24.01.2014 Мәгариф
Бер ычкынгач, кире кайтырлармы? (Сораштыру)
Россиядә “Глобальное образование” дип исемләнгән яңа программа кабул ителде. Түрәләр 3 мең студентны дөньяның 250 абруйлы уку йортында бюджет акчасына укытырга җыена һәм алар Россиягә кайтып, илнең үсешенә зур өлеш кертер дип өметләнә. Чит илгә киткән һәр студент өчен дәүләт казнасыннан елына миллион ярым сум акча бүленеп биреләчәк.
Россия авиация, атом сәнәгате, зур кораблар төзелеше өлкәсендә кадрларга кытлык кичерә, шулай ук төбәкләргә социаль өлкәдә эшләүче югары класслы идарәчеләр җитешми. Шуңа күрә беренче чиратта бу программага төбәкләргә кайтып эшләргә теләүчеләр эләгәчәк, диләр. Сез ничек уйлыйсыз: чит илгә бер чыгып киткән кеше кире Россиягә әйләнеп кайтырмы?
Лилия ИСХАКОВА, Төркия, Иран, Германиянең югары уку йортларында белем алып кайткан яшь белгеч:
– Уку өчен акча биреп кенә мәсьәләне хәл итеп булмый. Чит илләрдә, мәсәлән, укуга да, белем туплап чыккан белгечләрнең тормышын җайлар өчен дә акча кызганмыйлар. Россиягә кире әйләнеп кайткан белгечләргә инфраструктура булмый икән, бигайбә, яшьләрне биредә эшләргә мәҗбүр итеп булмый. Ә чынында, эшләргә мөмкинлекләр юк. Кайтучылар бар бит, “Без беркемгә дә кирәк түгел”, – дип тилмереп йөриләр. Аларның хезмәтен хуплау системасы җайга салынса, кайтучылар өчен үсү мөмкинлеге булса, кайтырга теләүчеләр күбрәк булачак. Чарасызлыктан кире чит илгә китәләр. Миңа да каршылыклар еш очрый, ләкин үземне барыбер туган илемә, милләтемә кирәкле кеше дип саныйм. Татар яшьләренең ничек тә булса бу программада катнашуын телим, чит илдә белем алу кешене рухи яктан баета.
Лилияна БИКМӘТОВА, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Халыкара мәгариф программасы һәм проектлары бүлеге башлыгы:
– Бездә мондый программа бар. “Алгарыш” уңышлы эшли. 2006 елдан башлап “Алгарыш”та 2915 кеше белем алды. Алар барысы да кире республикага кайтты, берсе дә чит илдә калмады. Кайтмый мөмкин дә түгел, чөнки хәзер чит илдә белем эстәр өчен акчаның бер өлешен дәүләт түләсә, икенче өлешен эш белән тәэмин итүче каплый. Баштарак гуманитар өлкә буенча укучылар күп иде, хәзер республика техник белгечләргә өстенлек бирә, табиблар, архитекторлар, инженерлар да кирәк. Дәүләт исраф ителгән бюджет акчасын кайгыртырга тиеш: яшь белгечләр Россиягә кайтмаган очракта, аларга 200 процентлы штраф салыначак дип әйтәләр.
Фәнзилә МОСТАФИНА, КФУ студенты:
– Үземнең дә чит илдә укып карыйсым килә, ничек тә булса киләсе елда көчемне сынап караячакмын. Кайту-кайтмауга килгәндә, биредә яшьләрне җәлеп итәрлек шартлар булса, монда да үз урыныңны табып, үсеп була. Чит ил хезмәт хакы белән дә ымсындыра, белгечнең кадере дә анда бездәге кебек түгел. Китсәм, кайтмаячакмын дип өздереп әйтә алмыйм, туганнарны, туган якны сагыну хисләре дә бар бит әле.
Искәндәр ЯСӘВИЕВ, КФУ доценты, социология фәннәре докторы:
– Әгәр дә намуслы эш итү булса, программага, чыннан да, лаеклы яшьләр эләгәчәк. Гадәттәгечә, әшнәлеккә яшерен юллар калдыралар икән, акча җилгә очачак. Кирәкле программа, һичшиксез, ләкин 100 процент кеше дә кире кайтачак дип өметләнеп утыру – самимилек. Мондый программалар булдырып, бюрократияне киметмиләр икән, кеше кәгазь боткасына кереп батып, кул селтәргә мөмкин. Менә безгә дә, чит илдән белгеч чакырыр өчен, мең документ җыярга кирәк, бу ачуны чыгара.