поиск новостей
  • 16.05 "Зәңгәр шәл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 16.05 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 16.05 "Сөннәтче бабай" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 17.05 "Килмешәк" Камал театры (яңа бина), 17.00, 12+
  • 17.05 "Өйләнәм.tat" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 17.05 "Әлифба: хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 11.00, 3+
  • 17.05 "Ханума" Кариев театры, 10.30, 16+
  • 18.05 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 18.05 "Мәхәббәт бакчасы" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 18.05 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 20.00, 12+
  • 19.05 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 20.05 "Җанкисәккәем" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 20.05 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 20.05 "Куркак Батыр" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 21.05 "Санаулы кичләр" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 21.05 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 22.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 22.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 22.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
Архив
 
28.01.2014 Дин

Тәрбиягә... вакыт кирәкми

“Балалар үскән саен тыңламый башлый икән. Аңлатасың-аңлатасың, файда юк. Югыйсә, гел яхшылыкка өйрәттек һәм өйрәтәбез бит инде. Шуңа күрә бала төп тәрбияне гаиләдә ала дигән сүзләр белән килешмим мин. Менә минекеләр башка тәртипсез балалар белән аралашканга гына бозыла...” – диде бер танышым.

Бүгенге ата-аналар арасында бу рәвешле фикер йөртүчеләр аз түгел. Бәлки алар үзләренчә хаклыдыр да, тик бер сорау туа. Ни өчен без берәр проблема туса, сәбәбен читтән эзлибез? Хәер, гаеп үзебездә түгелме икән, дип уйланучылар, эш-эш дип балаларны тәрбияләргә дә вакыт булмады бит безнең, дип офтанучылар да җитәрлек. Моның өстенә әле күбебез тәрбия эше – четерекле мәсьәлә ул дигән фикерне сеңдереп үскән. Шуңа да бу эш катлаулы булып тоела.

Ә ислам дине безне авырайтмагыз, җиңеләйтегез дип өйрәтә. Шул исәптән, тәрбия мәсьәләсендә. Асылына төшенә алсаң, тәрбия - ул катлаулы да, вакыт сорый торган гамәл дә түгел икән. Америка ачасы да юк, педагогларга да күптән мәгълүм: бала ул әти-әнисен “кабатлый”, аларча булырга омтыла яки киптергеч кебек барысын да үзенә сеңдерә. Телибезме, теләмибезме, балаларыбыз бездән үрнәк, күп гамәлләрендә безне “өлге” итеп алачак. Алар белән һәр сөйләшүебез, нинди ният белән булса да, ул - тәрбия. Шулай ук үз-үзебезне тотышыбыз да. Мәсәлән, өйдәгеләр башкалар белән гадел, игелек эшләргә ашыга икән, балага да “сеңә”. Гаилә Аллаһ кушканнарны үтәп яши икән, тәпи йөри башлауга, бала да әти-әнисе янына басып намаз хәрәкәтләре ясый. Гаиләдәгеләр тәмәке тартуны, сүгенүне гөнаһ дип саный икән, ул да бу гамәлләрдән ерак булырга тырыша. Барысы да гади генә. Бәлки шуңа да “балалар тәрбиялибез дип көч сарыф итмәгез, ә үзегезне тәрбияләгез, чөнки алар барыбер сезне кабатлаячак” дип әйтәләрдер. Хак сүзләр. Ә үзеңне ничек тәрбияләргә соң? Әгәр син Аллаһны бар һәм бер дип таныйсың икән, хәрам, хәләлне аерырга өйрән яки Аллаһ кушканча яшәргә омтыл. Ә Аллаһ кушканча яшәү – ул әхлакны төзәтү. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “ Ислам - ул әхлак гүзәллегедер”, - дигән. Адәм баласының холык-фигылен камиллеккә ирештерү юлларын күрсәткән хәдисләр күп. Шуларның берсендә Пәйгамбәребез (с.г.в.) “Берәү Аллаһыга һәм кыямәт көненә ышанса, күркәм сүзләр генә сөйләсен яки эндәшмәсен”, - ди. “ Һәр яхшы сүз – садака” дигән хәдис тә бар. Димәк, яхшы, күркәм сүз сөйләвебез икеләтә файда китерә. Бердән, савап җыябыз, икенчедән, яхшылыгыбыз үзебезгә әйләнеп кайта. Бигрәк тә тәрбия эшендә. Күркәмлек чәчсәк, күркәмлек урабыз дигән сүз... Ә без, ни өчендер яхшы тәрбияне вакыт җитмәү сәбәпле бирә алмыйбыз, дип уйлыйбыз. Бактың исә аңа вакыт кирәк түгел икән.

ГМ белешмәсе:

Ислам галимнәре бала тәрбиясен якынча 4 этапка бүлә:

• 6 яшькә кадәр сабыйны иркәләп, назлап аның көенә “биергә” була.
• 6-12 яшькә кадәр өйрәтү һәм өйрәнү чоры. Бала шәхес буларак формалаша, дини вазыйфаларны үтәргә өйрәнә.
• 12-18 яшькә кадәр балаң белән мөнәсәбәт энең яки сеңлең белән мөнәсәбәт кебек булырга тиеш.
• 18 яшьтә соң аңа ирек бирелә.
 


Нурия ӘЛМИЕВА
Гаилә һәм мәктәп
№ 1 |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы