поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.01.2014 Мәгариф

Һәр баланың музыкага сәләте бар!

Тарихтан билгеле: аксөяк балалары кечкенәдән үк музыка белеме алырга, уен коралында уйный белергә тиеш булган. Пушкин әсәрләрендәге фортепьянода уйнаган романтик кызларны гына хәтерләгез.

Ул чакларда музыка мәктәбенә керү өчен сәләт кенә түгел, ә бик зур тырышлык та таләп ителгән. Бүген исә музыка мәктәпләре һәр районда да бар диярлек. Баланы кайчан, нинди мәктәпкә алып барырга, уен коралын һәм укытучыны ничек сайларга – нәни баласы булган һәр әти-әни бу сорауга җавапны үзенчә таба. Белгечләр исә киңәшләрен тәкъдим итә. Иң мөһиме: музыка балага рәхәтлек бирергә, күңелен үстерергә тиеш!

“Ярты ел дигәндә, һәр балада яңа сәләт ачабыз”

Марина РӘХМӘТУЛЛИНА, Казан шәһәре 4нче балалар сәнгать мәктәбе директоры:


- Барысын да укытучы хәл итә. Балалар белән уртак тел таба торган сәләтле педагоглар булмаса, сәнгать мәктәбенә балалар җыю – мәгънәсез эш. Нәни балалар белән эшләүче педагог – мәктәп өчен зур бәхет. Кайвакытта каршылык чыгып, укытучыны алмаштыру баланың яңа сәләтләрен ача. Музыка мәктәбен сайлаганда ирешкән уңышлар белән танышырга, педагоглар коллективын өйрәнергә кирәк.

Без моңарчы 6 яшьтән генә кабул итсәк, хәзер исә 2,5 яшьлек балаларны җыябыз. Алар әти-әниләре белән бергә шөгыльләнә. Сәнгать белән таныша башлау өчен бик тә уңдырышлы чор бу. Сабыйларга хореография, хор, ритмика, музыка тыңлау буенча гомумиләштерелгән дәресләр керә. Аларда барлык музыка уен коралларында уйнап карыйлар. Шулай әкрен генә уен коралы сайлау мәсьәләсе хәл ителә. Кул чукларына, йөз, гәүдә төзелешенә карап, без дә киңәш бирәбез. Музыка уен коралын бик яшьтән үк һәм дөрес сайлау зарур. Моның өчен түгәрәкләргә йөрергә, концертлар тыңларга кирәк.

Музыка мәктәбенә укырга теләге булган һәр баланы кабул итәбез. Бер дә җырламый, көй танымый торган балалар ярты ел дигәндә шаккатыра – яңа талантлар ачыла. Әти-әниләр баласындагы үзгәрешне күреп, безгә тулысынча ышана башлый. Укый башлаган балалар берсе дә ташлап киткәне юк. Фатир алмаштырып киткәннәр дә, башка районнардан, хәтта Лаеш белән Питрәчтән дә килеп укыйлар.

6 яшькә кадәр белем бирү түләүле. 6 яшьтән башлап, рәсми рәвештә 1нче сыйныфка алабыз. Гомуми белем бирү мәктәбендә 1нче сыйныфка кергәндә, бала музыка мәктәбендә 1 ел укыган була инде. Шуннан башлап, сайлап алынган музыка уен коралына карап, 6-8 ел белем алу дәвам итә. Бер курсны тәмамлаганнан соң, теләк буенча яңа курсларга йөри башлыйлар. Шулай итеп, берничә таныклык алып чыккан укучылар шактый.

Әгәр бала музыка белән шөгыльләнергә теләми, нәтиҗәләре юк, аны берничек тә кызыктырып булмый икән, соңгы чиктә баланы интектерергә кирәкми. Әти-әнигә аны борчымаска киңәш итәбез. Шулай да хезмәт сөйгән бала, музыкага сәләте зур булмаса да, югары нәтиҗәләр күрсәтергә мөмкин. Укытучы белән әти-әни ихлас ярдәм иткәндә, һәр баланы кызыктырып була.

Борчуыбыз да бар. Гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларга музыка мәктәбендә шөгыльләнү шактый авырлашты. Сүз дә юк, балаларга йөкләмә бик нык артты, аларның вакыты бик тыгыз. Ә музыка уен коралларында уйнарга өйрәнү өчен даими шөгыльләнү кирәк. Хәер, мәктәптә ныклабрак укыймы, әллә музыка белән күбрәк шөгыльләнәме – монысын бала үзе хәл итә. Әти-әниләр вакытны дөрес бүлә белсә, берсенә дә зыян килмәс, әлбәттә.

Сәләтле музыка әһелләре бармак белән генә санарлык. Безнең максат: әти-әнисе төрле яклап белем алган, дөньяга киң карашлы шәхес тәрбияләргә теләгән балаларга музыкаль һәм эстетик белем һәм тәрбия бирү. Бездә шөгыльләнгән балалар барысы тормышта үз урынын таба, төрле өлкәләрдә уңышлы нәтиҗәләр күрсәтә, зәвыклы һәм зыялы шәхес булып формалаша.

“Сәләтне ишетә дә белергә кирәк!”

Илсур АЙНАТУЛЛОВ, Татарстанның атказанган артисты, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең агач музыка уен кораллары кафедрасы мөдире, профессор:


- Музыка һәр кешенең эчендә яңгырый. Аны ишетә белергә, ачкычын табарга гына кирәк. Башта көйләр тыңлыйлар, әти-әнисе үзе җырлап күрсәтә. Балага музыка вирусы эләкте икән, ул тынгы бирми инде. 3-4 яшьлек кенә сабыйның авыз эченнән нидер көйләп йөргәнен күргәнегез бармы? Менә шуны тоеп алган ата-ана гына баласының күңелендә яңгыраган моңын ача ала. Казанда бай тарихлы махсус консерватория мәктәбе эшли. Анда 5-6 яшьтән үк әзерлек төркемнәренә кабул итәләр.

“Музыка мәктәбендә укучыларга кызыгып яшәдем”

Фирдүс ТЯМАЕВ, җырчы:


- 5 яшем тулыр-тулмас гармун шыгырдата идем инде мин. Музыка мәктәбендә генә укый алмадым шул. Әти-әни көн-төн колхозда эшләгәч, мине йөртергә җай чыкмаган, күрәсең. Музыка мәктәбендә укучы балаларга гомерем буе кызыгып яшәдем. Урта мәктәпне тәмамлагач, Лениногорск музыка училещесына укырга кердем. Бүген минем “музыка укытучысы” дигән дипломым бар. Шуны аңладым: баланы нәни вакытында ук музыкага өйрәтергә кирәк!

“Вакыт аз кала”

Җәмил ДИЛМӨХӘММӘТОВ, 13 яшь, музыка мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы:


- Сольфеджио, музыка әдәбияты дәресләренә, хорга йөрим. Вокал дәресләренә дә йөри идем, хәзер тавышым калыная башлады, әлегә җырламый торырга куштылар. Вокаль ансамбль белән Татар дәүләт опера һәм балет театрында “Борис Годунов” спектаклендә күренештә катнаштык. Зур сәхнәгә чыгу куркыныч та, шул вакытта горурлык та. Без кеп-кечкенәләр, ә сәхнә би-ик зур! Минем белгечлегем – фортепьяно. 4нче сыйныфка кадәр бик күп уйный идем, хәзер гомуми белемгә вакыт күп кирәк, фортепьянога аз кала.

“Авыл мәктәпләрендә дә дәресләр файдалы үтә”

Нурзидә МИФТАХОВА, Лаеш районы Татар Янтыгы мәктәбендә музыка укытучысы:


- Авыл мәктәпләрендә музыка дәресләренә җиңел карыйлар дигән фикер белән мин килешмим. Чөнки авыл җирендә дә үз эшен яраткан, үз-үзенә таләпчән укытучы, музыкаль белеме булмаган очракта да, музыка дәресләрен җиренә җиткереп оештыра ала. Билгеле, шәһәр мәктәпләрендә музыка укытучыларына эшләве җиңелрәк, чөнки алар дәресләрдән тыш махсус музыка мәктәпләренә йөргән, теге яисә бу музыка уен коралында уйнарга өйрәнгән укучылар белән эш итә. Ә авыл мәктәбе укытучыларына дәрестән тыш тәрбиянең төрле формаларын кулланырга туры килә.

* Казан шәһәренең 4нче музыка мәктәбендә ел саен йомгаклау концертын Филармония концертлар залында күрсәтү традициягә әверелде. Шул рәвешле балалар да, танылган артистлар белән беррәттән, зур сәхнәдә чыгыш ясый. Быелгы концерт аеруча истә калырлык булыр, мөгаен: музыка мәктәбенең 25 еллык юбилее да! Без дә мәктәпне бәйрәме белән тәбрик итәбез!

Казанда балалар музыка мәктәпләрендә түләүләр

* Фортепиано 231 сум
* Баян, аккордеон 118 сум
* Скрипка, виолончель 104 сум
* Домра, балалайка 86 сум
* Тынлы, бәрмә уен кораллары 59 сум
* Гитара 167 сум
* Хор сыйныфы 121 сум
* Хореография 122 сум
* Вокал 166 сум
* Эстрада бүлеге 250 сум 


Ләйсән ХАФИЗОВА
Гаилә һәм мәктәп
№ 1 |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»