|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.02.2009 Хатлар
АВЫЛНЫ ОНЫТМАГЫЗ!18 гыйнварда ТНВ каналыннан "Мәдәният дөньясы" тапшыруын карадым. Тапшыру халык җырларына багышланган иде. Туры эфирдагы фикер алышуда катнашу өчен телефон номерын да тәкъдим иттеләр. Әмма күпме генә чылтыратсам да телефонны алучы булмады. Алмагач, нигә телефон номеры күрсәтәләр?! Түбәндәге фикер-тәкъдимнәремне шул "Мәдәният дөньясы"на әйтмәкче идем. Элемтәгә керә алмагач, "Т.Я."га язарга булдым. Атналык программада "Татар халык җырлары" дип язылган булса, без, Рафаэль Ильясов, Таһир Якупов, Искәндәр Биктаһиров, Гөлзада Сафиуллина, Хәйдәр Бегичев, Вафирә Гыйззәтуллина кебек җырчыларны күрергә өметләнеп торабыз. Филармониядә 500ләп җырчы исәпләнәләр. Чиратлаштырып күрсәтсәләр, елга бер булса да ишетер идек. Бу – минем беренче тәкъдимем.
Икенчесе. Күпчелек җырчылар җырлаганда ни сүзләре аңлашылмый. Аларны синтезатор тавышы күмеп китә. Ә җырчылар, шул форсаттан файдаланып, җырлыйсы урынга шамакайланып биеп торалар. Халык моңнарын башкарганда гармун-баян файдаланылса иде. Без бит Фәйзулла Туишев, Фәйзи Биккинин, баянчылар Рокыя Ибраһимова, Мохтар Әхмәдиев, Рәис Сафиуллин, Ганс Сәйфуллиннарның саф гармун тавышларын, әсәрләнеп тыңлап, җырның эчтәлеге турында уйланырга мәҗбүр була идек.
Өченче тәкъдимем. Һәр төбәкнең атказанган артистларга тиң җырчылары бар. Мәсәлән, Лениногорск районы Сарабиккол авылында яшәүче Төхфәтуллина Фатыйманы "Сарабиккол Флера Сөләймановасы" дип йөртәләр. Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында яшәүче Вильданова Фәтхыя апаны "Үтәмеш Венера Ганиевасы", Урманасты Үтәмештә яшәүче укытучы Җәмилә Абушаеваны "Урманасты Әлфия Афзаловасы" диләр иде. Андыйлар күп. Шундыйларны яздырып, ТНВдан күрсәтсәләр, авылның гына түгел, телевидениенең дә абруе артыр иде.
Дүртенче тәкъдимем. Нәфис сүз осталары чыгышын күрсәткәләсәләр яхшы булыр. Элек артистлар авылга да киләләр иде. Алар арасындагы тыйнак (бөек дип аңлагыз) нәфис сүз осталары образы җуелмас булып күңелгә уелып калган. Әзәл Яһудин, Фәйзи Йосыпов, Айрат Арслановлар туган телебезнең байлыгын, матурлыгын югары осталык белән күрсәтәләр иде, тамашачының игътибарын язучылар, шагыйрьләр иҗатына юнәлтәләр иде.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә – "Мәдәният дөньясы"н чыгаручылар авылны да онытмасыннар иде. Үлеп бара бит мәдәният авыл җирендә.
Рәхимә ХӘБИБУЛЛИНА, Лениногорск, Сарабиккол |
Иң күп укылган
|