поиск новостей
  • 29.07 "Сүнгән йолдызлар" Тинчурин театры,18:30
  • 31.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18:30
  • 01.08 "Эх, алмагачлары",Тинчурин театры,18:30
  • 02.08 "Күрәсем килгән иде...",Тинчурин театры,18:30
  • 04.08 "Флешка,рэп һәм мәхәббәт", Тинчурин театры, 17:00
  • 06.08 "Төш", Тинчурин театры, 18:30
  • 07.08 "Ай,былбылым!", Тинчурин театры,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 14 Июль
  • Асылъяр - җырчы
  • Марс Шабаев (1933-2008) - язучы
  • Зиннур Тимергалиев - язучы
  • Ләйсән Сабирова - журналист
  • Заринә Акунеева - скрипкачы
  • Стеналарны штукатурить, шпаклевать итүче (Обои ябыштыру өчен әзерлек эшләре) кирәк иде.Казан шәһәре. 89033133608
  • Казанда озак вакытка снимать итү өчен студия кирәк иде от хозяина.89503219329
  • Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Продаю суповой сервис новый.Тел 89178553159
  • Диван ике кресло сатыла. Коричневый төстә Уртача хәлдә. Бәясе 4.000. Казан шәһәре. 89033133608
  • Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Продаётся 1 комнатная квартира в жк светлый 44.6 кв метров
  • 19.06.2024. Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре.
  • Услуги автокрана 89179171171
Архив
 
29.01.2014 Мәдәният

Шамил Әхмәтҗанов: “Кызларым минем мәктәпне үтте” (ФОТО)

Әхмәтҗановлар фатирына аяк басу белән мине түбәтәй кигән Шамил абый каршы алды, Рәзилә апаның тәмле өчпочмаклары исе борынны кытыклады. Татарга хас кунакчыл, ачык йөзле, милли җанлы бу гаилә.

Сәнгать турында гына сөйләшәләр

Шамил Әхмәтҗанов кебек тәҗрибәле җырчыларны “мэтр” дип атыйлар. Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты булып 46 ел эшләгән кеше, Татарстанның халык артисты ул. Тормыш иптәше Рәзилә апа почта бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары булган, хәзер лаеклы ялда. Аллаһы Тәгалә аларның балаларына да музыкага сәләтне өеп биргән. Төпчекләре Чулпан җиде яшеннән сәхнә йолдызы, хәзерге вакытта Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан консерваториясендә укыта, үзенең концертларын куя. Россиянең элеккеге Президенты Дмитрий Медведев та Казанга килгәч, Чулпанның бәрхет тавышына сокланып: “Мондый яшьләргә исем бирергә кирәк”, – дип әйткән иде. Шуннан күп тә үтмәде, Чулпан Әхмәтҗанова Татарстанның иң яшь атказанган артистына әйләнеп куйды. Шамил абый белән Рәзилә апаның олы кызлары Гөлнар дизайнерлык эшенә кереп чумса да, музыка дөньясы аңа да якын. Сеңлесе репертуарындагы җырларның күбесенә көйне ул яза. Оныклар – Камилә, Мәликә, Ясминә дә музыка белән тәрбияләнә. Берсенең кулында – гитара, икенчесе фортепьяно артында нидер көйли, өченчесе балет түгәрәгенә җыена... Мәш киләләр! Әхмәтҗановлар белән сөйләшкәндә нинди генә темага кереп китсәң дә, сүз үзеннән-үзе иҗатка, сәнгатькә, җырга таба борыла...

Чулпанда әбисе тавышы


“Әнием Әминә Арчаның иң атаклы абыстае иде, аны күрше-тирә районнарга да чакырулары, нык ихтирам итүләре истә калган, – дип сүз башлады Шамил абый. – Гел көйләп йөрүен хәтерлим, матур тембрлы, түбән тавышлы иде. Кызым Чулпанның тавышы әбисенекенә охшаган. Әтине бер мәртәбә дә күргәнем булмады, мин туарга өч ай кала бакый дөньяга күчкән. Безнең гаилә Мәһдиевләр белән бик дус иде, аралашып, күршеләр булып яшәдек. Әтием – Сабир мулла турында Мөхәммәт Мәһдиев үз әсәрендә телгә ала: “Ул азан әйткәндә күрше авыллар да тыңлаганнар, бик яхшы тавышлы иде”, – ди. Әти үлгәч, әнинең берүзенә алты бала калганбыз, йорт-җирләр бик таланган булган. Руслар әйтмешли, өйдә “шаром кати” иде. Шул чорларны күреп үскәнгә, “Хәзер җәннәттә яшибез”, – дим”.

Бертуган Әхмәтҗановларның һәркайсы җыр-моңга оста булса да, бары тик төпчекләре – Шамилләре генә музыканы һөнәре итеп сайлый. Башта апалары энеләренең бу адымына каршы килеп маташа: “Кеше алдында авыз күтәреп җырларга, син бит мулла малае!” – диешәләр. Әниләре Әминә исә улына хәер-фатыйхасын бирә. “Мулла гаиләсеннән чыгуымны бервакытта да исемнән чыгармадым, начар җырлар, партия җырлары җырламадым”, – ди бүген Шамил Әхмәтҗанов.

“Миңа әти биеклегеннән карыйлар”


“Олы кызыгыз Гөлнарның да матур тавышлы икәнен беләбез. Ул ник җырламый, нигә аның Чулпан белән бергә сәхнәгә чыкканы юк?” – дип кызыксынабыз. “Балаларның икесен дә музыка мәктәбенә йөрттем, музыкаль тәрбия бирдем. Ләкин бервакыт Гөлнарны җырларга өйрәткәндә педагогларга килешми торган хата җибәрдем. “Тавышың бармыни инде синең”, – дидем кызып китеп. Шуннан Гөлнар җырлаганын бүтән ишеттермәде, – ди гаилә башлыгы. – Мин һәрвакыт туры сүзле, нык таләпчән кеше булдым, дәшми кала белмим. Укучыларымны да: “Нигә монда укырга килдегез? Бүтән эшегез юкмыни?” – дип ачулана идем. Көнләшү түгел бу, студентларымның миннән югарырак дәрәҗәдә җырлавын теләү. Чулпанга да минем мәктәбемне үтү авыр булды, ул моны кычкырып әйтмәсә дә, беләм. Җырлау ул – хезмәт, аны җиңел булырга тиеш дип кем әйтте?”

“Әтинең турылыгы үземә дә күчте, мин дә укучыларыма фикеремне туры бәреп әйтәм, – дип сүзгә кушыла Чулпан. – Шамил Әхмәтҗанов кызы булу, бер яктан, авыр йөк кебек, зур җаваплылык өсти, миңа әтинең биеклегеннән карыйлар. Икенче яктан, әти – горурлыгым, аны үзебездә генә түгел, читтә яшәүче татарлар да яхшы белә. Бервакыт Төркиягә баргач, аэропортта каршы алучы ханым: “Сез Шамил Әхмәтҗановның кызымы әллә?” – дип сорады. “Әтиемне каян беләсез?” – дип кызыксынгач, “Ник, Шамил Әхмәтҗановны да белмәскә!” – диде. Эстониягә баргач, фин татарлары шулай ук әтием кызы икәнемне танып алдылар. Кайчак минем тавышымны тыңлагач: “Сездә бит Казан мәктәбе түгел”, – дип куялар. “Әйе, миндә Әхмәтҗановлар мәктәбе”, – дим, уенын-чынын бергә кушып”. lustzone.ch

“Иң бай җырчы булырсың”, - диделәр”


“Бер карасаң, һаман да шул эшемә рәхмәтле инде мин, – ди Шамил Әхмәтҗанов. – Совет чорында халыкны чит илләргә чыгармыйлар иде, ә без җыр һәм бию ансамбле белән бөтен дөньяны гиздек, читтә аерылып калган татарлар белән таныша алдык. Шуның хисабына эчке дөньябыз да баеды. Заманында миңа чит төбәкләргә чакырулар да күп булды. Бер еллап Мәскәүгә дәштеләр, аннары Уфага... “Әйдә, Төркиягә күч, иң бай җырчыларның берсе булырсың”, – дигәнне дә ишеттем. Ләкин Казаннан китәсем килмәде. Мәскәү тәкъдим иткән дәрәҗәле исемнәрдән дә баш тартып, шушы эшемә бирелеп яшәдем. Татарстан җыр һәм бию ансамбле – өченче йортым кебек. Аллаһы Тәгалә җырлау сәләтеннән генә аермасын, дим. Җырлагач күңел була, тынычланып каласың бит. Тавыш табигатьтән бирелергә тиеш. Булыр-булмас сәләт белән сәхнәгә чыгу – биткә пудра сөртү белән бер. Беренче яңгырдан соң ук ясалмалыкюылып төшә. Шуларда тәрбияләнгәч, халыкның да зәвыгы түбәнгә тәгәри”.

“Тыңлый торгач, музыканы үзем аңлый башладым”


Рәзилә апа турында сүз чыккач, ире һәм балалары: “Бездән бөек математик чыкмады инде, гаиләбездә математика Президенты – әниебез! Оныкларына математикадан ул булыша”, – дип елмаештылар.

“Бу кадәр җырчы белән яшәп, ничек үзегез дә сәхнәгә менмичә түздегез?” – дип сорыйбыз Рәзилә ападан. “Әйе шул, боларны тыңлый-тыңлый, сәләтең булмаган килеш тә музыканы аңлый башлыйсың икән, – ди Рәзилә апа. – Берәрсе ноталарга туры китермәсә, җырын җиренә җиткермәсә, колакны ярып керә, кисәтү дә ясыйм кайчак. Шамил белән 42 ел бергә торабыз. Өй тулы музыкант булуга өйрәндем, хәзер миңа шулай булырга тиеш төсле, башка төрле яшәүне күз алдыма да китермим”.

“Өйгә бактерия кертмәдем”


“Хәтеремдә бер вакыйга гел күз алдында тора, – дип янә сүз ала Шамил абый. – Бервакыт бабай, хатынымның әтисе, улының әшәке сүз әйткәнен ишеткәч, телен сабын белән юдырган иде. Менә нинди тәрбия!

Үз кызларыма җырларның русныкын да, кыргызныкын да, казахныкын да өйрәттем. Ләкин өйдә русча сөйләшүдән тыйдым. Үз йортымда балаларым минем белән татарча аралашмаса, бернинди байлык та күзгә күренмәс, ул баламнан баш тартачакмын, дип әйткән сүзем дә булды. Телне вата-җимерә русча сөйләшүне “бактерия” дип кенә атадым. Сөбханаллаһ, өйгә “бактерия” кертмәдем – кызларым да, киявем дә, оныкларым да саф татарча сөйләшә. Беркөнне күршедә яшәүче хатын белән лифтта бергә туры килдек. Баласы белән татарча исәнләштем, шуннан бу хатын миңа русчалап: “Ул татарча аңламый, аның каравы, инглизчә яхшы сөйләшә”, – дип үзенчә кисәтү ясап куйды. “Ирегез татарча бик матур сөйләшә, бик кызганыч бу”, – дип чыгып киттем. “Татар теле дәресенә калма”, – дип мәктәпкә ашыгучы баласының артыннан кычкырып калучы ата-аналарны да беләм. Музыка училищесында өч ел Аршак исемле әрмән малаен укыттым, татарча менә дигән итеп сөйләшә иде. Финляндиядәге татарлар диаспорасына ничә мәртәбә сокланып кайттык! Шулардан үрнәк аласы иде. Балаларны ана теленә хөрмәт белән тәрбияләргә кирәк”. 

1

2

3

4

5


Лилия ГӘРӘЕВА
Гаилә һәм мәктәп
№ 1 |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»