поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 15 Гыйнвар
  • Әлфия Авзалова (1933-2017) - җырчы
  • Нәҗип Җиһанов (1911-1988) - композитор
  • Илнар Хөснуллин - журналист
  • Шәйхи Маннур (1905-1980) - язучы
  • Вазыйх Фатыйхов - журналист
  • Илдус Гыйләҗев (1946-2018) - шагыйрь
  • Нәфисә Василова (1943-2006) - җырчы
  • Айзат Шәйхелмәрданов - автор-башкаручы
  • Сәйяр Хәбибуллин - композитор
  • Мәхмүт Максуд (1900-1962) - язучы
  • Фаяз Дунай (1936-2007) - язучы
  • Зөфәр Ханов (1924-2002) - көрәшче
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
31.01.2014 Милләт

Телләрне үстерүгә акча табылган

Татарстанда татар теле дәүләт теле булып кабул ителгәнгә ни гомер, ә ул әле дә икенчел урында кала бирә. Якын вакытта вәзгыять уңай якка үзгәрәчәк дигән өмет туды.

Быелдан гамәлгә кергән “Татарстан республикасы дәүләт һәм башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” турындагы яңа программа туган телебезне чын-чынлап кирәкле итүне күздә тота.

Мәгълүм булганча, Телләр турындагы канун кабул ителгәннән бирле әлеге программаның инде өченчесе эшләнде. Әмма моңа кадәр әллә ни нәтиҗәләргә ирешә алмадылар. Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев сүзләренчә, төп проблемалар телләрне үстерү программаларының бик чамалы финанслануы белән бәйле булган.

- Елына бүлеп бирелгән 10-11 миллион сум белән әллә ни эшләп булмый иде. Узган елны исә, ниһаять, акча мәсьәләсен уңай якка хәл итүгә ирешә алдык. Хәзер инде мөмкинлекләребез дә зуррак булачак, - ди Разил Вәлиев.

Быелдан үз көченә кергән программа 7 елга исәпләп төзелгән. Барлыгы телләрне үстерүгә 1 миллиард 800 миллион сум акча бүленгән. Быел бу максатларга 164 миллион сум тоту каралган. Программа шактый дәвамлы вакыт - 1,5 ел эшләнгән. Аны төзүдә галимнәр, практиклар, дәүләт эшлеклеләре, министрлыклар һәм ведомстволар хезмәткәрләре катнашкан.

Программаның тормышка ашырылуына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы күзәтчелек итәчәк. Министрның беренче урынбасары Данил Мостафин билгеләп киткәнчә, бу программаны гамәлгә ашыру буенча “Юл картасы” төзелгән, анда телләрне үстерү юнәлешендә кайсы министрлык ни рәвешле эшлиячәге ачык билгеләнгән. Шулай ук иҗтимагый совет та төзелгән.

Әйтелгәнчә, хәл ителергә тиешле проблемалар бик күп әле. Күпмилләтле республикада телләрне саклап калу һәм үстерү шактый авыр һәм четерекле мәсьәлә. Татар теле Татарстанда дәүләт теле булса да, хәтта аны да бу дәрәҗәгә күтәрү юнәлешендә эшлисе дә эшлисе әле.

Татар телен балалар бакчасыннан алып югары мәктәпкә кадәр өйрәтүдә эзлеклелек юк, һәркемгә туган телдә белем алу хокукы бирелә, ә БДИны фәкать рус телендә генә тапшырырга ярый, дәүләт органнарының татар телендәге сайтлары тиешлечә эшләми һ.б. дип санап китте Разил Вәлиев хәл ителмәгән мәсьәләләрне.

Төп проблема исә татар телен өйрәнергә мотивация булмауда. Шуңа да беренче чиратта телнең статусын күтәрү, аны кирәкле итү мөһим. Әйтик, якын арада татар телен белүче һәм аны үз эшендә кулланучыларның хезмәт хакына 15 процент күләмендә өстәп түләү кызыксындыру чарасы буларак карала.

Шулай ук татар телен өйрәнү буенча дәреслекләрнең бик авыр булуы билгеләнде. Хәзер аларны җиңеләйтү юнәлешендә эш алып барыла.

Билгеле, әлеге программа бер татар телен саклау һәм үстерүне генә күздә тотмый, башка телләрне дә кайгырта. Әмма рус теленә кимрәк игътибар бирелгән, ахыры дигәч, Разил Вәлиев рус һәм татар телләрен гаиләдәге авыру һәм сәламәт бала белән чагыштырды. Авыру балага игътибарны да, даруларны да күбрәк бирергә туры килә бит. Татар теленең хәле рус теленекенә караганда мең тапкырга авыррак, шуңа күрә аны күбрәк кайгыртырга кирәк, дип аңлатып китте Разил Вәлиев. 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Интертат.ру
№ | 31.01.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы