• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 17.10 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
  • 26.11 Данир Сабиров. Ике юбилей. Моноспектакль. КСК "Уникс". 18:30
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Октябрь
  • Әхмәт Саттар (1939-2018) - язучы
  • Роза Туфитуллова - журналист
  • Лидия Әхмәтова - җырчы
  • Рәшидә Җиһаншина (1917-2003) - актриса
  • Гали Хуҗи (1912-1966) - шагыйрь
  • Илгиз Гайнуллин - көрәшче
  • Альбина Шаһиморатова - опера җырчысы
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
  • Сниму 1 ком.квартиру в Советском , Вахит.р-не.Со всеми удобствами,платежоспособная, чистоту гарантирую.Сама работаю, татарка 47 лет.Убедительная просьба прошу риелторов не беспокоить, сниму только от собственника.Тел.89870673548 Гульфиза.
  • Сниму квартиру до 18-19 все включено, татарка, работаю, без вп, тишину, чистоту и своевременную оплату гарантирую, писать WhatsApp +79961212519, риелторов прошу не беспокоить.
  • Продаю натуральный цветочный МЕД со своей пасеки 1л-500руб т.89503210410
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • диван-книжка сатыла. аксыл-көрән төстә.8 мең. яхшы хәлдә. казан. тулырак мәгълүмат ватсап аша. 89047619147
 
 

 
Архив
 
31.01.2014 Авыл

Алло, алло, центральный? Безнең сыер тора алмый... яки ветеринарлар авылга ник кайтмый

Менә шулай ду кубып «центральный»га шалтыратырлык сәбәп чыгып тора бит әле. ТР сыерлары арасында туберкулез авыруы таралган – ветеринария табибларын шактый борчуга сала торган мәсьәлә бу.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы, ТРның Дәүләт баш ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов коллегия утырышында таныштырганча, соңгы вакытта бу авыру буенча хәл кисәк кенә начарланган, районнарның күбесендә терлекләрдә үпкә чире белән авыручы сыерлар теркәлгән.

2013 елның беренче ярты еллыгында туберкулез очраклары – биш, ә быелның 1 гыйнварына исә ун хуҗалыкта табылган. Чирмешән, Норлат, Алексеевск һәм Яңа Чишмә районнарында хәл бер дә яхшы түгел.

Бу исә шәхси һәм крестьян-фермерлык хуҗалыкларындагы сыерларның авыру йоктыру ихтималын да арттыра. Терлекләрнең авырулары исемлегендә лейкоз да бар, аны да бетерү бурычы тора. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та әлеге проблемага зур игътибар юнәлтте. «Терлекләрнең туберкулез белән авыруын ахыргача бетерергә теләр идем», – диде ул. Аның әйтүе буенча, туберкулез ул – ветеринарларның эшләренә җаваплы карамауларының нәтиҗәсе булып тора: алар, вакытында чарасын күрмичә, авыру таралуга юл куйган. Татарстанда мондый хәл булырга тиеш түгел, дип ассызыклады министр.

Шушы беренче проблеманың сәбәбен аңлаткан икенче мөһим мәсьәлә ул – бүгенге көндә белемле ветеринарларның булмавы: хуҗалыкларда аларга кытлык бик зур. Төгәлрәк әйтсәк, хәзер 451 буш урын бар, узган еллар белән чагыштырганда, бу 6 процентка күбрәк. Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, ветеринарлар бөтенләй дә булмаган хуҗалыклар исә 25 процентка арткан. Андыйлар – 113. Монда, билгеле, теләсә нинди авыру чәчәк атарга мөмкин. Баулы, Ютазы һәм Менделеевск районнары аеруча зур борчу тудыра. Баш ветеринария инспекторы сүзләре буенча, 2013 ел нәтиҗәләренә караганда, яшь белгечләрнең дә нибары 15 проценты гына авылга кайткан. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаган 170 яшь белгечнең бүген бары тик 26сы (!) гына авыл җирендә эшли.

Ветеринария белгечләре җитми, димәк, терлекләргә тиешле карау, тәрбия юк дигән сүз. Шуның нәтиҗәсе буларак, авырулар тарала, хезмәт җитештерүчәнлеге түбәнәя.

Ветеринарлар авылга ник кайтмый соң һәм аларны җәлеп итү өчен нишләргә кирәк?!
Әлеге сорауга җавап эзләп, белгечләргә мөрәҗәгать иттек.

Алмаз Хисаметдинов, ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе:
«Ветеринария белгечләрен җәлеп итү өчен, беренчедән, хезмәт хакын күтәрергә кирәк (бүгенге көндә аның уртачасы 14205 сумга тигез). Икенчедән, яшьләрне кызыксындыру чараларын булдыру мөһим, дәүләт ярдәмен арттырырга кирәк. Авылга эшләргә кайтучы яшь медицина белгечләренә – табибларга бүген, мәсәлән, ярдәм буларак 1 млн сум түлиләр. Ни өчен ветеринария белгечләренә дә бирмәскә?! Дөрес, бүген авылга кайтучыларга, ярдәм буларак, 100 мең сум түләнә, әмма моңа кызыгып кына анда эшләргә атлыгып торучылар юк. Өченчедән, эшләү шартларын яхшыртасы бар. Кайбер хуҗалыкларда ветеринарларга хәтта киемнәрен алмаштырыр өчен дә урын, бүлмәләр юк бит».

Марсель Гарипов, Әтнә районының Дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе:
«Бездә белгечләр җитәрлек үзе, кытлык юк. Ә яшьләрне авылга, мал табибы булырга ничек җәлеп итәргә, дигәндә, әлбәттә, хезмәт хакын арттырырга кирәк. Әнә бит нефть һәм газ оешмаларына бер кешене дә чакырып, үгетләп кайтармыйлар. Анда урнашу өчен, кешеләр чират тора, бер кеше эштән китә калса, аның урынына алуны сорап, унлап гариза керә. Ә без эшләгән кешегә дә, китмә инде, эшлә, дип ялынырга тиеш. Ветеринария белгечләренең хезмәтләре бер дә җиңел түгел. Ферма исен иснәп йөргән өчен генә дә аларга бер утыз мең түләргә буладыр».

Рафыйк Галләмов, Әлки районы Дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе:
«Бүгенге көндә районыбызда ветеринария белгечләре белән тәэмин ителеш 80 процентны тәшкил итә, тик соңгы бер-ике елда яшьләр генә күренми. Шуңа күрә без быел, бөтен студентларны җыеп, форум үткәрергә булдык. 8 февральдә узачак ул. Безнең районнан булган барлык студентларны җыеп сөйләшергә, районда эшләүчеләргә күрсәтелә торган ярдәм турында аңлатырга җыенабыз. Үзебезнең район студентлары дусларын да алып кайта ала, бәлки, аларда да биредә эшләргә калу теләге туар. Мондый зур форум әле беренче тапкыр гына үткәрелә. Ә яшь ветеринария белгечләренә бездә ярдәм төрле яклап күрсәтелә: бердән, белгечләргә, кайткач та, ярдәм буларак 100 мең сум бирәбез, икенчедән, 3 ел дәвамында хезмәт хакына 5 мең сум өстәп түлибез, өченчедән, авыл җирендә эшләүче белгечләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен дә түләми. Шулай ук торак мәсьәләсен хәл итәргә дә булышабыз, аларга, гаиләдәге кеше санына карап, акча бүлеп бирелә».

Ә Сез нишләп авылга кайтмадыгыз?


Гөлия, 4 ел элек укып бетергән, Мамадыш:
«Беренчедән, анда безне теләгән хезмәт хакы көтеп тормый, икенчедән, эшли торган шартлар бер дә кызыга торган түгел: салкын, пычрак... Мондагы хезмәт хакын без шәһәрдә дә рәхәтләнеп ала алабыз, күпкә җиңелрәк һәм чистарак эш өчен дә».

Рамил, Кама Тамагы, укуны тәмамлаганына 10 ел:
«Акчасы юк, шуңа күрә кайтмадым. Хәзерге көндә исә яшь белгечләргә мөмкинлекләр күбрәк. Аларга акчалата ярдәм каралган, йорт та төзергә булышалар. Без укуны тәмамлаган вакытта шундый шартлар һәм хезмәт хакы 25-30 мең булса, авылга эшләргә кайткан да булыр идем, мөгаен. Авылда ветеринар булып эшләгән кешеләрне дә беләм. Хезмәт хакы 15 мең сум чамасы, диләр, әмма иртә таңнан кичке тугызга-унга кадәр эшләргә кирәк. Кыскасы, өйгә йокларга гына кайтасың. Юк инде акчасы, юк. Яхшы түләсәләр, бөтен кеше кайтыр иде ул».

Энҗе, Лаеш, узган елны укып бетергән:
«Уку чорында шәһәр тормышына шулкадәр ияләнеп бетәбез, авылга бер генә дә кайтасы килми шул. Аннары кияүгә чыгу мәсьәләсен дә кайгыртасы бар, авылга кайтып йә утырып калырсың тагын».

Эш тәкъдим итәләр...


Балтач порталында «Ветеринария табибларын эшкә чакырабыз, түләү югары» дигән бер белдерү куелган иде. Шунда бирелгән номер буенча шалтыратып, мал табибы булып эшкә урнашып карадык, эшләү шартлары һәм хезмәт хакы турында белештек. Кыскасы, мал табибы хезмәте өчен 15 мең сум вәгъдә итәләр. Билгеле, бу керемгә дә карый әле. Шуңа өстәп, әле машинага (монысы үзеңнеке булса яхшы) бензин салалар, ватыла калса, запчастен алырга да ярдәм итәләр, телефонның акчасын да тулыландырачаклар. Ә менә тору урынын әзерләп торучы юк... 


Чулпан НӘҖИПОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№31 (868483) / 05.02.2014 13:38:23

Әллә минем кулдан эш килгән, әллә хатыннар кеше иткән? Ир баш, хатын муен. Муен кай якка борылса күз шул якка карай. Ирне ир иткәндә, җир иткәнлә- хатын...

№30 (868474) / 05.02.2014 09:43:48

миңа калса №26

Борчэнен кулыннан эш килугэ, теленен жор булуына конлэшуен курнэ. Аныкы кебек бер кашык суга салып йотардай хатыннар, синен кебек мыжыкларга карамыйча, борчэ кебек асыл ирлэрне сайлавына да урсэлэнэсен кебек. Ксатаи, сон булса да, бочэ хатынын туган коне белэн котлыйм.

№29 (868303) / 03.02.2014 13:26:28

ничә нәчәльниккә күпмерәк ялагайлануга карап биреләме???\\\

Сообраҗаешь әднәке. Беләсең ич.

№28 (868301) / 03.02.2014 13:13:02

Үз хуҗалыгында күпләп савым сыеры асырап сөт тапшырган хуҗалыкларга, дәүләт ярдәме буларак савым аппаратлары бирелә икән. Моны алу өчен ничә баш сыер асырарга кирәк, һәм ничә литр сөт тапшыру тиеш. Яки ничә баш сыерга карап түгел, ничә нәчәльниккә күпмерәк ялагайлануга карап биреләме???

№27 (868208) / 02.02.2014 13:45:56

бөрчә,авылдан килдем. Бар а/х продуктлары да үзебезнеке.
Син, Дом обуви янына сатарга килгәндә санкниҗкаңны,итеңә справкаларыңны, үзең белән ала кил. Тикшерермен. Бәясе уңай булса алырга да булыр итләреңне.

№26 (868207) / 02.02.2014 13:45:52

Тукран, бөрчәнең конюхы бар,т.е. сәрхүш муҗигы, кара бар эшне дә ул эшли. бөрчә үзе акча тота. үзе шулай дип язгание.
ирләр алай сөйләшми,хатыннар мазгасы синдә.

№25 (868183) / 02.02.2014 11:57:27

мин уңган түгел, хатыннарым ярдәм итә. Берсе җитештерергә, икенчесе сатышырга... Алар булганына канәгәт, миннән риза, миңа тагын ни кирәк?

№24 (868176) / 02.02.2014 07:20:53

бөрчә, бик уңган кеше икән син.

№23 (868172) / 01.02.2014 22:53:35

Ат духтыры, Мин кемнеңдер урынын биләп утырмаем, бар иде андый мөмкинлек! Бер абый райкумда, икенчесе АПК "Кама"да Курмашевның беренче замы вакытлар. Аннан файдаланасы килмәде, үз тамагымны үзем туйдырам. Үз эше булган кеше череп баемас, артык мохтаҗлыкта кичермәс принсыбы белән яшәем, эшләгәнем ашарыма җитә, Аллаһка шөкер. Икенче сезонга кадәр җәен җитештергәнне сатып бетереп былса, мин риза. 300 килолап кына калды инде, тунныдан артык бал сатылды. Суеп сатасы ыер малы бер баш кына калды. Көннәр сындыруга, Дом обуви янына кил, бәлки сиңада җүнле ит ашарга насыйп былыр.

№22 (868150) / 01.02.2014 18:30:43

=Хуҗа Насретдин = бөрчә,эшең юкмы суң синең үз-үзеңне мактап утырмасаң? ярар инде шуннан тәм тапкач. сабый бала ни эшләмәс.

№21 (868149) / 01.02.2014 18:25:26

Телгә оста булса да, минемчә, Бөрчә - ир кеше.Һәркемнең Аллаһ тарафыннан бирелгән үз призваниесе бар. Кемдер авылда яшәргә сәләтле, кемдер шәһәрдә яшәргә сәләтле. Шәһәрдә ветеринар клиника ачарга да бик зур тырышлык кирәк. Эт белән песи дә бит әле кайсы тырный, кайсы тешли. Тик барыбер авылдагы пычрак ферма түгелдер, бер дә юкка гына шәһәргә китмиләр.

№20 (868146) / 01.02.2014 18:02:43

бөрчә, бирән авыруы кемне чиләтеп үтмәскә мөмкин...
Мин үз һөнәрем-хезмәтем белән яшим. Мин авылда сезнең шикелле бер һөнәргә укып,блат буенча чит кеше урнын биләмим. Бөрчә син бик ямсез телле хатын икәнсең,баш ың белән дә дус түгел икәнсең...

№19 (868141) / 01.02.2014 17:22:24

Менә шундый авылны күрә алмаучы ат духтырларының бирәнен сыйфатлы ит- сөт белән тыгындырганчы, үзнңлек кенә мал асырап, Тынычлап яшәвеңә ни җитә! Тыгынсыннар әнә малы- малы байларның песиен печкән акчага алып, ГМО белән шыплап тутырылган бурҗуй ризыгын. Шәһәрдә хәзер ГМО ашап, таракан калмады. Озакламай кешегәдә чират җитәр, болай барса.

№18 (868140) / 01.02.2014 17:13:38

Безнең бәләкәй шәһәрдә андый этләрне тотмыйлардыр инде, бер марҗа корткасы гына песи кадәр этен көн дә йөртергә алып чыга. Ну песнәк белән чыпчыкны мин дә кире какмыйм, алар ашарга сорап килгән саен тәрәзәнең тышкы ягына ипи валчыклары сибәм.

№17 (868137) / 01.02.2014 16:41:47

Аппаем синең сыерыңнан кыймәтлерәк этләр бар. Байларны әллә нинди җанварлары бар. Мин шуларны тәрбиәлим. Эш чиста,яшәү шәһәрдә,җылы,хезмәт хакым яхшы, дуңгыз абзарында ризин итектән прививка ясап йөрү түгел инде.
Укыгач-укыгач эшлисе дә килә. Зря укыдыммени. Авылга кунакка гына кайтам...

Чыпчык,

бу салкында, сиңа да кормушка куйдым әле. Ашап җылын дидем. Тары ярмасы белән симәнкене сыпыралар гына.

№16 (868133) / 01.02.2014 15:56:00

М-да,урысның матур бер әйтеме бар:"Медики лечат людей,а ветеринары - человечество."

№15 (868129) / 01.02.2014 15:15:28

ветврач, эт белән песине дәваласы бар мени, сарык белән сыер түгел бит, үлсә, урамда этләр, песиләр бик күп йөри, аласың да керәсең. Тем более аларны дәвалау бик кыйммәткә төшә икән, печтерү өчен дә меңәр сум алалар ди, җитмәсә прививкалар ясатырга кирәк. Шәһәр фатирында кирәк нәрсә түгел инде алар, бәласыннан башаяк. Аквариум балыгы тотсаң ярый, бик күңелсез булганда.

№14 (868126) / 01.02.2014 14:16:20

///... районнарның күбесендә терлекләрдә үпкә чире белән авыручы сыерлар теркәлгән.///

Автор тарафыннан бераз ялгышлык киткән.Туберкулез ул, үпкәдә генә була торган авыру түгел.

№13 (868125) / 01.02.2014 13:56:06

adgam
Заголовок сообщения: Re: Монда татарча аңлашабыз.И туган тел,и матур тел!СообщениеДобавлено: 28 дек 2013, 19:45
Не в сети

Зарегистрирован: 18 дек 2012, 10:30
Сообщений: 470
Ульи: Дадан,10-12 рам.
Порода пчёл: Среднерусские
Пчело-стаж: более 20 лет
Пчелосемей: 50-100
Регион: Татар иле!
Әби-бабайлар гына калган
Авыллар уйга чумган.
Соңгы сабый туганга
Хәтсез вакытлар узган...
Эй,председатель,ник болай?
Халыкны җыйыйк давай!
Колхоз әнә таралган
Парторг ни караган?
Колхозның бар мөлкәтен
Уңга-сулга сатканнар,
Мактап инвестор-мөртәтен
Күккә мылтык атканнар.
Эй,председатель,ник болай?
Халыкны җыйыйк давай!
Барып килек урманга
Колхоз көтүе түгелме анда?
Күренми кырда хәзер
Трактор-комбайннар,
Амбарларны ачканнар
Талаганнар,качканнар...
Эй,председатель,ник болай?
Халыкны җыйыйк давай!
Укытып мать якасын
Табыйк колхоз акчасын.
Ишетелми тургай җырлары
Әрем баскан кырларны,
Карамый алны-артны
Күпләр шәһәргә качты!
Эй,председатель,ник болай?
Халыкны җыйыйк давай!

_________________
Һөнәр иясе бай булмыйдыр,әмма бай булмаса да мохтаҗ булмыйдыр...

№12 (868111) / 01.02.2014 07:06:14

авылда җүн калмады. әнә елга ике тапкыр җыеп алып киткәнне дә күпсенеп утырасыз. хайван асырап акча эшлисең икән түләргә туры килә шул.
миңа авылның кирәге дә юк. үзегез карагыз малыгызны...

хәзер шәһәрдә эшлим. үз клиникамны ачтым. фатир да алдым,пока 1 бүлмәле.
кызыл авызлы бай хатыннары булганда,яшибез. этләр,мәчеләр дәвалауы күпкә отышлы. үзен мал-мал бай исәпләгән,эт тота....
менә шуңа авылда калмыйбыз без. дурраков нет. как ни как үз клиникам,чиста,светло,тепло...

№11 (868110) / 01.02.2014 04:27:03

Ул кланлы җитәкченеҗ кушаматы " Пластмасс баш " тҗгелме ?

№10 (868108) / 01.02.2014 02:25:18

Авылдагы кланнлы хуҗалардан арынып эшлим дип торган белгечкә кешечә карау җитми.Хуҗалыкта сөт сыфатын контролдә тотуны ветеренария белгеченә йөклиләр ,4.2%майлылыкта җибәргән сөт Арча май заводы 3.6% тапшырылгач җитәкче яш белгечне наданлыктан гаепләп эшеннән китәргә мәҗбүр итә .

№9 (868074) / 31.01.2014 19:39:27

,,бөчә" мал чирләп пычак тотырга туры килде көзлектә, бер генә бозаулаган сыер иде. Алып сатар бер кешегә биреп җибәрдем, үләт базына илткәнче дип. бер атнадан акчасын бирде,2600 сум (ике мең алты йөз)Авылда ветврач һәм дарулар булса бәлки терелер иде.Мәчегә көлке, тычканга үлем дигән сыман, алып сатарга файда.

№8 (868072) / 31.01.2014 19:25:59

Аллам акласын, алай- болай малың чирләп китсә, мал духтыры юллап табу үзе олы бер проблема. д №6 (868052) / 31.01.2014 16:14:00 язганча, елга ике тапкыр акча җыеп китүгә генә корылган ветхезмәт. Акча түләмәсәң- малыңны көтүгә дә чыгарттырмайлар, справка кирәк булса, аныда бирмәйләр. Мал чирләгән очракка- ышкаф тартмасында бердән- бер дару- үткен пычак.

№7 (868054) / 31.01.2014 16:29:48

Хэзер ничектер, элек совет заманында авылда ветфельдшер, ветврач булып эшләүгә чират иде. Яз җиттеме, өйдән-өйгә тәкә, үгез бозау печеп сыйланып йөрделәр.

№6 (868052) / 31.01.2014 16:14:00

Мал врачлары бар бит алар, яз бер, көз бер кан алып, акча җыеп китәләр. Һәм ел саен бер сыердан лейкоз табып суйдыралар.(план бирелә торгандыр). Мал чирли калса үзебез өйрәнеп беттек инде. Белмәгәненә 70 яшьлек СОВЕТЛАР чорында эшләгән бабайны чакырабыз. Ул инде көе килсә үлгәм дигән сыерыңны да аякка бастыра.

№5 (868044) / 31.01.2014 15:24:25

Шулай булгач ветеренарга вертолет бирергэ кирэк. Алар гына жирдэн йормэсеннэр эле, мал куркытып!

№4 (868024) / 31.01.2014 12:53:32

Хайваннарны кайгырту-ул кешелэрне дэ кайгырту,тар мангайлар.

№3 (868023) / 31.01.2014 12:51:09

,кешелэр турында уйлаганчы,хэйваннар турында кайгырту безнен хокумэттэ приоритетныерак булып тора.

№2 (868017) / 31.01.2014 12:03:22

Авылда ветеринар беркайчан да эшсез булмас.
Алайса, чуть ышту,малларны кых кына итэлэр бит...

№1 (868015) / 31.01.2014 11:59:36

медпунктлары ябылып бетеп, скорыйлар керэлмэгэн заманда ветврачлар кайтармакчы булу экият.Авылларны башта кеше яшэрлек хэлгэ китерергэ кирэк (юлы,суы,газы,детсад, мэктэбе х.б.).Кеше яши алса, может мал да асрарлар...

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar