поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
31.01.2014 Сәясәт

Евромәйдан сызлавыгы

Планета буйлап локаль фетнәләр парады атлый. Гыйсъянчылык рухы әле бер илдә, әле икенчесендә баш калкыта. Бер яктан, коткы таратучылар революцион технологияләрне камилләштерә, икенче яктан, идарә итүче режимнар халык бунтына каршы вакциналар эшләү белән мәшгуль.

Фетнә ялкыны кабынганчы ук хәбәрдарлыкны томалау, баш­бир­­мәс оппозиционерларга каршы репрессияләр тегермәнен әй­ләндереп җибәрү, матбугатта һәм Интернетта баш күтәрүгә каршы психологик сугыш ачу һәм социаль челтәрләрне иярләү, тоталь күзәтү һәм тыңлау системасын эшкә җигү – бюрократик элита арсеналындагы иң сыналган һәм нәтиҗәле чаралар бүген. Шуңа күрә тыныч яшәргә теләү­челәргә эчтән тынарга, үзеңә турыдан-туры кагылмаган эшләр белән шөгыльләнмәскә, йөрәк­ләрдә гыйсъянчылык уты кабынса, аны сүндереп шөкер итеп яшәргә өйрәнергә туры килә. Һәрбер фетнә – болганчык суда балык тоту һәм аның нәтиҗә­ләреннән оста балыкчы-сәясмән­нәр генә файдалана. Ярсуланып баррикадаларда кан түгүчеләргә исә, соңыннан сызлавыкларын сыйпаштырып, проблемалары тагын да арткан тормышларын җайга салырга туры килә.

Евромәйдан буталышы – хә­зерге яшәп килүче глобаль икътисадый системаның тәнендәге бер шешнең тишелүе. Киев урамнарында бүген Көнбатыш һәм Россия мәнфәгатьләре тарткалаша. Украина базарына кем хуҗа булыр – дилемма менә шулай куелган. Евроинтеграциянең Украина өчен тозак икәнен соңгы мизгелдә генә аңлап алган Янукович, Путин җилкәсенә таянып, Россия белән уртак проектларны тормышка ашырырга ниятләсә, фетнәчел оппозиция Госдеп һәм Брюссель булышлыгы белән чикләрне Көнбатыш товарларына ачарга ниятли. Россия өчен украин базары зур әһәмияткә ия. Бердән, СССР вакытыннан ук калган икътисадый элемтәләр бу ике илне әле дә товар алмашып, комплектлаучы детальләр алышып яшәргә мәҗбүр итә. Икенчедән, инде дефолт чигенә килеп җиткән Киев икъти­са­дының төп кредиторы – Россия банклары. Көнбатыш чикләрдәге партнерның Европа ягына таба авышуы – Россия икътисады өчен җитди матди һәм финанс кыенлыклар тудыру дигән сүз. 45 миллион кешелек базарны югалту – Кремль өчен предприя­тиеләрнең ябылуы, эшсезлекнең артуы, банк­ларның дистәләгән миллиард долларлык югалтуына илтә. Моңа һич кенә дә юл куярга ярамый. Шуңа күрә Путинның Евромәйданны Мәс­кәү резервларындагы акча белән суытырга тырышуы, бездәге икъти­садчы-аналитиклар күпме генә сүкмәсеннәр, котылгысыз адым иде. Януковичның Кремль­дәге коллегасыннан бунтка каршы дәресләр алуы, алган сабакларын тормышка ашырып, Мәскәү үрнәгендә “гайкаларны кысарга“ тырышуы – шулай ук көтелгән адымнар. Гыйсъянчыларга каршы тагын нәрсә көрәшсен? Әмма Мәскәүдәге чекистлар тәҗ­ри­бәсе Киев өчен туры килмәде, Ев­ромәйдан Сазлык мәйданы булып чыкмады, беренче кор­бан­нарның каны чәчрәп, дары исе чыгу белән шул аңлашылды: Көнбатыш “төсле” революциягә алмашка Ливия сценарие да әзерләп куйган икән. Монда инде икенең берсен сайлыйсың: йә НАТО танклары белән Мәскәү бронясын Днепр буенда бәре­леш­терәсең, йә Госдепка дилбегәне биреп, үзең читкә китәсең.

CNN, BBC һәм Euronews каналларыннан туры эфирда тран­с­ляцияләнгән Евромәйдан фет­нәсенең Көнбатышның җиңүе бе­лән төгәлләнәсе инде ачык. Тик­мәгә генә АКШның Дәүләт секретаре урынбасары Виктория Нуланд гыйсъянчыларга мәйданда ипи өләшеп йөрмәде. Пу­тинның фетнәгә каршы иммунитет дә­ресләре Янукович өчен балыкка кулчатыр (зонтик) кебек кирәксез нәрсә булып чыкты. Инде Киев фетнәгә каршы кабул ителгән путинчыл законнардан баш тартырга әзерләнә, алар бөтенләй Украина Конституциясе өчен яраксыз икән. Имеш, Евромәйдан бер дә курыкмыйча аларга каршы “Молотов коктейльләре” белән җавап бирде. Җитмәсә, Конституциягә таянып, армия һәм көч структуралары Президентның җинаятьчел әмер­ләренә буйсынмаска хокуклы икән, шуңа күрә фетнәне көч кулланып куып тарату тактикасы да эшкә ашарлык булып чыкмады. Кремль Евромәйдан шахмат тактасында берничә йөрешкә соңга калды, өстенлек Брюссель коткы таратучылары кулында.

Гыйсъянчылар якын киләчәктә җиңүгә ирешерләр төсле. Украин халкына бу нәрсә бирә? Ихтимал, бернәрсә дә бирмәс: буласы дефолт барыбер кайчан да булса булыр, Көнбатыш компанияләре исә Евромәйдан дивидендларын мул җыяр, халыкка гадәттәгечә шымытыр калыр.

Евросоюз бу юлы Россиягә мат куяр, Путинның тышкы сәя­сәттәге триумфлары шуның белән төгәл­лә­нер, Украинаның үзенә исә пат белән генә канә­гать­ләнергә туры килер. Якын килә­чәктә бу НАТО ракетала­рының Мәскәү капкасы төбенә үк урнашуларын, Америка оч­кыч­ла­ры­ның санаулы сәгатьләр эчендә Россия шәһәрләре өстендә пәйда булырлык ерак­лыкта оя коруларын аңлата. Өченче Бө­тендөнья сугышы алдыннан Кремль өчен бер дә күңелле киләчәк түгел инде бу. Евро­мәйдан Мәскәүдәге сәясәт технологларына теш сызлавыннан да яманрак нәрсәгә әверелеп бара. Госдеп, булдыра алса, Мәскәү мәйданнарында да “Молотов коктейльләре” очыртырга тырышып карар. Моның өчен җитди икътисадый кризис әзерләргә кирәк. Коррупциягә баткан идарәче элита исә инде күптән кризис нигезенең беренче ташларын салып куйды. Украина базарын югалту, кредит итеп бирелгән дистәләгән миллиард долларның җилгә очуы хәлне тагын да кискенләштерер. Ә украиннар нишләр? Ирек тәмен татыган гыйсъянчы халык берничә елдан соң яңа фетнә кузгатырга мөмкин. Тик ул чакта инде бөтенләй башка вәзгыять булыр.  


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 14 | 31.01.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»