поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.02.2009 Мәдәният

ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ ДИРЕКТОРЫ ҺӘМ БАШ РЕЖИССЕРЫ БЕЛӘН ИКЕ ИНТЕРВЬЮ

ФӘНИС МӨСӘГЫЙТЕВ: «АЧЫЛАСЫ КИЛӘ»

 

Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрын 2002 елдан бирле Фәнис Наил улы Мөсәгыйтев җитәкли. Озак еллар шушы театрның директоры булган мәрхүм Роберт Әбелмәмбәтов эшен ул дәвам итә. Йөз еллык тарихы булган театр бинасын капиталь төзекләндерү эшләре дә Мөсәгыйтов чорына туры килде. Әңгәмәбез театрның юбилее уңаеннан оештырылса да, сүз, әлбәттә, әлеге дә баягы ремонтка бәйләнде.

 

– Быел безнең 75 еллык юбилей сезоны бара. Ә юбилей тантанасын бары тик үз бинабызда гына үткәрәбез дип карар иттек, – диде директор нык итеп. – Бу елның 1нче мартына бина төзекләндерелеп тапшырылыр дип торабыз.

 

– Фәнис Наилевич, Тинчурин театры бинасы ремонтка ябылгач ничек яши?

 

– Бинабыз барында да гастрольләргә йөреп тора идек, хәзер дә... Безнең артистларны районнарда һәм чит өлкәләрдә дә таныйлар. Барып төшкәч үк тамашачы якын кешесен каршылаган кебек күрешергә килеп җитә. 2006 елдан бирле кайда гына булып бетмәдек! Гомердә татар театры аяк басмаган якларга да барып җиттек. Себер якларында Сургутлардан алып, Нижневартовскиларда булып, барлыгы унике шәһәрне урап чыктык. Мәскәүгә елга икешәр тапкыр барабыз. Анда үз тамашачыбыз бар. Декабрьдә Петербургта һәм Мәскәүдә булдык, язга тагын бер кат барып кайтырга  уйлыйбыз.

 

– Театрның 75 еллык зур юбилее уңаеннан ветераннарыгызны да искә алыйк инде. Алар ничек яши?

 

– Безнең 16 ветераныбыз бар. Быел гына Татарстанның халык артисты Земфира апа Досаеваның юбилеен үткәрдек. Бер ветераныбыз – ТАССРның халык артисты Сания апа Исмәгыйлева «Ак чәчәк» дигән әсәр дә язып китерде. Бер куясы иде. ТАССРның атказанган артисты Фердинанд ага Фарсин белән шалтыратышып торабыз. Равил абый Тумашев беләндә телефоннан озаклап сөйләшәбез. Сафьян абый Ибраһимовның өенә барып, гармуннарында уйнатып, җырларын җырлатып кайтабыз. Шәхсән үзем һәммәсенең өйләрендә булып чыктым. Яз көне үзебезнең артистлар күмелгән каберлекләрнен карап-чистартып кайтабыз. ТАССРның атказанган артисты Бибинур апа Галиуллина каберенә быел яңа таш куеп, чардуганнар ясаттык.

 

– Инде бүген җир җимертеп уйнап йөргән артистларыгызның тормышына күз салыйк. Тинчурин театры артистларын гел фатир ала дип сөйлиләр...

 

– Аллага шөкер, шактый артистыбыз фатирлы булды. Соңгы берничә елда ипотека белән  генә дә 20 гаилә фатир алды. Тагын 7 кеше чиратта тора. Бу төзелеш эшләре бетсә, аларга булыша идек инде, әлегә соранып булмый бит.

 

– Инде карап торышка эш күп тә калмаган кебек. Булыр дип бераз тынычлана башладыгызмы?

 

– Тынычлану юк. Чөнки «татар тотып карамыйча ышанмый» диләр бит. Әмма булачагына ышаныч бар. Эшне башлаганда бит стеналар ачылып та бетмәгән иде. Ача башлагач, эшнең тагын да күплеге күренде. Фойеда бер тактаны алуга, түшәм ишелеп төште. Ул теләсә кайсы мизгелдә килеп төшәргә мөмкин иде. 1953нче елда биредә бераз ремонт ясалган булган икән, ул чакта түшәмне чүкеч белән ватканнар да, фанера гына кагып куйганнар. Хәзер барысы да элеккегечә итеп эшләнде. Этажлар арасы агачтан ясалып, алар да черегән булып чыкты – барысын да алыштырдык. Бинаның түшәме дә, түбәсе дә өр-яңадан үзгәртелде. Инде пәрдәләр тегелә, җиһазлар һәм аппаратура кайта башлады.

 

– Театр тамашачы өчен уңайлы булачакмы?

 

– Элеккеге караганда 100 процентка гына да түгел, 200-300 процентка уңайлырак булачак. Кафелар, галереялар, музей заллары, уңайлы фойе булачак. Тамаша залының урындыклары күтәртелде. Янкорма төзергә дә планлаштырылган. Анда бөтен кабинетлар, цехлар күчәчәк, төп бина артистларныкы һәм тамашачыныкы гына булып калачак. Ә янкорма төзү өчен бюджет акчасы тотылмаячак. Без театр янындагы җирне үзебезгә ала алдык, инвестицион проектыбыз да бар. Ул әлегә кризис белән генә тукталып тора. Бер тотынгач булсын дип төзергә кирәк. Бүген белән дөнья бетми. Бездән соң килүчеләргә яхшы бинада эшләрлек булсын.

 

– Тамашачыга журналыбыз аша әйтер теләкләрегез дә бардыр?

 

– Теләгем шул: безне онытмасыннар. Үз бинабызда очрашырга язсын!

 

* * *

 

РӘШИТ ЗАҺИДУЛЛИН: «ВАКЫТ ҮЗЕ ТӘНКЫЙТЬЧЕ...»

 

– Театрның 75 еллыгы – ул яшьлек тә, картлык та түгел, нәкъ менә җитлеккән чоры, – диде Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артисты Рәшит Заһидуллин. – Әлегә тантаналы кичәләр уздыру мөмкинлегебез булмаса да, театрыбыз юбилеен матур каршылады. Юбилей алдыннан гына ун артистыбызның мактаулы исемнәр алуы бик сөенечле вакыйга.

 

Автордан: Театрның биш талантлы артисты – Әнәс Галиуллин, Җәмилә Әсфәндьярова, Илгизәр Хәсәнов, Тәслимә Фәйзуллина, Резеда Төхфәтуллина Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исемгә лаек булдылар. Ә биш артист – Зөлфия Зарипова, Ренат Шәмсетдинов, Лилия Мәхмүтова, Фәһим Ситдыйков һәм Гүзәл Гарапшина Татарстанның атказанган исемен йөртә башлады.

 

– Рәшит Муллагалиевич, театр тарихына күз салсак, сезне нәрсәләр һәм кемнәр сокландыра?

 

– Театрыбыз башта Академия театрының колхоз-совхоз филиалы буларак ачылган. Әлеге театрга нигез салган кешеләргә рәхмәттән башка сүзем юк: алар иң кыен чакларда да театрны саклап кала алганнар. Алар чын мәгънәсендә мәдәниятне халыкка җиткерүчеләр, фидакарьләр. Театрның ул чактагы репертуарын карыйм да сокланам. Ә бит бик җитди, масштаблы әсәрләр уйналган: үзебезнең драматурглар белән беррәттән Мольерны, Островскийны куйганнар. 1941 елның репертуарында «Аршин мал-алан» да бар. Бу зур чыгымнар сорый торган катлаулы әсәр. Ни кызганыч, театр күчмә булу аркасында архивлар сакланмаган. Тарихыбыз югалган. Бу, бәлки, элеккеге кайсыбер җитәкчеләрнең игътибарсызлыгы аркасында да шулай килеп чыккандыр.

 

– Ә үзегез театрга килгән елларны ничек итеп хәтерлисез?

 

– Авыр еллар иде ул. Спектакль чыгара идек тә, авылларда шуны бартерга уйный идек. Мәрхүм директорыбыз Роберт Әбелмәмбәтов театрны саклап калу өчен нинди генә могҗизалар эшләмәде! Әйтик, бер колхозда иткә, икенчесендә – кирпечкә, өченчесендә бәрәңгегә уйныйбыз да, товар ничектер сатылып, артистларга хезмәт хакы түләнә. Шулкадәр сагынып искә алам мин Роберт Әбелмәмбәтовны. Хәзер ул чактагы кебек айлар буе гастрольләргә йөреп булмый, стационар театрда эшләү файдалырак.

 

– Анысы шулайдыр. Әмма театр тагын күчеп йөрергә мәҗбүр. Ремонт аркасында вакытлыча бинасыз яшәү репертуар сәясәтенә үзгәреш керттеме?

 

– Репертуарыбыз театр бинасының кайчан да булса ачылачагын күздә тотып төзелә. Уңайлы шартлар булмаса да, 2008 елда биш спектакль чыгара алдык. Үткән сезон Шамил Фәрхетдиннең «Нәрсә соң ул Яңа ел?» әкиятеннән башланып киткән иде. Анда Казан театр училищесы студентлары да (алар – Тинчурин театры базасында әзерләнүче өченче студия) катнашты. Икенче спектакль – Ф.Гарсиа Лорканың «Бернарда Альба йорты» әсәре. Мин аны труппабызның хатын-кызларына күптән вәгъдә иткән идем. Спектакльдә актрисаларыбызның бөтенесе диярлек катнашты. Бу спектакльнең декорацияләрен гастрольләргә йөртерлек түгел – бик авырлар. Бинабыз ачылгач без аны рәхәтләнеп уйнарбыз дип уйлыйм. Үткән сезонда режиссер Ренат Әюпов «модный» драматург Илгиз Зәйниевнең «Шәкүр карак» пьесасын куйды. Ә яңа сезонны яңартылган «Кияүләр» (Хәй Вахит) спектакле белән башлап җибәрдек. Шушы көннәрдә генә тамашачыга тагын бер премьера тәкъдим иттек. Ул – Туфан Миңнуллинның 30 ел элек язылган «Яшьлегем-юләрлегем» әсәре. Туфан Абдуллович үзе дә: «Бүген язган кебек», – дип гаҗәпләнде. Кайчан гына алып укысаң да кызыклы икән – менә бу инде классика! Бер карасаң, күп вакыт та узмаган кебек, без шул чор әйберләрен, мәсәлән, солдат формасының аксессуарларын таба алмыйча азапландык. Бүгенге яшьләр ул чорны аңламый, ә без аларның аңламавын аңламыйбыз. Менә шул чакта вакытның узып барганын аңлыйсың, тизләнәсең, куып тотарга азапланасың…

 

– Димәк, шау-шулы кичәләр булмаса да, елыгызны уңышлы дип нәтиҗә ясый алабыз.

 

– Әйе. Кичәләре дә булыр әле. Юбилей өчен махсус сайланган пьесаларыбыз да бар. Кол Галинең «Йосыф-Зөләйха»сын академик Нурмөхәммәт Хисамов проза теленә күчергән иде. Техник мөмкинлекләр булу белән шуны сәхнәләштерергә уйлыйбыз. Икенче куелачак пьеса – Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр»е.

 

– Аңлавымча, әлегә күчереп йөртергә җайлы спектакльләр куела.

 

– Әйе, әлегә чыгымнар азрак соралган, кечерәк форматлы спектакльләр сайларга туры килә. Әмма моны берничек тә начаррак дип аңларга ярамый. Аларның декорацияләре дә бер КамАЗга сыярлык итеп эшләнә, чөнки икенче йөк машинасы яллау театр өчен кыйммәткә төшәчәк. Әлбәттә, уйналачак мәдәният йортларының мөмкинлекләре дә исәпкә алына. Ә аларның күбесе, дөресен әйткәндә, бик яхшы хәлдә түгел.

 

– Сез бөтен спектакльләрне дә – классиканы да, үзегез әйткән аз форматлысын да бертигез яратып куясызмы?

 

– Мин яратмаган спектакльне куя алмыйм. Кешегә дә бит йә гашыйк буласың, йә юк…

 

– Алай димәгез, «исәпкә корылган» мәхәббәт тә була.

 

– Театрда алай була алмый. Бер генә режиссер да яратмаган әсәренә алынмый. Ә театр портфелендә куеласын көтеп бик күп әсәрләр ята.

 

– Алар арасында сез «гашыйк булырлык» бүгенге пьесалар бармы?

 

– Бар. Кемнәрдер зарланырга яратса да, драматургиядә кризис юк. Ә иң мөһиме – тамашачының сайлау мөмкинлеге бар: кемгәдер – Камал, кемгәдер – Кариев театры, кемгәдер – Өметбаев театры, кемгәдер – Тинчурин театры, ә кемгәдер Буа театры ошый… Аларны чагыштырып та азапланырга кирәкми. Вакыт үзе кырыс тәнкыйтче.

 

– Буа театры дигәч, мин сезне ул театрны «Тамашачының зәвыген боза», дип сүгә башларсыз дигән идем.

 

– Юк, әлбәттә. Чөнки мин режиссер, тәнкыйтче түгел. Һәркем үзе эше белән шөгыльләнергә тиеш. Кызганыч, бүгенгесе көндә профессионал театр белгечләре юк дәрәҗәсендә. Нәтиҗәдә  матбугат аша театрларга  теләсә кем бәя бирә башлады.  Инде Буа театрына килгәндә...  заманында күчмә театрлар күп булган. Тинчурин театры тарихына күз салсак, ул элек «6 нчы номерлы колхоз-совхоз театры» дип аталган. Күргәнегезчә, безнеке бүгенгәчә килеп җитә алган. Хәзер дә театрлар күп булырга тиеш. Мәскәүдә 400дән артык театр булуга беркем гаҗәпләнми ләбаса. Һәм анда тәнкыйтчеләргә дә, драматургларга да, режиссерларга да эш җитәрлек.

 

– Ә хәзер үзегезне, гафу итегез, 2 нче номерлы итеп тоймыйсызмы?

 

– Андый бүленеш юк. Дөрес, республикабыздагы академия театрларының дотациясе дүрт мәртәбә күбрәк. Димәк, калган театрлар бөтенесе дә 2 нче номерлы.

 

– Рәшит Муллагалиевич, педагог буларак, киләчәктә артист яки режиссер буласы бүгенге студентларыгызга нинди сыйфатларны сеңдереп калдырырга омтыласыз?

 

– Беренче чиратта аларны хезмәт сөяргә өйрәтергә тырышам. Артистка аеруча тырыш булу кирәк, чөнки аның эше халык күз алдында. Артистлыкка өйрәтеп булмый, өйрәнеп кенә була. Артист өчен иң зур бәя – «Ничек шулкадәр уйнап була икән!» дип тамашачының гаҗәпләнүе...

 

– Тамашачы гадәттә барысы да артисттан тора дип уйлый инде ул...

 

– Белмим, күпмесе артисттан торадыр... Кемгәдер әйтү дә җитә, кемгәдер күрсәтеп бирергә кирәк, ә кемнедер мәҗбүр итәргә туры килә. Нәтиҗәдә, ул аның иң яхшы роле булып чыга. Актер белән бик сак эшләргә кирәк, ул – нечкә натура. Режиссерга һәр репетициядә педагог та, психолог та булырга туры килә. Мин бит инде биредә 16 ел эшлим...

 

– Шул гомер эчендә бу театрда күпме спектакль куелган?

 

– Декабрь азагында 57 нче спектакльне чыгарганмын. Ә беләсезме – шуларның нибары алтысы гына чит ил һәм рус драматургиясе.

 

– Монысы инде, Рәшит Муллагалиевич, сезне чит ил һәм рус драматургиясен генә куюда гаепләүчеләргә җавап булды. Гаҗәп, тамашачы буларак мин ул спектакльләрнең һәрберсен санап чыга алам – шулкадәр якты булып хәтердә калганнар.

 

– Димәк, артистлар шундый итеп уйный алганнар. Әйтик, труппада Исламия Мәхмүтова булмаса, «Кураж ана һәм аның балалары»н куя алмас идек. Җәмилә Әсфәндьярова булмаса, «Могҗизадан соң» куелмас иде... Әйтегез әле миңа, безнең татар театрларның нигә дөнья классикасын куярга хакы юк?! Без кемнән ким?

 

Редакциядән: Рәшит Муллагали улы Заһидуллинны Россиянең атказанган артисты дигән мактаулы исеме белән котлыйбыз!

 


Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Сәхнә
№ 1 | гыйнвар 2009
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»