поиск новостей
  • 06.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 07.03 "Син бит минем бергенәм" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 07.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 08.03 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 08.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 09.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 10.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 12.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 06 Март
  • Мәрьям Йосыпова - актриса
  • Айдар Хәлиуллин - журналист
  • Мансур Мозаффаров (1902-1966) - композитор
  • Гүзәл Гарәпшина - актриса
  • Нурбәк Батулла - биюче
  • Илдар Рәхмәтуллин - автоузышчы
  • Илмира Нәгыймова - җырчы
  • Фазыл Искәндәр (1929-2016) - язучы
  • Рәис Ханнанов - композитор
  • Мурат Гайсин - җырчы
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
17.01.2014 Дин

“Түбәтәйсез мулла”

Яңа ел ялларында туганнарны чакырып, Коръән ашы уздырырга җыенабыз. Табынын әзерләрбез: шөкер, бөтен әй­бер мулдан хәзер. Аяклары авырткан туганнарыбыз килә алырмы дип тә борчылмыйбыз – машинабыз бар, бөтене­сен дә өйләреннән барып алырбыз, подъезд ишегенә кадәр кайтарырбыз. Бимаза­лануларымның төп сәбәбе – Коръән укырга бабай таба алмау. Бабайлар юкка чыкты!

Әле күптән түгел үземә дә бер өй ашында булырга туры килде. Коръәнне кем укыячагын хуҗа­лар башта үзләре дә төгәл бел­мәде. Танышларының танышлары кирәкле кеше табылган, ди­деләр. Ләкин мулла дигәннәре чакырган вакытка килеп җитмә­де, үзегез генә башлагыз, соңрак килеп азан әйтеп китәрмен, дип хәбәр җибәрде. Кунаклар арасында иң абруйлы бер әби, эшне үз кулына алып, “Фатыйха”ны сузып җибәрде, бер озын сүрә укыды, кыска сүрәләр белән чараның “рәсми өлеше”н 15-20 минут дигәндә тәмамлады. Шуннан соң өстәлдәге сый-нигъмәтне каплаган ашъяулык алынды. Хуҗабикә, бик канәгать булып, токмачлы ашны тәлинкәләргә бүлгәч кенә, ишектән мулла дигәннәре килеп керде. Моның кыяфәте үк сагайтты.

Ашта өстәл түренә утыра торган бабайлар гадәттә нинди була? Түгәрәк ыспай сакал, кыска итеп яки кырып алдырган чәч, татар түбәтәе, ак күлмәк. Татарның йолалары, фикерләвенә караганда, “ак бабай” шундый булырга тиеш бит!
Безнең ашка килеп кергән кешене исә андый дип тә әйтеп булмый. Озын кара сакалы ярты битен капласа да, аңа күп дигәндә, 35 яшь иде. Түбәтәе дә юк, аның каравы капкач сыман озын кара калын чәче, маңгаен каплап, күз­гә кадәр төшә. “Түбәтәйсез мулла” урысча сөйләде, чөнки татарча начар белә икән.

“Мин соңрак азан әйтермен, ләкин аңа кадәр сезгә бераз вәгазь сөйлим әле”, – диде. Ул намаз укымаучыларны сүкте, җәһәннәм белән куркытты, җәннәт белән кызыктырырга тырышты, без җыелган аш мәҗ­лесләрен “бидгать” дип атады. Ничек кенә тырышып сөйләсә дә, җыелган халыкны аның нотыгы рухландырмады. Ичмасам, “түбә­тәйсез муллабыз” “джин” дип түгел – ә “җен”, “сунна” урынына – “сөннәт”, “нафс” урынына “нә­фес” кебек үзебезчә сүзләрне ятлап килгән булса да, безнең кебек укымаган татарларга күпкә аңлаешлырак булыр иде. Нотык башланганда 5 минутны күрсәт­кән сәгатьнең озын угы 3не узды, аннары “4”не, аннары “5”не, “6”ны... Кемдер алдындагы тә­линкәгә текәлеп карап утырды. Кемдер, йокымсырап, башын ас­ка иде, кемдер бушлыкка те­кәлде. Кыскасы, әби-бабайлар урысча вәгазьне аңламады. Тың­лаучыларның битарафлыгын, үз сүзе үтмәвен күреп, “түбәтәйсез мулла” ярсыды, тагын кыямәт көне белән куркытты. Ләкин бу даирәдә аның үзеннән башка тагын ике кешедә генә хисләр ташыды. Берсе – эчендә бураннар уйнавы йөзенә чыккан хуҗабикә. Аның кыяфәте куркыныч та, кызганыч та иде: тәлинкәләргә бүлеп чыгарылган ашлары инде суынып, өсләрендә майлы элпә ката башлаган, ә иртәдән бирле әзер­ләгән камыр ризыклары, бәлеше мичтән чыгарылган, тастымаллар астында парлана иде. Ху­җабикәнең “ашка кара таракан булып төшкән” бу кеше турында ни уйлавы билгеле. Ни уйлавы аның хәләл җефете, ягъни хуҗа кешегә дә мәгълүм. Бичара ир ишек артында торучы хәләл җе­фетенең авыр сулавын ишет­мәмешкә салышса да, хатынының утлы карашы ишек ярыгы аша ирнең аркасын өтеп, пешереп торды. Кызарып чыккан ир бү­генге чараның ниндидер башка сценарий буенча китүен сизә, ләкин ашны үз эзенә ничек кайтарырга кирәклеген белмичә, хәер өләшергә дигән акчасын тирләгән учына кысып, тик утырырга мәҗбүр иде.

Ниһаять, без, наданнарны, туры юлга бастырасы вәгазь тә­мамланды. Баксаң, “түбәтәйсез мулла”ның нәфел уразасын тоткан көне икән, шуңа күрә ул азан әйтте дә ашлы өйдән чыгып китте. “Нәрсә булды бу?” – дигән сыман кунаклар бер-берсенә карашып калды. Уңышлы уздырган аш турында безнең халык “күңел кушканча узды” дип әйтергә ярата. Бу аш исә алай узмады.

Менә шул ашны искә төшереп утырам да, бабайларыбыз кая юкка чыккан соң, дип уйланам. Бер­ничә ел элек аштан-ашка йөрүче укымышлы абзыйларның тыгыз графикларына керү бик тә мөм­кин иде әле. Алар бик зур кеше булып, машина белән сәгать ничә­дә үзләрен килеп алырга кирәк­леген әйтә, дәфтәрләренә язып куя, син аны алып киләсең, өенә илтәсең – ике як та канәгать. Чөн­ки әлифне таяк дип белмә­гәннәр, ичмасам, бу ашта фарыз һәм сөннәт дигән нәрсәләрне ишетә, Коръән сүзен тыңлый, кулларын күтәреп дога кыла. Акыллы мулла андый кешеләрне тәмуг утлары белән куркытып диннән биздерү­дән курка, шуңа күрә вәгазен уйлап сөйли.

Бу укымышлы бабайлар бүген йә йөрерлек хәлдә түгел, йә инде бакый дөньяга китеп барды (урыннары оҗмахта булсын). “Юньле” муллаларны та­ныш-белешлек белән генә табып була хәзер. Укымышлы абыстайларга кытлык юк анысы. Мәчет­ләр каршындагы курсларга кемнәр­нең йөрүен күзәткәнем бар: кү­бесе – пенсиягә чыккан “сознательный” хатын-кызлар. Ә бит никах укытырга, азан әйтергә, бабайлар ашын уздырырга мулла кирәк. Алар исә – дефицит. Мәчет­тә, җомгада бүген күбрәк яшьләр генә утыра шул. Коръән ашына алдан тикшермичә чакырсаң, әнә шундый “түбәтәйсез мулла”га тап булуың бар.  


Айназ ҖАМАЛИ
Ватаным Татарстан
№ 6 | 17.01.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы