поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.01.2014 Мәдәният

Нигез ташларыбыз ныкмы?

2014 елның 7 январенда өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте А.С.Пушкин исемендәге Тимерьюлчылар Мәдәният сараенда татар балалары өчен «Чыршы бәйрәме» үткәрүе турында без язган идек инде. Бәйрәмгә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры ике спектакль алып килгән иде. Шуларның берсе "Кәҗә һәм бүре" курчак театры булса, икенчесе Туфан Миңнуллинның "Нигез ташлары" иде.

Туфан Миңнуллин әсәр-ләрендә кузгатылган пробле-маларның ни дәрәҗәдә актуаль һәм әһәмиятле булуын тамашачы бик яхшы белә. Анда тормыш фәлсәфәсе бар. Әлеге спектакльнең премьерасы 2012 елның 23 мартында үткән. Шөкер, автор, мәрхүм Туфан Миңнуллин, аның беренче куелышын үзе дә күреп калган. Пьесаны сәхнәгә Ренат Әюпов куйган, рәссам - М.Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Булат Гыйльванов, баш рольдә - Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин.

Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының бу пьесасы заман үзгәрешләрен, тормыш куйган таләпләрне исәпкә ала. Әсәрдә аталар һәм балалар, аерым шәхес һәм халык мөнәсәбәтләре, туганлык - нигез - нәсел - авыл - милләт чылбырын өзмәү кирәклеге темасы күтәрелә. Ә иң әһәмиятлесе - татар авылларын саклап калу кирәклеге кызыл җеп булып бара. Тамашачы да, актерлар тормышы белән яши башлап, туган авылына кайтып килгәндәй була.

Авыллар яшәсен өчен тәрбия һәм мәгърифәт учагы булырлык мәктәпләр кирәк. Ул булмаса, яшь гаиләләр өчен тормыш шартлары тудырылмаса, без туган нигезләр таралып, беркөнне авыл бөтенләй юкка чыгачак.

Туган нигезләребездә кем-нәр калыр? Авылларда яңа нигезләр торгызып булырмы? Тумышы һәм рухы белән чын авыл кешесен бу сораулар борчыса да, җитәкчеләр катламын бу проблемалар борчымый сыман.

Спектакльнең төп герое - олыгаеп баручы Гарифулла (Нуриәхмәт Сафин) да моны яхшы аңлый. Элек биш йөз йорты булган авылда хәзер илле йорт кына калган. Авыл бетеп бара. Исән чакта хәл итәсе эшләре күп Гарифулланың. Аның үзенең нигез ташлары ныкмы соң? Ата улларының кылларын тартып карау һәм тормышта ялгыш адымнар ясаудан кисәтү нияте белән аларны туган нигезгә җыя.

Конфликт аталар һәм бала-ларның тормышка төрлечә карашларыннан гыйбарәт. Гарифулла «зур кешеләр» булган улларына гына түгел, заман, җәмгыятьтәге үзгәрешләргә әхлакый хөкем карары чыгара.

Улларының берсе - министр (артист Илфат Камалиев), икенчесе прокурор (артист Фәнис Кәлимуллин) булып эшли. Аларның мәктәпне ябучыларга каршы төшмәүләре, ярдәм сорап килгән авылдашларын борып җибәрүләре ата кешене чыгырыннан чыгара. Аның кырыс тавышы һәм утлы күз карашы астында уллары башларын ияләр. Бигрәк тә улы Хәлилнең (артист Илнар Низамиев) язмышы борчый аны. Хәлил атом бомбасын сыный торган урында хезмәт иткән. Аның сәламәтлеге начар. Өйләнеп, балалар үстерү мөмкинлегеннән дә мәхрүм ул. Бик күпләр мондый чакта кайгысын аракы белән баса. Хәлил дә шул юлны сайлый. Әни белән әти бу хәлне авыр кичерәләр. Гарифулла карт гаепне аның үзеннән күрә. Көчле затлар мондый хәлгә төшмиләр, ни булса да, баткаклыктан чыгу юлын табалар. Хәлилне орышкан вакытта Гарифулланың үз-үзен тотышы, аның эчке халәте бик яхшы күренә. Аның ачынулы тавышы да, кешене шушы хәлгә төшергән җәмгыятьне каһәрләве дә, җан ачысы белән өзгәләнүе дә тамашачыны тетрәндерә.

Гади генә мәсьәләләрне дә мөстәкыйль рәвештә хәл итә алмаган министр да, коттедж салып ятучы прокурор да, утыз яшенә җиткән, әмма өйләнмәгән врач та гап-гади винтиклар гына икән, ләбаса. Югары идарә органнарына бернинди дә йогынты ясый алмыйлар, фикерләрен ачыктан-ачык җиткерергә куркалар, хәтта авыл мәктәбен саклап калырлык хокуклары гына да юк икән аларның.

Бабасы әйтергә теләгән иң яшерен уйларны тормыш чынбарлыгы белән бәйләп торучы — ул оныгы Флорид. Аның белән аралашканда, Гарифулла күңеленең иң тирән кичерешләре, теләкләре ачыла. Кем белә, бәлки, Флорид шушы нигездә үз тормышын дәвам итәр. Һәрхәлдә оныкларга әби-баба тәрбиясе кирәк. Тамашачы да моны аңлый.

Гарифулланың төп фикере дә комедиянең ахырында яңгырый. Күңелендә йөрткән сүзләрен ул йөрәкләрен мүк баскан, дөнья куып, бәгырьләре каткан улларына түгел, ә тирә-юньне танып белә генә башлаган, акны карадан аеруда тәүге адымнарын ясаган оныгына әйтә: «Әгәр, син өй салырга уйласаң, нигез ташларың таза булсын. Муртаеп беткән таш өстенә өй салып булмый, өй, бүрәнәләре искергәнче үк, кыйшаеп, ишелеп төшә. Ә таза нигез ташы өстенә әллә ничә тапкыр өй салырга була. Менә мин дә әтиеңне, абыйларыңны шуның өчен ачуланам. Алар нык, таза булса, минем нәселнең гомере озын булачак. Аңладыңмы инде?.. Буең озын булса да, акылың яшь шул әле синең. Ярый, диген! Өсләренә үскән мүкләрне кыргалый торсаң, шактыйга чыдарлар!»

Билгеле, пьесада сурәтлән-гән эш-хәлләргә һәр заманның үз бәясе бар һәм булачак та. Әмма картның шушы хөкем аша улларына йортның әйләнә-тирәдән бүрәнә, ташлар белән аерып куелган гади бер мәйдан, урын гына түгеллеген, аның рухи йөзе булган бер җанлы организм икәнен, иң әһәмиятлесе - аның нигез ташлары, ягъни шушы йортны яшәтәчәк буынның көчле, нык һәм саф рухлы булырга тиешлеген төшенергә, һич югы шушы хакта уйланырга мәҗбүр итүе кешелек тарихында һәрчак актуаль булып калачак.

Бу спектакль үзенең тәрбияви бурычын үтәде, минемчә. Самараның игелекле тамашачысы артистларны алкышларга күмеп озатты. 


Римма НУРЕТДИНОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»