20.01.2014 Җәмгыять
Кайсы хакимият йогынтысын ныграк сизәсез? (Cораштыру)
Россия төбәкләрендә яшәүчеләрнең яртысы – 46 проценты үз тормышларына җирле хакимияткә караганда федераль хакимият ныграк йогынты ясый дип саный икән. Бары 28 проценты гына төбәк җитәкчеләре эшчәнлегенең йогынтысы көчлерәк дип белдергән.
Бу хакта “Иҗтимагый фикер” фонды уздырган сораштырудан билгеле булды. Моннан тыш, ил халкының 47 процентының “федерация” терминының мәгънәсен белмәве ачыкланган. Ә сезнең тормышыгызга кайсы хакимият ныграк йогынты ясый?
Фәндәс САФИУЛЛИН, җәмәгать эшлеклесе:
– Кемнең кулында закон, дәүләтнең байлыгы, көч куллану органнары, кемнең кулында мәгълүмат – шуның йогынтысы өстенлек ала инде. Аннан котылып булмый. Әгәр икътисад, салым сәясәте төбәк җитәкчелеге кулыңда булса, үзенең җир асты, җир өсте байлыкларына үзе хуҗа булса, җитәкчеләрне сайласа, законнарны үзе чыгарса, җирле хакимият өстенрәк булыр иде. Төбәкләр федераль законнарга каршы чыгып үзенчә эшли алмый. Федераль хакимиятнең дуамал законнарына каршы тору өчен җирле халык та, җирле хакимият тә көчлерәк булырга тиеш. Рус түгел халыкларны кимсетә торган гаделсез законнарның кайберләрен халык белми дә. Халыкка җиткерелеп бетми, мәгълүмат чыкмый. Мәгънәсезрәк сораштыру бу, җитди түгел. Юк-бар җирдән каршылык тудыручы, халыкның игътибарын читкә юнәлтүче. Бәлки, аның максаты шулдыр? Мәктәпләрдә балалар арасында үткәрелгән сораштыруга нигезләнеп, Татарстанда Россия гражданнары тәрбияләнми дигән карар чыгарып, татар мәктәпләрен бетерү турындагы 309 законны кабул иттеләр бит.
Анатолий ФОМИН, Татарстанның иҗтимагый палатасы рәисе:
– Мондый сораштыруларга тәнкыйди карыйм, аларга ышанмыйм. Сорауның куелуы ук дөрес түгел. Бистә дәрәҗәсендә карасак, әлбәттә – бистә хакимияте, республикада – республика, федераль дәрәҗәдә федераль хөкүмәт йогынтысы ныграк. Алар бер-берсенә бәйләнгән. Кызганычка, без федерация дип аталсак та, бездә федератив башлангыч ахырынача кулланылмый. Беренче чиратта, бу вәкаләтләр, финанслар бүленешендә чагыла.
Рәшит ӘХМӘТОВ, “Звезда Поволжья” газетасының баш мөхәррире:
– Россия Федерациясе федерация түгел. Ул кәгазьдә генә шулай. Төбәкләр федераль үзәк каршында бөтенләй хокуксыз. Россия бик нык үзәкләштерелгән дәүләт. Илдә хакимият бүленеше юк. Төбәкләрдә хакимият юк, алар үзәктән алынган теләсә кайсы карарны үтәргә мәҗбүр, үзләре эшләгән акчаны да мөстәкыйль тота алмый. Татарстан – төбәкләр арасында лидер. Ул мөстәкыйль сәясәт булдырырга тырыша. Чөнки без – төбәк кенә түгел, без илнең 6 миллион халкы мәнфәгатьләрен яклыйбыз. Соңгы елларда үзәкләшү көчәя генә бара. Хәзерге система яшәүгә сәләтле түгел, ул торгынлыкка омтыла. Шуңа күрә якындагы 10-15 елда ул авыр бер кризис нәтиҗәсендә яки өстән үзгәртеп корылачак.
Илдар ЯГЪФӘРОВ, режиссер:
– Федерация дип саналсак та, чынлыкта без – унитар дәүләт. Федератив, милли төбәкләр бар. Мәсәлән, Татарстан, Башкортстан, Якутия кебек. Аларның үз үзенчәлекләре бар. Федерация дигәндә, мин әлеге төбәкләрдә яшәүче халыклар кысылмаган булырга тиеш дип аңлыйм. Мәсәлән, тел өйрәнү буенча. Соңгы арада шуны тоям һәм күрәм: рус телле булмаган халыкларның үз телләрен өйрәнү мөмкинлеген киметәләр. Бездән Россия гражданнары тәрбияләргә тырышалар. Әмма бу халыкның дәүләткә тискәре карашын көчәйтә. Шулай ук мин Татарстан хакимияте йогынтысын да сизәм. Минемчә, ул эшкә сәләтле, аның эше күренә.