поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
31.01.2014 Мәгариф

Җенси тәрбия. “Бу” хакта ничек сөйләргә?

Табиблар, ялгышу, хаталану аркасында төрле куркыныч авырулардан саклану өчен, мәктәп балаларын җенси яктан тәрбияләргә киңәш итә. “Гаилә һәм мәктәп” журналы да бу җәһәттән белгечләр белән берлектә әзерләнгән язмалар циклын тәкъдим итәргә булды. Бүгенге сүзебез – СПИД хакында.

Очраклы гына беләләр

СПИД авыруыннан дөнья күләмендә инде 36 миллион кеше вафат булган. Аны “ялгышлык аркасында барлыкка килгән чир” дип тә саныйлар.

XX гасырның икенче яртысында халык ниндидер яңа авырудан кырыла башлый. Күп төрле тикшеренүләрдән соң 1983 елда француз һәм америка галимнәре Люк Монтанье белән Роберт Галло моңа сәбәпче булган ВИЧ – кешенең иммунитет кытлыгы вирусын ача. ВИЧ инфекция кешедән-кешегә җенси юл белән, кан һәм күкрәк сөте аша күчәргә мөмкин. Вирус йоктыручыларның күпчелеге – наркоманнар, фәхишәләр һәм гомосексуаллар. Хәзерге вакытта дөнья күләмендә ВИЧ эпидемия башланды. Җәмгыятебездәге һәр кеше ВИЧ йоктырырга мөмкин.

Баштарак ВИЧ йоктырган кеше үзенең нинди олы бәлага таруын хәтта сизми дә. Чөнки әлеге вирусның аерым билгеләре юк. Әйтик, грипп вирусын йоктырган кешенең тән температурасы күтәрелә, хәле бетә, тамагы кызара. ВИЧ-инфекцияле кеше элеккеге тормыш рәвешен алып бара. Аның сәламәтлеге дә берничә елдан соң төрле авырулардан какшый башлый, иммунитет кимү нәтиҗәсендә, СПИД үзенең мәкерле гамәленә керешә. Вирус йоктыруын күпләр очраклы рәвештә хастаханәгә килеп эләккәч кенә белә. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы күрсәтмәсе нигезендә, хастаханәдә дәвалану алдыннан һәр кеше ВИЧка кан анализы тапшырырга тиеш. Кайберәүләр өчен әлеге анализ көтелмәгән нәтиҗәләр бирә.

СПИДтан саклану чаралары

* Беркайчан да наркотиклар кулланма! (“Бер генә мәртәбә татып кара инде”, дигәнгә “ЮК” дип җавап бирә белергә кирәк.)
* Тән, кан белән бәйле процедуралар һәрвакытта да лицензияле медицина оешмаларында гына башкарылырга тиеш. Пирсинг, татуировкаларны өй шартларында ясатырга ярамый!
* Кешенең ВИЧ-инфекцияле икәнен күрсәтүче аерым билгеләр юк. Үзеңнең сәламәтлегең кадерлерәк булырга тиеш. Кешегә ышаныч булмаса, җенси якынлык кылудан баш тарт!

72 сәгать җитә


Кайбер очракларда ВИЧның кеше организмына үтеп керүен, үрчи башлавын туктатып калырга да мөмкин. Бу – кешенең уяулыгы һәм үз сәламәтлегенә никадәр игътибарлы булуыннан тора. Әйтик, сабый урамда комлыкта уйный, ди. Ә комга кемдер кулланылган шприц ташлап калдырган. Бала әнә шул шприцны кулына алып, кадала. Бу очракта сабый организмына начар вируслар эләкмәсен өчен нинди чаралар күрергә?

1. Ярадан 2-3 тамчы кан чыгарырга кирәк.
2. Кулны агым суда кер сабыны белән кат-кат юарга.
3. Яра урынын 70 процентлы спирт белән яндырып алырга һәм 15 минуттан соң әлеге процедураны кабатларга.
4. Аннан соң ярага йод сылап, лейкопластырь белән ябыштырып куярга.
5. Һәм, кичекмәстән, 72 сәгать эчендә СПИД үзәгенә барып, табибка күренергә, ул биргән киңәшләр буенча АРВТ препаратларын эчә башларга кирәк.
Вирус кеше организмының иммун күзәнәгенә 72 сәгать эчендә барып ирешә, дип санала. Бу вакыт узгач, кеше ВИЧ-инфекцияне инде йоктырган була.

ГМ белгеч фикере:

“Вакцина әлегәчә уйлап табылмаган”

Роза Мөхәммәтова, Татарстан Республикасы буенча СПИД һәм инфекцияле авыруларга каршы көрәш һәм профилактика үзәге табибәсе, психотерапевт:


- 1986 елга кадәр ВИЧ йоктырган яшьләрнең барысы да (аеруча АКШта алар күп була) СПИДтан вафат булуы билгеле. Ул вакытта әле дөньяда бу авыруга каршы дәва табылмаган була. Бары 1996 елда медицинада беренче тапкыр ВИЧка каршы АРВТ (антиретровирус терапиясе) препаратлары кулланыла башлады. Хәзерге вакытта бу исемлектә 20дән артык дару исәпләнә. Алар вируска кеше организмында үрчергә ирек бирми, дәвалана башлаганнан соң, организмда вирус саны кими, кешенең иммунитеты күтәрелә һәм элекке хәленә кайта ала. Бу – ВИЧ инфекцияле кешегә яшәвен дәвам итәргә мөмкинлек туа дигән сүз. Әмма бүгенге көнгә кадәр әлеге вируска каршы вакцина уйлап табылмаган әле. ВИЧ – грипп вирусыннан 200 тапкырга катлаулырак һәм нык үзгәрүчән. Хәзергә әлеге инфекциядән саклануның бердәнбер һәм дөрес юлы – вирусның таралу юлларын белү һәм кешеләрнең тәртипле тормыш алып барулары.

ВИЧ-инфекциянең кеше тормышы өчен шулкадәр куркыныч һәм аны йоктыру өчен бер ялгыш адым да җитүен бала кечкенәдән белеп үсәргә тиеш. ВИЧка каршы чараларның иң үтемлесе – гаиләдәге тыныч, җылы мохит. Ул баланың зур тормышка аяк басканда ялгышлар җибәрмәвенә ныклы нигез булып тора. Әмма күп кенә гаиләләр бүген артык тынгысыз яшәү рәвеше алып бара. Кайберләрендә бала белән ата-ана бер-берләренә дошман булып та яши хәтта. Монда нинди үрнәк булсын? Бала-чага үзенең фикердәшләрен эзләп урамга чыгып китәргә мәҗбүр. Нәтиҗәдә, үзеннән олырак, яисә көчлерәк булган үсмерләргә ияреп, бала үз тормышында төзәлмәс хата җибәрергә мөмкин.

СПИД һәм башка төрле куркыныч авырулар барлыгы хакында балага ничә яшьтә аңлатырга?


12-13 яшьлек үсмерләргә наркотикларның начар тәэсире, җенси юл белән күчә торган инфекцияләр, шулар нәтиҗәсендә киләчәктә барлыкка килергә мөмкин булган авырулар турында да сөйләргә мөмкин. Югары сыйныф укучыларына, студентларга табиблар, ВИЧ һәм СПИДка каршы профилактик дәресләр үткәрә, дөрес тормыш алып бару турында буклет-китапчыклар тарата. Хәтта презервативны дөрес куллану тәртибенә дә өйрәтәләр. Бала 18 яше тулганда җенси мөнәсәбәтләр һәм аларның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеге турында инде барысын да белергә тиеш. Ә менә наркоманиягә каршы профилактиканы беренче сыйныфтан ук башларга кирәк.

“Җенси тәрбия бала тугач ук башланырга тиеш”

Инна Идрисова, “Росток” психология-педагогия тернәкләндерү һәм коррекцияләү үзәге психологы:


- Биш яшьлек сабыйлар: “Балалар ничек туа?”, “Мин әнинең эченә ничек килеп эләктем соң?” һәм башка шуның ише сораулар белән ата-ананы йөдәтә башлый. Олылар әлеге сорауларга төрлечә җавап бирә, әмма дөресен генә әйтми. Әйтик, “Без сине кәбестә арасыннан таптык”, “Кибеттән сатып алдык”, ди. Әлеге уйдырмалар балада җенси мөнәсәбәтләр турында ялгыш фикер формалашуга китерә.

Җенси мөнәсәбәтләр хакында тик торганда сөйләшергә кирәкми. Бала үзе җитлегеп, сорагач кына, сүзне башларга мөмкин. Сабыйның сорауларына җаваплар тулы, үз яшенә туры килгән һәм чынбарлыкка тәңгәлләшкән булырга тиеш.

Ата-ана балага җенси тәрбия биргәндә нинди кагыйдәләргә таяна ала соң?

- баланы җенси яктан тугач та тәрбияләргә кирәк;
- дөреслек – балаларга җенси мәсьәләләрдә дә дөрес һәм чын мәгълүмат җиткерелергә тиеш;
- ышаныч – баланың ата-анасына ышанычы зур булуы мөһим;
- әхлак – бала белән сөйләшкәндә бернинди читләтүләр, төрттерүләр булмаска, олылар тарафыннан мәгълүмат җитди төстә җиткерелергә тиеш;
- аңлаешлы һәм ачык – бала олылар әйткәнне аңларга тиеш.

Хәзерге вакытта балаларның җенси мәсьәләләргә кагылган сорауларга җавап бирү өчен күп кенә китаплар ярдәмгә килә. Беренче чиратта, малайлар һәм кызлар булуын, аларның җенес органнары бер-берсеннән аерылганын яхшы белергә тиеш. Аннан соң гына инде баланың ничек яралуы һәм ничек тууы турында сөйләргә була.

Ата-ана бала өчен җенси яктан да үрнәк булып тора. Әтиләр гайрәтлелек, әниләр нәфислек үрнәгендә булса күркәм. Олыларның үзара мөнәсәбәтләре баланың яшьтәшләре һәм киләчәктә тормыш иптәше белән дә үз-үзен тотышына бәйле.

* * *

* 2013 елның 1 декабренә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда республикасында ел дәвамында 16606 кеше ВИЧ-инфекция йоктырган. Шуның 58,7 проценты – наркоманнар “гаебе”, 38,5 проценты – җенси юл белән күчкән. Алар арасында балалар һәм яшүсмерләр дә бар.

* Бала 18 яше тулганда җенси мөнәсәбәтләр һәм аларның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булу турында инде барысын да белергә тиеш.
 


Рамилә НОТФУЛЛИНА
Гаилә һәм мәктәп
№ 1 |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»