поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.01.2014 Бәйрәм

Күп еллар үткәрелми торганнан соң Самарада татарча чыршы бәйрәме узды (ФОТО)

Мондый Чыршы бәйрәмен Самара шәһәрендә яшәүче татар балалары – кечкенәләре дә, өлкәнрәкләре дә инде күптәннән күргәннәре булмагандыр. Әле өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте оешып кына килгән 1989 елда 9нчы подшипниклар заводының Безымянкадагы “Самарец” Мәдәният сараенда беренче тапкыр шундый зур матур чыршы бәйрәмнәре оештырылуы хәтердә саклана.

Анда минем 7 яшьлек Тәнзилә, 5 яшьлек Зөлфия кызларым да катнашканнар иде. Алар да бу бәйрәмне сагынып хәзер дә искә алалар әле. Шуннан соң 95 - 96нчы елларда Халыклар дуслыгы йортында берничә тапкыр кечкенә генә Яңа ел кичәләре уздырылды да, шуның белән вәссәләм! Мондый бәйрәмнәр үткәрүне янгын чыгу куркынычына сылтап, бөтенләйгә туктаттылар.

Менә хәзер, ниһаять, өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең оештырылуына 25 ел тулу уңаеннан, Самараның татар балаларына Чыршы бәйрәме яңадан кайтарылды. Ул 7 январьда өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм аның президенты Ильяс Шәкүров тырышлыгы һәм булышлыгы белән Самараның Лев Толстой урамында урнашкан Тимерьюлчылар Мәдәният сараенда башта иртәнге сәгать 11дә 3 яшьтән 11 яшькә кадәр балалар өчен үткәрелде. Билгеләнгән вакытта киң, зур залда матур итеп бизәлгән яшел чыршы яны кечкенә сабыйлар белән чыр-чу килеп тора иде инде. Йөзләп бала-чага белән бергә бәйрәмгә аларның әти-әниләре дә, әби-бабалары да, апа-абыйлары да килгән. Без дә Зөлфия кызым, аның каенанасы Гөлҗиһан ханым белән оныгыбыз Сафияне тантанага китердек. Бөтенесе дә бәйрәмчә, аеруча сабыйлар, кайсы кар бөртеге, кайсы йолдыз, кайсы кар кызы булып киенгәннәр.

Менә дәртле күпләребезгә яхшы таныш

“Чыршы, чыршы, без сине
Сагынып көттек ел буе,
Син тагын да матуррак
Бизәнгәнсең бу юлы”


җыры белән әкияти бәйрәм тамашасы башланып та китте. Аны алып баручылар - өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте вәкилләре Фәрхәт һәм Альбина Мәхмүтовлар, “Яктылык” татар мәктәбенең 10нчы класс укучысы Илмира Мәҗитова, балаларны кулга-кул тотындырып түгәрәк тирәли бастырганнан соң, уртага Кар кызы (Мәхмүтовларның кызлары Фәрзәнә - 121 санлы мәктәпнең 7нче сыйныф укучысы) Яңа 2014 ел булып киенгән кечкенә малайны алып чыкты һәм безгә яңа ел килүе турында белдерде. Шул арада каяндыр залга төрле әкият геройлары юлбасарлар (“Яктылык” мәктәбе укучылары Илнур Биккулов, Сабир Галимуллин, Гөлнара Галимова), Пеппи - Озын Оек (Әдилә Рәхимова), Убырлы карчык (Камилә Шәкүрова), Шүрәле (Рафаил Кәбиров) һәм башкалар килеп тулды. Балаларга аларның төрлесе төрле мәгълүматлар бирә башлады: янәсе, алар Кыш бабайның бүләкләр тулы капчыгын урлаганнар һәм шулай итеп бүләкләр булмаячак, Кыш бабай үзе дә бәйрәмгә килә алмаячак һәм чыршының утларын кабызмаячак. Тик тиздән боларның шул усал юлбасарлар, Убырлы карчык тарафыннан эшләнгәнлеге билгеле булып, балалар аларны куып җибәрергә булдылар. Шулай да тегеләрнең гафу үтенүләрен һәм ут кабызу пультын кире кайтаруларын искә алып, барсын да гафу итәргә һәм бәйрәмдә калдырырга карар иттеләр.

Тиздән Кыш бабай үзе дә килеп җитте, һәм алар Кар кызы һәм башка әкият геройлары белән бергәләп көчле алкышлар астында Чыршының утын кабызып җибәрделәр, һәм төрледән-төрле уеннар, бәйгеләр башланды. Балалар белән Шүрәле дә, Убырлы карчык та, хәтта усал юлбасарлар да бик теләп уйнадылар, ә балалар табышмаклар чиштеләр, Кыш бабай, Яңа ел, яшел чыршы турында шигырьләр сөйләделәр. Минем Сафия оныгым (рәсемдә) да татарча Кыш бабай турында шигырь укыды:

Кыш бабай, Кыш бабай,
Безне бик ярата.
Ул безгә яңа ел
Бүләген тарата.

Аңа башка балалар да кушылды. Кайберәүләрнең сүзләре бик татарча яңгырамаса да, барыбер һәркайсының тырышканлыгы күренеп, сизелеп тора иде. Кыш бабай да саранланмады, һәр шигырь укучыга бүләкләрен бирә торды. Безнең Сафиябезгә төрле төстәге пластилиннар эләкте һәм бу мизгелләрдә аның шатлыгының иге-чиге булмады. Балаларның Кыш бабайга ышанулары әллә кайдан күренә иде.

Шигырьләр укылып, җырлар җырланып, биюләр биеп беткәч, барыбыз да Мәдәният сараеның тамаша залына күчеп, Казан кунаклары Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры артистларының “Бүре һәм Кәҗә” спектаклен карадык. Ул бигрәк тә балаларгы ошады, алар һәр күренешне тыннарын да алмыйча карадылар, ә инде Кәҗәнең явыз бүрене җиңеп, бәтиләрен коткаруын көчле алкышларга күмделәр.

Төштән соң Казан артистлары 12 - 16 яшьтәге яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре, әби-бабалары өчен драматург Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Нигез ташлары” спектаклен күрсәттеләр. Аның турында тәфсилләп “Бердәмлек”нең киләсе саннарының берсендә язарга планлаштырабыз. Бик тә гыйбрәтле спектакль бүләк иттеләр бу көнне яшь самаралыларга Казан артистлары.

Бу чара исә чыршы янында бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды. 

1

2

3


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ 3 | 18.01.2014
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»