поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.01.2014 Мәдәният

Кем җыр җырлый, ә кем шлягер? (Бәхәс мәйданы)

Укучыга күптән тәкъдим ителмәгән сәхифә кабат яңара. «Бәхәс мәйданы» түрендә укучыны, җәмгыятьне борчый торган сораулар үз җавабын табар дип ышаныйк. Бу елгы беренче «Бәхәс мәйданы»нда – җыр сәнгате темасы. Ул газетабызның 16 гыйнвар санында басылып чыккан «Сандугачлар капкада, канатлары – тактада...»ның дәвамы дисәк тә була. Кунакларыбыз – Татарстанның атказанган артисты Нәфкать Нигъмәтуллин һәм яшь иҗатчы Фирдүс Тямаев.

– Беренче сорауны сәхнә белән бәйлисем килә, кадерле кунаклар: Сезнеңчә, сәхнә ул нәрсә булырга тиеш – иҗат өчен профессиональ мәйданмы, әллә, кайбер яшьләр фикер йөрткәнчә, күңел ачу чарасы булса да җиткәнме?

Нәфкать Нигъмәтуллин:
– Мин бу очракта үзем өчен генә җавап бирә алам: сәхнә ул – тормышымның мәгънәсе дә, сынавы да, көзгесе дә, бисмиллалы изге урыны да. Ул күңел ачу чарасына гына кайтып калмаска – тамашачы белән шатлык-куанычларны, кайгы-хәсрәтләрне дә бергәләп кичерү урыны, аралашу мәйданы булырга тиеш.

Фирдүс Тямаев
: – Мине күптән түгел «Кара-каршы» тапшыруына чакырып, Сезнекенә охшаган сорау биргәннәр иде. Видеокамералар каршысында каушатты, күрәсең, юньле-башлы җавап бирә алмадым шунда. Менә бүген иркенләп җавап бирим әле – кечкенәдән җырларга хыялланып үстем, сәхнәгә менәсем килде. Әмма мин җырчы түгел, ә җыр язучы гына. Бервакытта да, мин җырчы булырга тиеш, дип тырышмадым да, үзем иҗат иткән җырларымны сәхнәгә күтәрәсем килде – анысы хак. Профессиональ иҗатта акча эшләү мотивы юк дип ялгышырга кирәкми – сәхнә белән бәйле һәрнәрсә акча сорый. Җыр яздыру – акча, афиша ясату – акча, концерт куям, дисәң – кесә төбең такыр булмау фарыз. Радио-телевидениедән әйләнү күпме торганын белсәгез иде! Бу тармакта профессиональ булмасаң, аларның берсе дә барып чыкмый. Мин профессиональ түгелдер, бәлкем, әмма тормышым – сәхнә.

– Сәхнәгә күтәрелү өчен нинди дә булса критерийлар узарга кирәк дип саныйсызмы – югары белем, махсус мәктәп, остазлар-кумирлар дәвамчысы булу... Әллә анда әрсезлеге-харизмасы булган һәркем менә аламы?

Ф.Т.
: – Көчле сораулар! Бар – профессионаллар, бар – үзешчәннәр. Тегеләренең дә, боларының да үз тамашачысы бар. Кем нәрсә тыңларга килә бит концертка. Ә югары белем, кумирлар дигәндә, белемем бар. Лениногорск музыка училищесын тәмамладым, белемем буенча – җыр укытучысы. Кумирларым юк – беркемгә дә охшатып җырларга тырышканым булмады. Критерийларны теләсәң-теләмәсәң дә узасың ул – сәхнәгә теләгән һәркем дә күтәрелә ала дип исәпләмим. Сөйкемле сөягең, кеше күңеленә керерлек җырларың, ихласлыгың юк икән, анда, калып түгел, хәтта менеп тә булмый! Мин әле сәхнәгә әллә кайчан күтәрелгән кеше түгел, әмма бүгенге каланчамнан торып, шулай дип бәяләргә хокукым бардыр.

Н.Н.
: – Сәхнәгә, күтәрсәләр, күтәрелеп була! 1995 елда Казан музыка училищесын тәмамлагач, беренче аудиоальбомым чыккан иде. Шул альбомдагы «Шомырт бәйләме», «Үзең бүләк», «Әнкәй җирдә иң зур кеше», «Уралдым моңнарына», «Өмет» дигән җырларым шундук халыкка таралып, икенче, өченче... 21нче альбомнарымны чыгаруны йөкләде. Шулай итеп, «үзем генә белгән юллар» белән мине тамашачы җырчы итте! Һәр җырчының үз юлы.

– Халык мәхәббәтен ничек яулап була дип саныйсыз?

Н.Н.:
– Моның аерым формуласы юктыр, минемчә. Менә сәхнәгә күтәреләм дә, халык мәхәббәтен яулыйм дип уйламыйсың. Халыкның ышанычын аклаганчы, үзең аны аңларга, яратырга, хәленә керә белергә, аның кайгысы-шатлыгына игътибарлы, мәрхәмәтле булып калырга кирәк дип беләм.

Ф.Т.:
– Кем ничек яулый бит, руслар әйтмешли, «о вкусах не спорят»! Мин гадилек белән алдырганмындыр – тормышта нинди, сәхнәдә дә шундыймын. Әлләкемләнеп, азапланып, әллә нинди образларга керергә тырышканым юк – Аллаһы Тәгаләгә таянып эш итәргә омтылам. Ходай язган икән, сәхнәгә дә менәсең, халык мәхәббәтен дә яулыйсың инде ул. Аллаһы Тәгалә язмаса, әллә нинди миллион-миллиардларыңны чыгарып җилпе – берни барып чыкмаячак. Гадилек – һәр аралашуның башлангычы ул. Мин 10 ел буе тамада буларак чыгыш ясап йөрдем, шуңа да беләм: башта зал белән уртак тел тап син, аның белән ихлас бул, аннан гына кичәң тиешенчә үтә алачак.

– Татар җыр сәнгатендә шәхсән Сезнең өчен кем үрнәк шәхес, кумир җырчы булды?

Н.Н.:
– Кумирларым башка җырчыларныкыннан аерылмый торгандыр – Илһам ага Шакиров, Әлфия апа Афзалова, шулай ук Башкортстан сандугачы Фәридә апа Кудашевалар иҗатына мөкиббән. Әлбәттә, иң якыны – Фидан Гаффаров, аның җырларына кечкенәдән гашыйк булып үстем, булсаң, менә шундый профессионал бул икән ул, дип уйладым.

Ф.Т.
: – Кумирларым, әйткәнемчә, юк. Яратып тыңлый торган җырчыларым байтак: Салаватны яратам, Зәйнәбне, яшьрәкләрдән – Рәсим Низамов, Раяз Фасыйхов, Иркә, ИлСаф иҗатларын хөрмәт итәм.

– Сәхнәгә күтәрелгәндә ялгышлар, абыну-сөртенүләр булды дип саныйсызмы?

Н.Н.:
– Булмады, Ходай миңа сәхнәгә күтәрелү мөмкинлеге бирде, мең шөкер.

Ф.Т.: – Ялгышулар булмады, абыну-сөртенүләрсез исә яшәп булмыйдыр инде ул. Һәрвакыт күңел сиземләвенә таянып эш иттем: язылган җырларым бер ун елдан шлягерга әйләнәчәк әле дидем – шулай булды да. Җырларым – халык телендә, җырларым – шлягер. Әмма белеп яшим – һәрнәрсә вакытлыча. Минем дә сәхнәдә булуымның үз вакыты бар. Күпме дәвам итәрдер – белмим.

– Нишләп татар эстрадасында җырчылар саны көннән-көн арта дип саныйсыз?


Ф.Т.: – Шәхсән миңа атап әйтсәгез, мин аңа тартылмадым кебек. Беренче җырымны радио-телевидениегә бирүемнең сәбәбе – тамада буларак күбрәк таныласы килү иде. Мин бит табигатьтән тамада кеше: күп сөйләргә яратам, мәҗлес алып барырга миңа куш. Ә шул раскруткага биргән җырым, сез әйтмешли, инде җиде йөзләп кешене үзенә тарткан эстрадага кертеп җибәрде. Шулай итеп, үзем дә сизмәстән, җырчы булдым.

Н.Н.:
– Сәхнәгә күпләрнең тартылуын мин халыкның күңел халәте белән аңлатыр идем: халкым җырлый икән, димәк, аның күңеле матурлыкка омтыла дип саныйм. Хәзерге яшьләрнең хет татарча текстлар белән җырлый белүенә сөенергә кирәк...

– Җырчыларга хәзер матур җырлар яздырып, тамашачы мәхәббәтен яулау гына җитми – талантың, моңың янына тагын әллә ниләр уйлап табып, концертка чакырырга кирәк...

Ф.Т
.: – Үз-үзен кем ничек күрсәтә бит. Мине биюем һәм мишәр акцентым белән аера башладылар. Гәрчә мин биюче түгел – әле өйрәнеп кенә киләм. Мишәр акценты, бәлки, бардыр, әмма минем бервакытта да фанерага җырлаганым юк – бары тик тере тавыш! Аллаһы Тәгалә миңа җыр язу таланты биргән икән, мин үз ягымнан аны үстерү, камилләштерү өчен бар көчемне куярга тиеш, остазларым белән яңалыкка омтылу да зарур. Остазларым – әти-әнием, хатыным, дусларым. Сәкинә Хәйруллина дигән авторымның сүзләре дә минем өчен бик мөһим. Аена 25-27 концерт куйган кеше буларак, миңа бик күп көч, энергия кирәк – атларлык көчем калмаган көннәрем дә була. Әмма беркайчан да тамашачы каршында халтурить итмәячәкмен. Алдан ук: «Тавышым карлыкканрак чыкса, гафу итегез», – дип, гафу үтенеп куям. Менә февральдә генә дә 27 концерт каралган – аларның һәрберсенә мине хөрмәт иткән тамашачым килә дигән сүз, мин дә аларны хөрмәт итәргә тиеш. Төркемемдә кырыс закон: эчкән-тарткан, ихахай-михахай, азгынлык эзләп йөрүчеләр бер көн дә тормый – чыгып оча. Шуңа да төркемем үз гаиләм кебек – анда туганнарым, хатыным, якын дусларым гына эшли.

Н.Н.: – Мин исә, Сезнең соравыгызга җавап итеп, бернинди уйдырмалар да булышмаячак дип саныйм – һәр җырчының үз йөзе булырга тиеш. Тик үз йөземне булдырам дип кенә икейөзле ясалма алдакчы булмаска кирәк, ә ихлас күңелле, табигый булу шарт. Имиджың нинди булуына карамастан. Мәсәлән, Мөнир Рахмаев биеп җырлый, ул моны чын күңеленнән башкара – үзе булып, бернинди ясалмалыксыз. Уңышлы килеп чыга бит!

– Халык бүген нинди концерт ярата?

Н.Н.:
– Бүген халыкка, җаны ниндиен тели – шундый концерт сайлап алу мөмкинлеге бар. Базар мөнәсәбәтләр булгач, товарларыбыз күп төрле! Халкыбызның күңеле киң, әмма иң күп йөргәне – «Мунча ташы» театрынадыр. Аларны барыбыз да ярата...

Ф.Т.:
– Кемгә нәрсә ошый бит: кемдер классика дип үлеп китә, кемгәдер шаян-шук, ял итеп кайтырлык концерт кирәк. Минем концертлар уен-көлкегә, позитив рухка корылган. Аңа килгән кеше тонус алып кайтып китәргә, йөзендә елмаю балкырга тиеш.

– Җырчы буларак, Сез үз-үзегездән канәгатьме?

Ф.Т.:
– Ничек канәгать булмыйм ди?! Бер ел эчендә Казан, Мәскәү, Уфа кебек шәһәрләрне яулап, шыгрым залларда концерт куй да, канәгать тә булма, имеш. Мин – бик-бик канәгать һәм бәхетле кеше.

Н.Н.
: – Үз-үземнән беркайчан да канәгать булмау, үз-үземне ашау – ул минем җитешсезлегем.

– Бүген җыр сәнгатенә нәрсә җитешми дип саныйсыз?

Н.Н.:
– Бүгенге сәнгатебезгә элеккегедәй профессионал, чын татарча иҗат итүче композиторлар җитми. Шуңа күрә, күбебез, иске җырларны яңартып, ретро җырлар башкарырга мәҗбүр. Ф.Әхмәтов, М.Яруллин, З.Гыйбадуллин, З.Хәбибуллин, С.Садыйковалар җитми. Әле ярый З.Хәйретдинов, И.Закиров, Р.Ханнанов, Ф.Мортазин, Р.Хәким, Ф.Хатыйповлар бар дип сөенәм.

Ф.Т.:
– Профессиональлек җитми дип саныйм. Тере тавышка тере инструменталь бизәлеш булмау күңелне тырный. Мине, мәсәлән, мишәр акценты бар дип тәнкыйтьлиләр – мишәр акценты ярый әле ул, бездә рус акценты белән җырлаучылар да бар, җәмәгать! Мин дә чиста татар теленә өйрәнергә тиеш. Тамашачыга исә театрларга йөрү җитенкерәми, культура ягы аксаган кешеләр дә бар. 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»