поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.01.2014 Медицина

Антибиотиклар кулланыргамы?

Хәзерге медицинаны антибиотикларсыз бөтенләй күз алдына китереп булмый. Төрле авыруларга сәбәп булган микробларны юк итә торган антибиотиклар комплекслы дәвалау барышында күп чирләрне җиңәргә сәләтле. Әмма кайчагында аларны артык кулланып җибәрәбез, ахрысы.

Казан дәүләт медицина университетының госпиталь педиатрия кафедрасы доценты, Республика балалар клиник хастаханәсе табибы, клиник фармаколог Раушан Мәмлиев ата-аналарны әнә шул хакта кисәтә.

- Кыш җитү белән, ОРЗ, салкын тию авырулары тагын да арта. Балаларның борыныннан ага, температурасы күтәрелә. Табиб төрле дарулар билгели башлый. Үтә көчле вируслы авыруларны дөрес һәм зарарсыз дәвалау өчен җылы компресс кую, парлы ингаляция ясау, тамырларны тарайтып җибәрүче тозлы суны борынга сиптерү, йогышларга каршылык күрсәтүче препаратлар куллану да җитә.

“Антибиотиклар бөтенләй кирәк түгелмени соң?” - дип гаҗәпләнерсез. Беренчедән, антибиотиклар вирусларга берничек тә каршы тора алмый, чөнки алар өчен антибиотик әллә бар, әллә юк. Антибиотик авыруны барлыкка китерүче бактерияләргә генә каршы торучан.

“Ә бит ОРЗдан соң бактериаль өзлегүләр дә була әле,” – диярсез. Әйе, шулай. Әмма статистик мәгълүматлар буенча, ОРВИ белән авырткан барлык балаларның 7 проценты гына, чыннан да, антибиотикка мохтаҗ. Әлеге исемлектә колакның ялкынсынуы (отит), борын яны куышлыгының лайлалы тышчасы ялкынсынуы (синусит) һәм үпкә ялкынсынуы (пневмония) да бар. Балаларда еш була торган бронхит йогышлы авырулар рәтенә кертелә. Аны дәвалау өчен антибиотик билгеләү – бөтенләй артык эш!

“ОРВИдан соң баланың хәле бактериаль инфекция белән катлауланмасын өчен алдан ук хәстәрен күреп, антибиотиклар билгеләнсә, яхшырак түгелмени?” – дип сорарсыз. Көнбатыш галимнәренең хезмәтләренә таянып, шуны әйтә алам: профилактик чара буларак кулланылган антибиотик отит кына түгел, башка төрле йогышлы авыруларны да кисәтә алмый, микроблар үз үсешләрен дәвам итә. Күп кенә ата-аналар, баласы салкын тидерүгә үк, аңа кыйммәтле дарулар эчертә башлый. Әлеге даруларның организмга зыяны да җитәрлек бит. Әйтик, антибиотикка булган аллергиянең кайбер төрләре нәкъ менә ОРВИ йогынтысында барлыкка килә дә инде. Антибиотиклар баланың иммун системасын “йоклатып җибәрә” һәм бала авыруларга бик тиз биршүчән була.

Шунысын да искәртик, контрольсез (әйтик, рецептсыз гына даруханәдән антибиотик сатып алу), аны еш һәм озак вакыт куллану да, кызганыч, микробларның препаратларга каршы тотрыклы булуына китерә. Әле күптән түгел генә өендә антибиотик кабул иткән балада инфекцияләр арта башлый, авыруны инде хастаханә шартларында тагын да көчлерәк резерв антибиотиклар белән дәвалау ихтыяҗы туа.

Америка амбулаторияләрендә мондыйрак плакатлар эленгән: “Йөткерә башладыгызмы? Борыныгыздан агамы? Тавышыгыз беттеме? Зинһар өчен, антибиотик кына кулланмагыз! Салкын тиюләргә каршы шәфкатьлелек белән көрәшегез!” Бу язуларны безнең дәваханәләрдә дә эләргә вакыт.

Бездә исә, участок табибларына еш кына ата-ана тарафыннан: “Ничек инде сез антибиотик та билгеләмисез?” - дип басым ясала. ОРЗ вакытында табибтан антибиотик билгеләүне таләп итмәгез. Белеме һәм тәҗрибәсе булган педиатр антибиотикны кайчан, ничек кулланырга һәм кайчан кулланмаска икәнлеген дә яхшы белә.
 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»