поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 08.12 Shaman концерты. 8 декабрь 19:00. Татнефть Арена
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 07 Декабрь
  • Наил Сәгъдиев - музыкант
  • Камил Саттаров - режиссер
  • Фирдәвес Гарипова (1941-2014) - галимә
  • Ләбибә Хөсәения (1880-1921) - мөгаллимә
  • Казанда бер бүлмәле квартира сатып алам. 6-6, 5 млн. Тел. 89178808466
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
  • Требуется исполнительный, ответственный водитель с категорией "В" на автомобиль "Газель" для развоза хлебобулочной продукции по торговым обьектам. Высокая заработная плата от 100 000 рублей в месяц. Выплаты производятся 2 раза в месяц. Автомобиль предоставляется. Казань. График работы 6/1. Обращаться по телефону 89047631161 Альберт Зайтунович.
Архив
 
29.01.2014 Җәмгыять

Әҗәлнең дә була төрлесе...

Авылның түбән очында яшәүче икетуганым Тәл­гатьнең кызы Ландыш сүз­гә бик тапкыр. Әбисенең хәлен сораган апамны ул: “Равил Шәрәфидән яшереп, әбине Балтачка илтеп куйдык әле”, – дип аптырашта калдырган. Җава­бын да үзе биргән. Баксаң, Равил Шәрәфи дигәне – образлы Әҗәл, үз тирәлә­рен­дә үлем-китемнең күплеген күздә тотуы икән Ландыш­ның.

Дөрестән дә, ел ярым ти­рәсе безнең барлыкны “онытып” торган Әҗәл дус ешлады әле авылга. 10-15 көн эчендә бер-берсенә терә­леп диярлек торган дүрт өйнең ишеген шакырга өлгерде инде. Яңа ел төнен күрше авылдагы фаҗигале үлем белән тетрә­нүдән башлаган идек, кызганыч, тетрәнүләр дәвам итә.

Җәмәгате Зөфәр абый бе­лән 65 ел бергә тату гомер кичереп, муллыкта, балалар, оныклар, ки­яү-киленнәрдән игелек-тәр­бия күреп, сабыр гына авырып (бары ике төн сакладылар), барысына риза­лы­гын-бәхиллеген биреп, васыятен әйтеп, бакыйлыкка күч­кән Фәймә апаның үлеме үзенчә уйландырды. Миңа калса, матурлыгы (үлем дә матур була ала!) белән уйландырды ул.
Алар күршесенә килен булып төшкән Лимуза да урын өстенә калган әнисен Мамадыш районындагы төп йортларыннан бирегә алып килеп карады. Фәймә ападан соң берничә генә көн аерма белән бакыйлыкка күчкәч, 85 яшь­тәге ул әбине үз авыллары зиратына алып китеп җирлә­­­деләр. “Үз өеннән чит­тә булса да, ялгызлыкта, кадерсез калып үлмәде”, – дип аңа икенче төрле уйландык.
Үз йортында тынычлык тапмаган авылдашыбыз Равил абый исә соңгы елларын Свердловскидагы кызында яшәде. Ияләнә алмый тил­ме­рүен, бик тә сагынуын сөй­ләделәр. Аның каравы кадер-хөрмәттә булды, ачка тилмереп, өшеп-туңып үлсә дә, башка фаҗигагә юлыкса да, барыбызга да күңел җәрәхәте булыр иде, диештек. “Караган, тәрбияләгән Гүзәлиягә, аның гаиләсенә рәхмәт”, – дип, аның да мең чакрым юл үтеп, үзебезнең зиратка “кайта” алуына шөкер иттек. Дөресен генә әйткәндә, бу да уйландыра торган үлем булды. Битараф булмаган кеше­ләргә кылган гамәлләребез, яшәү рәвешебез турында уйланырга җирлек бар иде диюем.

Дөресен әйтим, үлем-китем күбәйгән саен күңел кыллары кабат-кабат зеңгел­дәде. 50 яше дә тулмаган тагын бер авылдашыбыз Ил­һамның үлеме исә бу кылларны өзелер чиккә җитеп тарттырды. Әфган сугышыннан исән-сау кайтып, бик озак еллар күмәк хуҗалыкта алдынгы тракторчы булып эшләгән бу егетнең гомере бигрәк тә аянычлы тәмамланды. Кайда, кайчан ялгышты, ник ялгышын төзәтә алмады, юкса, ярдәм кулы сузарга теләү­челәр, туры юлга чыгарырга тырышучылар да булды бит дип өзгәләнде күңел.

Эшен дә эшли, сөйләшер­гә дә булдыра, буй-сынында да кимчелек юк иде – тик нишләптер үз вакытында өй­ләнмәде ул. Әти-әнисе белән яшәде. Бик тырышып-тыр­машып көн күрделәр. Ке­шедән ким булмыйк, дип яшәделәр. Әтиләре Харис абыйның үлеменнән соң да әле берничә ел бу йортта тынычлык сакланды. Вакыт-вакыт “салдым” белән мавыгып алса да, Илһамны эш ташлап эчте дип белмим, булса да, берничә көн, берничә очрактыр. Кешегә дә начарлыгы тигән егет түгел иде.

Моннан берничә ел элек өйләнде ул. Сөенергә дә, кө­енергә дә белмәдек. Чөнки күрше авылда инде бер дигән эшчән егетне юлдан яздырган хатынны алып кайтты Ил­һам. Баштарак хуҗалыкта төрле эшләргә йөргән хатын бик тиздән “үз эзе”нә төште. Кызганыч, үзе генә түгел – Илһамны да үз артына ияртте. Эшен ташлады, аракы дәрья­сына чумды егетебез. Әле ул елларда ук үзенә әй­бәтләп әйтүчеләр дә, оры­шып-тир­гәү­челәр дә булды. Ул чактагы хуҗалык җитәк­чесе Рамил Нотфуллин да: “Болай булса, бетәсең бит, эшкә чык”, – дип чакырды, трактор бирде. Тик түземлеге бик азга гына җитте шул – ташлады Илһам. Бозык ха­тын-кызлар һәм аракы дигә­не көчлерәк булып чыкты. Бу йортка районның башка авылларыннан да үз ишләре җыела башлады. Сак­лык ке­нәгәләрендәге акчасы шулар белән күңел ачуга бетте, әнисенең пенсиясе шунда батты... Участок инспекторлары, җирле үзидарә җитәк­челәре дә әледән-әле килеп, кулларыннан кил­гән­чә чарасын күрде, аң­латты... Авыл­ның өлкән­нәре: “Әниең­нең бөр­тек­ләп җый­ган дәү­ләтен та­ратасың”, – дип оялтырга, ип­кә ките­рергә тырышты... Тик барысы да буш­ка. Алар көтү белән бу йортта күңел ачканда, акылы “җи­ңеләйгән” әни кеше урамда йөрде. Ачка йөдәгән, өс-башы каралып каткан Зәйтү­нә апаны күреп, йөрәк­ телгә­ләнде. Ул бер­кемдә дә, хәтта күрше авылдагы кызында да озак тоткарланмады – өенә кайтты. “Кайчакта капкадан керә дә чыгып китә”, – диде­ләр. Өендә дә тора алмады – ничә карасаң, урам әй­ләнде...

Сизенгән кебек, соңгы көннәрдә бу йортка җирле үзидарә рәисе Рәшит Насыйбуллин да, участок инспекторы Фердинант Гыйлемҗанов та, “бетә бит!” дип чын ихлас­тан Илһамны жәлләгән авылдашлар да өсте-өстенә керде. Пропискасыз гына биредә яшәүче әлеге бозык хатынны куып җибәрергә теләүчеләр дә күп булды. Тик Илһамның “минем хатын ул” дигән сүзе “закон” иде – берни эшләтә алмадылар. Урын өстенә калган “ире”нең көннәре санаулы икәнен чамалаган хатын гына биредән табан ялтырата. Илһамның вафатыннан соң “эзе”нә тиз төшәләр-тө­шүен, бәлки, ниндидер чара да кү­рерләр – тик инде кире кайтарып булмый торган корбан бар. Әле кандидатлар да юк түгел...

Әйе, үзгәрде, бозылды авыл. Ир-егетләр генә түгел, хатын-кызлар, тулы гаилә­ләр, хәтта әбиләр дә эчә бүген татар авылында (һәр­кайсы һәм һәр татар авылында диюем түгел). Бозык ирләр, бозык хатыннар притоннар оештыра. Бер дигән гаиләләр таркала, өрлек кебек балалар “сына”, рәнҗеш-үпкәләр таудай өе­лә... – әмма куллардагы стаканнар гына мөлдерәмә. Барысына шул гына гаепле дә... Хәтта әй­ләнә-тирәдәгеләрне дә битараф дип булмый (һич югы Илһам очрагында)...
Чарасызлык – бу заман чире, дип тә килешәсе килми. Чит­тән килеп, кемдер тәртип салыр, дип тә көтеп булмый. Кул кушырып утырырга да ярамый... Чарасын табасы иде – монда бит безгә яшисе!

...Тәүфыйгыңнан яздырма, Раббым!

P.S.
Бу гыйбрәтле язмыш турында язуымның сәбәбе бозыклык, пычраклык турында хәбәр итү түгел. Аракы зәхмәтенең бик тә йогынтылы, бик тә йогышлы булуын, ул сазлыкка бармак очыңны гына тидерсәң дә, кире чыгу юлы юклыкны тагын бер кабат искәртәсем килде... 


Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 13 | 29.01.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе