поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.02.2009 Мәгариф

БАШНЫ ТАШКА БӘРСӘМ ДӘ, ЧИШӘ АЛМЫЙМ... МӘКТӘП ПРОГРАММАЛАРЫННАН ЮГАРЫ МАТЕМАТИКА ДӘРЕСЛӘРЕ

Мәктәп укучыларын югары математика бе­лән газаплау кирәкме? Бу сорау бердәм дәүләт имтиханнарына әлеге фәнне мәҗбүри итеп билгелә­гәч, кабат калыкты. Моңа кадәр бу өл­кәдә сай йөз­гәннәр дә, укытучылар ярдәме бе­лән ничек ки­рәк алай, бу имтиханны тапшырып чыгалар иде. Лә­кин быел гуманитарийларның аны ансат кына тапшырып чыгуы бик шикле. Узган ел "плюс бер балл" системасы була торып та, укучыларның күбесе математиканы авырдан тапшырды. БДИ штатлы режимга күчкәч, билгене бер баллга күтәреп куюлар бетте.

Мәктәптә математика укытылырга тиеш, ансы. Тик урта мәктәпкә академик Колмогоров керткән югары математиканың бөтен кешегә дә кирәге бармы икән? Төгәл фәнне белмәүчеләрнең сәлә­те башка яктан ачылырга да мөмкин бит.

 

Зур җитәкчеләр арасында да математика белән "дус булмаганнар" шактый. Мә­сәлән, мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко югары математиканы укымаган икән.

 

– Мәктәптә аны катлауландырып укытуның кирәге юк. Ул иҗадилыкны юкка чыгара. Шуңа күрә аны укыту программасыннан бөтен­ләй алып ташларга кирәк. Бүген Мәгариф академиясе уку стандартларына яңа төзәтмәләр кертү эшенә кереште инде. Мәктәпләргә бу үзгәрешләр агымдагы елдан этаплы рәвештә керәчәк, – дип сөйләде Фурсенко укучылар сәламәтлеген саклауга багышланган коллегиядә.

 

Чыннан да, укучының башын әллә ниләр белән чуалтудан кемгә файда? Бүген ил мәктәпләрендә югары математика 10 нчы сыйныфтан башлап укытыла. Гуманитар юнәлештәге сыйныфларга ул атнасына – ике, ә төгәл фән­нәр буенча махсуслашканнарга сигез сәгать керә. Ә им­тихан исә барысына да мәҗ­бүри куелган. Быелдан контроль үлчәү материаллары җиңеләйтелде дисәләр дә, математика барыбер теш үтмәс чикләвек булып кала бирә.

 

Бездәге мөгаллимнәр һәм укучылар да математиканы җиңеләйтергә кирәк дигән фикер ягында. "Югары математиканы факультатив дәрес итеп бирергә була. Үземә югары сыйныф укучылары белән эшләргә туры килгәч, хәлләрен яхшы аң­лыйм. Кемгәдер математик анализлар ясауның бер авырлыгы юк, ә кайберәүләр мо­ны тырышса да, эшли алмаска мөмкин. Бу алар өчен бер интегү инде",– ди Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетының математика факультеты деканы урынбасары Елена Лаврентьева. ТР мәгарифне үсте­рү институтының математиканы укыту кафедрасы мөдире, бу мәсьәләне тирән­нән өй­рәнгән белгеч Равил Хәмитов та Фурсенко белән фикердәш булып чыкты. "Югары уку йортларында математика юнәлеше буенча белем алучы студентлар беренче курста 10-11 сыйныфтагы мәктәп программасын кабатлый. Ни өчен аны кабат укытырга кирәк соң? Мәктәптә җиңеләйтеп бирергә кирәк аны", – ди Равил Габделхакович.

 

Мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында белем бир­гән математика һәм физика фәннәре кандидаты Ким Шакиров та гуманитарийларны интектерү ягында түгел. "Иң мөһиме: кеше тормышта авырлык, күләм, мәй­дан ише нәрсәләрне чутлый белсен. Утын әрдәнәсенең күләмен исәпли алса, шул җитә. Моның өчен шактый белем кирәк әле", – ди төгәл фәннәр өлкәсендә төрле ачышлар ясаган галим.

 

Табиблар, психологлар да математиканы мәҗбүри укытуны бер дә хупламый. "Балалар болай да сәламәтлеккә туенмый. Саулыгы югала икән, аның рухи дөньясына да зыян килә. Элек мәктәпләрдә укучыларга көн саен иртән күнегүләр ясаталар, төрле витаминнар өләшәләр иде. Хәзер болар да юк. Мәктәптә чит телләр өйрәтүгә каршы түгел мин. Моның бернинди зыяны юк, киресенчә, аларның телләре генә ачылачак. Ә менә катлаулы математика гуманитар яктан үсеш алганарның психологиясен җимерүгә китерә. Мондыйлар роботка әйлә­нергә мөмкин хәтта", – ди сәламәтлекне өйрәнүче психолог-культуролог Әл­фия Усманова.

 

Республика Мәгариф һәм фән министрлыгына бу карар килмәгән әле. Әл­бәттә, һәр­бер яңгыраган фикер шундук гамәлгә ашырыла дигән сүз түгел. Ләкин бу очракта аңа каршылар юк диярлек. Бүген булмаса, әлеге яңалыкның иртәгә чынга ашуы бар. Математика җи­ңеләйтелсә, чыннан да, югары сыйныф укучыларын бәхет басар иде.

 

Дмитрий БУНТУКОВ фотосы.

 


Cәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 28 | 14.02.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»