22.01.2014 Медицина
Табиблар нигә күтәрелә?
Быел Министрлар Кабинетында журналистлар катнашында узган Хөкүмәт сәгатен сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин башлап җибәрде. Министрның бүтән фикерләре тыныч кына, ул-бу тудырмыйча “йотылса” да, медицина хезмәткәрләренең эш хаклары турындагысы шактый шау-шу куптарды.
Гадел Юныс улы республика табибларының уртача хезмәт хакы 33 мең сум булуын әйткән иде. Бу сумманы матбугат чараларында язып чыккач, телевидениедән сөйләгәч: “Әлеге саннар каян алынган, тузга язмаган хәбәрләр бу. 33 мең диспансеризация тикшерүе үткәрүчеләргә эләгәдер, тик барлык табиблар да ул эш белән шөгыльләнми”, – дип ризасызлык белдереп, министрның сүзләрен инкарь итеп, редакциягә шалтыратучылар да булды. Ә берничә көннән соң, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткәрелгән ел йомгаклары коллегиясе утырышында министрның уртача хезмәт хакы суммасы бер дистәгә кимегән иде. Ә бу атнада Казандагы “Ашыгыч медицина ярдәме” станциясе хезмәткәрләре станция баш табибы Айдар Фатыйхов утырган бина янына җыелды. Анда да сүз, күбесенчә, аз һәм тоткарланган хезмәт хакы турында барды.
Әлеге акцияне оештыручыларның берсе, “ашыгыч ярдәм” табибы, профсоюз комитеты рәисе Эмиль Галиев әйтүенчә, сәбәп акчада гына да түгел. Аның “ВТ” газетасына биргән әңгәмәсеннән аңлашылганча, әлеге чараны пикет дип тә, күтәрелеш дип тә кабул итәргә кирәкми. “Чираттагы профсоюз җыелышы иде ул. Җитәкчелек белән еллар буе җыелып килгән борчыган мәсьәләләр хакында сөйләшү, аңлашырга теләү, җан авазын ишеттерү ниятеннән җыелдык”, – ди профсоюз лидеры. Чарага Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Альбина Малова да килгән иде.
Казанда халыкка районнардагы 8 подстанция белгечләре ашыгыч ярдәм күрсәтә. Эмиль Галиев – Сафиуллин урамында урнашкан 6 нчы филиалдан. Белгечләргә халык тарафыннан да, җитәкчелектән дә таләпләр арта, тик түләү мәсьәләсе генә канәгатьләндерми. 12 ел эш стажы булган Эмиль Борис улының кулына аена 25-26 мең сум хезмәт хакы керә. Тик ул да соңга калып.
Элек айның бишесендә бирелсә, аннары унысына күчә. Быел гыйнварның 20се килеп җиткән, ә декабрь ае өчен түләү һаман да күренми. Тоткарлык ел башында, Яңа ел каникулыннан соң гына күзәтелсә, тешләрен кысып булса да дәшмәсләр иде. Еллар буе шул хәл кабатлангач, түзәр әмәлләре калмаган. Эмиль Галиев әйтүенчә, теләк-тәкъдимнәр белән җитәкчелеккә керсәң, аңлау таба алмыйсың. “Эшлисең килми икән – кит, бүтәннәр килер”, – дип сүзгә нокта куела. Бик күпләр шулай эшли дә. Мәскәүгә, башка шәһәрләргә барып урнашалар. Башкалада тәҗрибәле белгечләрдән беркайчан баш тартмыйлар, хезмәт хаклары да югарырак. Киткән белгечләрне тәҗрибәсез яшьләр алмаштыра. Ә инфаркт, инсульт кичергән кешеләрнең гомерен саклап калуда “ашыгыч ярдәм” белгечләре осталыгыннан да күп нәрсә тора. Эмиль Борис улы әйтүенчә, сменада эшләргә табиблар җитмәгәнлектән, бик җитди авырулар янына фельдшерлар бригадасы гына чыгып киткән чаклар да була.
Ә бит түрәләр катнашындагы һәрбер җыелышта яхшы кадрлар җәлеп итү өчен матди кызыксындыру чаралары булдырырга, социаль ярдәм күрсәтергә кирәк, дигән сүзләрне ишетәбез. Соңгы араларда читтән кадрлар китерү турында да сөйлиләр. Кадер булмаганлыктан, үзебезнекеләр таралып беткәч, читтән килүчеләр генә нишли алыр икән? Аларга безнең менталитетны аңлар өчен генә дә күпме вакыт кирәк. Мәсьәләнең икенче ягы да бар: читтән килүчеләр миллионнарны алып, социаль ярдәмне тоеп яшәгәннән соң, өч яки биш еллык килешүләр тәмамлангач, китеп бару ягын кайгыртмаслармы? Әлеге сорауга район баш табиблары да бер төрле генә җавап бирә алмый.
Акча мәсьәләсенә кире кайтып, шуны әйтәбез: Универсиадада катнашкан белгечләр буларак, узган елның декабрь азагында РКБ, 7 нче хастаханә табибларына шактый күләмдә премияләр бирелде. И-и ул акча өчен куануларын күрсәң, табибларның гына түгел, санитарларның да шатлыгы зур иде шул. Ә “Ашыгыч ярдәм” станциясе белгечләре әлеге өстәмә түләүдән дә мәхрүм калган. Табиблар үз гозерләрен белдереп, шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рамил Әхмәтовка да мөрәҗәгать итте. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгы да хәбәрдар. Рамил Уел улы чәршәмбе, ягъни бүген барлык хезмәткәрләр дә тоткарланган эш хакларын алып бетерәчәк, дип вәгъдә бирде. Бу җәһәттән “Ашыгыч ярдәм” станциясе җитәкчелеге аңлатмасын да ишетәсе килгән иде. Баш табиб урынбасары Рифат Идрисов: “Сәламәтлек саклау министрлыгы рөхсәтеннән башка бер сүз дә әйтә алмыйм”, – диде. Министрлыкта да дәшмәүне кулайрак күрделәр. “Ашыгыч ярдәм” табиблары, хезмәт хакларының, премия акчасының кайда тоткарлануына ачыклык кертү ниятеннән, Татарстан прокуратурасына да хат юллаган. Төеннәр һәм телләр, бәлки шуннан соң чишелер...