поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.01.2014 Җәмгыять

Таланган байлык бәхет китерәме?

Борынгылар: «Кеше әйберенә тисәң, кулың корыр», – дигәннәр. Урлашуның начар гамәл икәнен кечкенәдән белеп үсәбез. Дөньяны таный башлагач ук, һәр адымда әдәп-тәртип кагыйдәләрен өйрәтү башлана. Балалар бакчасында булсынмы, мәктәптәме – начарлыкка өндәү юк. Гаилә турында әйтеп тә тормыйм: һәр ата-ананың баласын тәртипле, яхшы итеп күрәсе килә.

Сораусыз алган әйбернең урлау икәнен кечкенәдән белеп үстем. Тик, безнең илдә урлашмыйча яшәп булмый, дигәннәре хак, ахрысы. Түрәләр урлый, алардан калганын түбәндәгерәкләр «чәлдерә». Кем нәрсә булдыра ала: җырдан алып корабльләргә кадәр урлап сатылган илдә яшибез бит. Урлау көнкүреш гамәлебезгә керде. Таланган бай илебезнең фәкыйрьлеген гади халык ачык күрә, нәфрәтләнә. Өстәгеләр урлагач, нигә безгә урламаска әле, дип, үзен-үзе аклый-аклый, гөнаһка бата бара. Ә бит пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә болай дип боерган: «Аллаһка ышанган кеше калебендә иманы булган хәлдә урламас».

Элек колхоз-совхоз җирләрендә чөгендер, суган, кишер ише яшелчәләр үстерүдә эшләп үстек. Өйгә кайтканда, эшләгән хакка, дип, сумка төбенә салып кайта идек уңышны. Басу башына этләр белән милиция дә бастырып куялар иде. Кая инде, авыл хатын-кызларын, бала-чагаларын тотарсың алай гына! Шулай тиеш и все! Ә хәзер инде ул җирләр аерым фермерлар кулында. Авыл халкы ялланып эшли аларга, көнлек акчаларын кулларына тоттырып, яшелчәсен биреп кайтара хуҗа. Болай оештырылган эшнең отышлы икәнен белә ул: урлашуга юл куелмый, эшче дә гөнаһка керми. Шәригать кануннары буенча, урлаган кешенең бармак чугыннан алып терсәккә кадәр кулын чабу каралган. Коръәннең «Маидә» сүрәсендә моның турында: «Карак ирнең һәм карак хатынның кулларын чабып ыргытыгыз, кәсеп иткәннәренә карата һәм Аллаһтан гыйбрәт булсын өчен! Аллаһ — гыйззәт, хикмәт иясе! Әгәр берәү, золымлык кылып, соңыннан тәүбәгә килсә һәм төзәтсә, әлбәттә, Аллаһ аның тәүбәсен кабул итәр. Хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!»– диелә. Бик куркыныч җәза! Урлау бит әле ул ке
ше малын хаксыз үзләштерү генә түгел, базар-кибетләрдә бәяне чиксез арттырып сату, товарны ким үлчәү, акчаны арттырып алу һ.б. да. Күз алдыгызга китерегез инде хәзер: кайсыбыз гына исән кул белән йөрер иде икән бу җирдә?!.

Әй, без бит кешенекенә тимибез, дәүләтнеке, диясебез килә. Тик дин бит аерып әйтмәгән, искәрмәләр дә юк – урлау гөнаһ һәм вәссәләм!

Ә бит үз көчең белән тапкан малның куанычы күбрәк тә, бәрәкәтлерәк тә. Нинди матур, якты йортлар салып, мәчетләргә ярдәм итеп яшәүче тәкъва гаиләне беләм. Аларның байлыгы – гаилә. Бер-берсенә ярдәмләшеп яшәүчеләр алар. Мал бүлешеп, хәрамләшеп йөрмиләр. Хаҗга барырга да бар, зәкятне дә бирергә җитә аларның хәләл акчалары. «Кешеләрнең шикле карашларын сизәбез, тик Аллаһны алдап булмый, үз көчебез белән тырышып тапканыбыз белән көн күрәбез», – ди гаилә башлыгы. Ә калебе зәгыйфь булган кеше өчен иң зур байлык иман түгел, ә акча, дөнья малы... Шуңа күрә ул үзен бурга санамый да.

Иң аянычы – бу начар күренеш изге йортларда да очрый. Һәрбер йортка, һәрбер кибеткә, банкка, бакчага, гаражга, кеше кесәсенә сак куеп җитешеп буламыни?! Ә ул сакчы үзе урламас дип кем гарантия бирә? Кешенең кешегә ышанычы юк бит бүген. Авылда, ичмасам, карак кешенең җиде буын нәселенә кадәр беләләр, ә шәһәр җирендә күзгә бар кеше дә угры булып күренә...

Бай илебезнең хәерчелеккә төшүенең сәбәбе – караклыкның артуында гына түгел, ә диннән ерагаюда да. Дин бит әле ул намаз уку белән хаҗ кылу гына түгел, ул үз эченә күп нәрсәне ала, шуларның иң мөһиме – кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәте. Угрылык кылыныр да онытылыр, ә рәнҗеш дигәне болай гына китәрме?! Бу дөньяда җәзасы булмавына сөенеп яшәгәнче, алдагысын уйларга кирәк. Барысын да күреп торучы Аллаһы Тәгалә каршында канлы күз-яшьләренә чыланган байлык өчен ничек җавап тотарга?!. 


Мәрьям АБДУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»