поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
16.02.2009 Җәмгыять

“ШӘРЫК”ТА НИЛӘР БАР?

Соңгы ике елда “Шәрык” татар яшьләре клубына милләткә хезмәт итәм дип тырышып йөрүче самими яшьләр килде. Вәкарьле, үзен белемле дип санаучы, тормышка практик күзлектән караучы реалист кешеләр китеп барды. Ә яңалары үзара ярышып эшләргә тотынды. Кайчан “Шәрык”нең көн саен эшләгәне бар?! Элек шәрыкчылар атнага бер-ике тапкыр күрешеп, үзара аралашып, “парларын чыгара” иде. Ә хәзер клубның ишекләре көн саен ачык. Яшьләр үзара көннәрне дә бүлешеп бетергән, һәрберсенең диярлек үз проекты. Шәрыкчылар: “Бездә кризис. Вакыт һәм атнаның җиде көне җитмәү кризисы!” – дип шаяртырга ярата. Ләкин бүген клубның дөрләп эшләве берни түгел, диләр. “Шәрык”ның иң кызган чагы март белән апрельгә туры килергә мөмкин. Яз көне болай да барысын да сыйдырып бетерә алмаган “Шәрык” бинасында алма төшәргә дә урын булмаска мөмкин.

Көн саен ниләр майтара соң бу татар яшьләре?!

 

Якшәмбе көнне клубта – “генераль уборка”. Активистлар җыелышып җиң сызганып клубны чистарта, юа һәм киләсе атнага программа төзи.

 

Дүшәмбе “Шәрык” клубында Коръән дәресләре уза. Аны Рафис Җәмдихан үткәрә.

 

Сишәмбе “Фикер” клубы эшли. Тарих, сәясәт һ.б. башка колактан-колакка чыш-пыш сөйләнгән темаларга фикер алышу бара. 

 

Чәршәмбе “Шәрык”та Төркия мәдәниятына мөкиббән китүчеләр җыелыша. Биредә төрек теле дәресләре уза. Аны билгеле рок-җырчы Альберт Исмаил оештыра.

 

Пәнҗешәмбе  “Атнакич” проекты үзенең эшен дәвам итә. Ел башыннан ул остаханәләр рәвешендә уза башлады. Һәр пәнҗешәмбе ниндидер бер белгеч яшьләрне бер һөнәргә өйрәтә. Шәрыкчылар янында инде адвокат, хореограф, шагыйрә, интернетчы, җырчы килеп мастер-класс уздырган. Белем эстәү дәвам итәчәк. “Атнакич” проекты координаторы – Азат Нурмөхәммәтов. 

 

Җомга мөселманнар көне дип билгеләнгән иде. Хәзер аны матур яулыклы кызлар яулап килә. Бу көнне мөселман кызларына дәресләр ачып җибәргәннәр, бергәләп гарәп телен өйрәнәләр. Бу көн өчен җавап тотучы – Гөлнара Мөхәммәтшина.

 

Шимбә исә аулак өй формасында уза. Уңган кызлар һәм егетләр өйләреннән коймак, кыстыбый, бәлеш һ.б. милли ризыклар пешереп алып киле, тәмләп чәй эчәләр, татар уеннарын уйныйлар, җырлашалар, шигырьләр сөйлиләр.

 

Моннан тыш “Шәрык” клубы үзенең зур җыенын да уздырмакчы. 26 февраль “Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Шәрык” клубы: яңарыш!” исемле кышның соңгы кичәсе булачак. Башка дискотекалардагы сыра-аракы, бозыклыктан гайре булган шәрыкчылар эчкечелеккә нәфрәт белдереп, сырасыз ял итүгә реклама ясарга тели.

 

Бәйрәм берничә өлештән торачак. Башта “Казан” милли-мәдәни үзәктәге музейны карарга, “Шәрык” клубындагы түгәрәкләргә язылырга мөмкин булачак. Аннары җанлы концерт булачак. Җанлы концертта  “Алканат”, “Иттифакъ”, “Ярда”, “Хат” төркемнәре, Исмаил, Гүзәл Минакова, Зиннур, Илсөя Бәрдретдинова һ.б. чыгыш ясаячак.

 

Концерттан соң dj Shәkert  “Кызган таба” дискотекасында биетәчәк. Шәрыкчылар  татарча милли кичке уеннар оештырачак. Керү ирекле. Башлана 18.00 сәгатьтә.

 

“Шәрык” татар яшьләр клубы – татарның сөенече һәм аянычы. Сөенче, чөнки биредә атна буе дәвамында яңа кешеләр белән танышырга, дуслашырга, аралашырга, фикер алышырга, белем эстәргә мөмкинлек бар. Аянычы – 7 миллион татар өчен бу даими эшләп торучы бердәнбер татар телле яшьләр клубы. Миллион ярым халык яшәүче Казанда берьюлы картларны да, яшьләрне дә, балаларны да берләштергән аралашу урыны бит ул “Шәрык”. Чынбарлыкта “Шәрык” кебек кимендә 10, 20 100 татар клубы эшләргә тиеш. Ләкин ул берәү генә.  Хөкүмәткә бәйләнмичә, башка милли оешмаларга артык бирелмичә, исән калу ысулын тапкан бу “Шәрык”.  Дәртләрен сүндермичә, клубны яшәтүдә көчләрен куйган кызлар һәм егетләргә уңышлар телик!

 

P.S. “Шәрык” клубына килергә теләүчеләр игътибарына. Аның адресы: Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 41 нче йорт. Интернетта аларны shariq.ru адресы буенча табып була.

 

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Матбугат.ру
№ --- | 16.02.2009
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы