмый калмас

Үткән шимбәдә Самараның “Яктылык” мәктәбендә “Самара татарларының каймагы” дип аталган зур җыелыш уздырылды. Ул өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 25 еллык юбилеена багышлап уздырылган чараларның берсе иде. Оештыручылар – “Туган тел” җәмгыятенең президенты Ильяс ШӘКҮРОВ һәм аның командасы, өлкәбездә зур уңышларга ирешә алган, татар киләчәгенә битараф булмаган шәхесләребезне җыеп, проблемаларны уртага салып фикер алышырга ният тоткан иде.

- Бүген Самарадагы бердәнбер татар мәктәбенең актлар залына җыелган шәхесләрнең барысын да VIP-персоналар дип атарга була - һәрберебезнең дәрәҗәсе, зиһене, малы бар. Еллар буе татар җәмәгатьчелегендә җыелып килгән проблемаларыбызны без дә хәл итә алмасак, димәк, татарның бетүен көтеп утырырга гына кала.

100 мең татар яшәгән шәһәрдә бердәнбер татар мәктәбебез бар. Татарларга ул гына җитәме, юкмы? Шәһәрдә яңа татар мәктәпләре ачу, авыл мәктәпләрендә татар телен укытуны яхшырту, ассимилиция процессларын акрынайту кебек проблемаларны хәл итү өчен өлкәнең барлык татар вәкилләрен җыеп, корылтай үткәрү кирәк дип саныйм. Башка фикерләрегез булса, әйтегез, - дип, Ильяс Гомәр улы микрофонны җыелышны алып баручы губерна Думасы депутаты Гомәр Вәлитовка тапшырды.

Ул трибунага Самара өлкәсенең региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллинны чакырды. Мөфти үзенең вәгазендә татар оешмаларының Диния нәзарәте белән киңәшеп, бер юнәлештә эшләү кирәклегенә басым ясады. Ә корылтай үткәрү-үткәрмәү мәсьәләсенә килгәндә, бөтен татар җәмәгать оешмалары да бер фикергә килгәч кенә бу тәкъдим белән хөкүмәт даирәләренә чыгарырга кирәк, дигән фикерен әйтте.

Өлкә татар автономиясенең башкаручы директоры Шамил Галимов та, Самара татарлары тарихы турындагы докладыннан соң, корылтай уздыру темасына күчте:

- Әйдәгез, бүген принудительно-обязательный тавыш бирүләр уздырмыйк әле. Башта Самара, Тольятти, Сызран, Похвистнево татар оешмалары җитәкчеләре бу мәсьәләне үзара хәл итәргә тиеш. Аннары хөкүмәт органнары белән киңәшергә кирәк. Татарлар арасында консенсус булмау нәтиҗәсендә 17 ел буе эшләп килгән “Азан” газетасы ябылды бит инде. Бу хатаны башкача кабатларга ярамый, - дип, бу газетаның редакторы үзе өчен мөһим булган проблемага кагылып узды. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Горланов та шул ук фикердә иде.

Ә менә Региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев корылтай уздыруга каршы булуын белдерде:

- Корылтай нәрсәгә кирәк, дип сорый миннән халык. Без бит сугышмыйбыз, үзара тату яшибез. Әгәр Татарстан Россия хөкүмәте белән хезмәттәшлек итмәсә, хәзерге кебек үсештә була алыр идеме икән? Самара өлкәсенең татар оешмалары да корылтайлар җыймыйча гына мәчетләр төзиләр, бәйрәмнәр уздырып торалар. Ә зур җыен җыеп каршылыклар китереп чыгармабызмы? Бу мәсьәләне уйлап кына хәл итәргә кирәк. Өлкә хөкүмәте белән диалог алып барсак, яхшырак булыр иде.

Ә менә шәһәр автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин, оешманың эшләре турында кыскача гына сөйләп алганнан соң, корылтай җыеп халык белән киңәшү кирәклеген хуплады.

- Без бит мәйданнарга чыкмыйбыз, тик үзебезне борчыган мәсьәләләр буенча киңәш тотарга гына җыенабыз, - диде ул.

Менә шулай татар оешмалары лидерлары корылтай уздыру турында каршылыклы фикердә булдылар. Залда утырган татар “каймагы” аларны дәшми-тынмый тыңлап утырды.

Сүз Самарада татар радиосы ачу темасына күчте. Бу өлкәдә иң зур белгеч - радиотелевизион тапшырулар үзәгенең баш инженеры Марат Йосыпов. Ул Самара һәм Самара тирәсендәге бистәләрдә генә ишетеләчәк радио булдыру өчен башта 6 - 7 миллионга FM дулкыны сатып алырга, аннары ел саен куллану өчен берәр миллин сум акча түләп торырга кирәк булачагы турында сөйләде. Бу чыгымнарны бер Ильяс Шәкүров кына күтәрә алмый, әлбәттә. Ә бай татарлар акча чыгарып бирергә ашыкмыйлар. Шуңа күрә белгеч өлкә хөкүмәтенең “Губерния” радиосында (аны майда ачу көтелә) татарларга вакыт бирелсә, тапшырулар алып бару мөмкинлеге туачагы турында әйтте. Бик дөрес фикер, минемчә. Әнә, ГИС телеканалында шәһәр мэры Дмитрий Азаров рәхмәте белән татар тапшырулары, дөрес рус телендә, ярты ел буе чыгып килә бит инде.

“Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе” санында булган “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизовның чыгышы оптимистик рухта үтте. Әйе, бу мәктәп - бөтен Самара татарларының да горурлыгы. Биредә татар телен укытуга мөмкин булган кадәр сәгатьләр бирелә, балалар ана телендә уздырылучы төрле чараларда катнашалар, мәктәп радиосы ана телендә сөйләп тора. Шуңа күрә директорның чыгышы алкышларга күмелде. Тик менә Самара өлкәсе мәгариф министрлыгының әйдәп баручы белгече Дамир Гатин сүзләрендә генә оптимизм ноталары ишетелмәде:

- Кызганычка, мин Радик Рәфгать улы кебек уңышларыбыз турында рапорт ясый алмыйм. Безнең бит әле авыл мәктәпләребез дә бар. Милләтнең үзаңы милли мәктәпләрдә формалаша. Ә безнең өлкәдә алар саны елдан-ел азая бара. 2000нче елларда өлкәбезнең 79 мәктәбендә милли телләр өйрәнелгән булса, быел аларның саны 49га калды. Шуларның 12сендә генә татар теле укытыла. Моны авылларда балалар саны кимүе, халыкның күбесе шәһәрләрдә яшәве белән аңлатырга була. Димәк, без шәһәрләрдә татар мәктәпләре ачуны максат итеп куярга тиешбез. Ләкин анда укыту программалары авыл программаларыннан аермалы булырга тиеш. Шәһәр балаларының барысы да ана телен гаиләдә өйрәнә алмый бит. Кайбер ата-аналар инде үзләре дә туган телдән ераклашкан, катнаш гаиләләрдә дә андый мөмкинлек юк. Бала балалар бакчасында да, урамда да рус телендә сөйләшә. Димәк, мәктәпкә килгәч, ул башта сөйләм телен өйрәнергә тиеш. Моның өчен башка программалар һәм дәреслекләр, кадрлар кирәк, һәм моны хәзер безгә тик Казан гына бирә ала...

Ә менә Похвистнево районында проблемалар юк диярлек. Похвистнево районының “Туган тел” оешмасы рәисе Расих Латыйпов райондагы 3 зур һәм 4 кечкенә татар авылы халкының төрле мәдәни һәм ял итү чаралары уздырып, рәхәтләнеп яшәп ятулары турында сөйләде. Федераль Сабан туе, региональ ат чабышлары уздырылды, Агротуризм үзәге ачылды, фермерлар кырларны эшкәртеп торалар, халык күп санда терлек һәм яшелчә үстерә. Эш булгач, яшьләр дә авылларда кала, балалар туа, мәктәпләр гөрләп эшләп тора. Гали авылы татарларына карыйсың да уфтанып куясың. Әллә башкаларның Расих әфәнде кебек милли җанлы оештыручылары юкмы икән? Расих Мөҗәһит улы корылтай уздыру турында фәкать шул сүзләрне әйтте:

- Без дә Гали авылының атаклы кешеләрен җыеп, зур сөйләшү уздырган идек бит. Ә алар арасында эшмәкәрләр дә, генераллар да, фән докторлары һәм профессорлар да, язучылар да бар. Шуннан соң алар безгә киңәшләре белән дә, акчалата да ярдәм итеп тора башладылар. Күрәсезме, ничек безнең тормыш үзгәрде? Шундый корылтай өлкәбез татарларына, бәхәссез, бик кирәк. Ә инде хөкүмәт органнарында шик тудырмыйк дисәгез, аны башкача атап, рөхсәт сорыйк. Минемчә, каршы килмәсләр.

Ә корылтайда хәл итәрлек проблемаларыбыз санап бетергесез. Менә Новокуйбышевскиның татар оешмасы рәисе Ринат Ситдыйков курыкмыйча әйтте: 

- Без оештырган чараларга халык йөрми дә, кызыксынмый да. Чөнки татар телен белүче буын бетеп бара, ә урыслашкан татарларга инде бернәрсә дә кирәкми, - диде.

Тольятти татар автономиясе рәисе Рәүф Кирасиров та Тольяттины “солянка” белән чагыштырды:

- Без ел саен Сабан туе, “Якты йолдыз”, “Язлар моңы” җыр конкурслары, балалар өчен Чыршы бәйрәме кебек чаралар уздырып торабыз, татар мәктәбе ачарга хыялланабыз. Ләкин эшләр бик авыр бара, чөнки халыкның күбесе татарлар тормышы белән кызыксынмый, җәмәгать эшендә катнашу өчен өйдән чыгарга да теләми.

Кошки авылында яшәүче татар җанлы Мәсгуть абый Кыямовның ачынулы чыгышы бигрәк тә тетрәндергеч булды:

- Элек безнең райондагы Надеждино, Җүрәй, Орловка авылларында татарлар күп иде, тормыш кайнап тора иде. Ә хәзер элеккеге хуҗалыкларга инвесторлар хуҗа булды. Алар калган малларыбызны суеп саталар, җирле халыкны эштән куалар, үзләренең белдексез кешеләрен эшкә алалар. Ә алар җир белән дә, техника белән дә эш итә белмиләр. Шуңа күрә халык авыллардан китә, мәктәпләрдә балалар тавышы ишетергә тилмереп яшибез. Шундый зур авылларыбызны югалтабыз. Алар белән бергә татарлыгыбыз да югалып бара. Бу хәлләр турында, һичшиксез, җыелып сөйләшергә һәм татар авылларын саклап калу мәсьәләсен корылтай резолюциясенә кертеп, инвесторлар алдына җирле халыкны эшкә алу бурычын куярга. Ә моны хөкүмәт вәкилләре белән бергә генә хәл итеп була.

Самара татарларының “каймагы” алдында чыгыш ясаган татар милли оешмалары җитәкчеләре, шул тирәдә эшләүче халык татар проблемаларын билгеләп кенә үтсәләр дә, хәл ителмәгән мәсьәләләрнең күп булуы ачыкланды. Ә монда бит әле татар басмалары вәкилләре тавышы ишетелмәде.

Редакцияләребез татар телле хәбәрчеләргә, акчага кытлык кичерә. Бу газета-журналларның сыйфатына йогынты ясамый калмый, билгеле.

Ахырда Ильяс әфәнде сүз алып, йомгак ясады һәм корылтай уздыру мәсьәләсен тавышка куйды. Моңа кадәр дәшми-тынмый утырган татар “каймагы” (җыелышта барлыгы 170 кеше катнашты) бертавыштан диярлек (өлкә автономиясе рәисе Әнвәр Горланов - каршы, директоры Шамил Галимов – битараф, ә “Дуслык” һәм “Ак бәхет” оешмалары вәкилләре тавышка куюга кадәр үк чыгып киткәннәр иде) корылтай уздыру өчен кул күтәрде. Димәк, җыелышта чыгыш ясаучылар залдагыларның татар рухын кузгатырлык кылларын чиртә алганнар. Шунысы гына кызганыч, арадан берсе дә сүз алып сөйләмәде, үзенең фикерен әйтмәде.

Шулай итеп, корылтай уздыруның инициаторы, “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров аны май урталарында уздырырга планлаштыра. Моңа кадәр милли оешмаларыбызның җитәкчеләре әле тагын берничә мәртәбә җыелып, уртак фикергә килерләр, өлкә хөкүмәте белән элемтәгә керерләр һәм аларның хуплавын һәм ярдәмен алырлар, дип ышанасы килә.

Гомумән, Самара татарларының беренче корылтаена кадәр калган дүрт айда күп эшләр башкарасы бар әле: һәр татар авылында, район һәм шәһәрләрдә татар җәмәгатьчелеген җыеп, шул җирлекләрдәге татар тормышы турында сөйләшүләр үткәрергә, җитешсезлекләрне һәм проблемаларны билгеләргә һәм корылтайда нинди уй-фикерләр әйтеләсен аек акыл белән күзалларга кирәк. Димәк, корылтай уздыру эшен тиз тотарга ярамый. Язгы чәчү, сабантуйлар, урып-җыю кебек кызу вакытлар узгач җыелу яхшырак булмасмы икән? Җыелышка килгән делегатлар үзләренең уйлап һәм еракка карап язылган чыгышлары, корылтайда кабул ителгән резолюцияләре белән газиз татар халкыбызның киләчәген динле, телле һәм мәгарифле итәрләр, дип ышанасы килә. Татар "каймагы" җыелган җирдә май язылмый калмас, Аллаһы боерса.

Исмәгыйль ХӘКИМОВ (сулдан уңга), Ильяс ШӘКҮРОВ, Тәлгать ХУҖИН һәм Таһир ӘБҮЗӘРОВ фикер алышалар.

Рәшит АБДУЛЛОВ (сулда) һәм Азат НАДЫЙРОВ.



Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.
 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ 5 | 01.02.2014
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»