|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.01.2014 Шоу-бизнес
Чулпан Гарипова һәм Лилия Муллагалиева яңа тапшыру ача (ФОТО)“Мәхәббәтле язмыш” - гаилә кыйммәтләре турында тапшыру. Беренче чыгарылышы инде 18 гыйнвар көнне булачак. 16 сәгать 40 минутта ТНВны кабызырга онытмагыз. Тапшыру берничә рубриканы берләштерә. Кеше тормышында була торган барлык туйлар хакында да ул: кызыл туй, бәби туе, көмеш, алтын һ.б. "Тапшыруда бары тик бәхетле, матур гаилә тормышы белән яшәүчеләрне генә күрсәтергә исәплибез, - диде Чулпан "Матбугат.ру" хәбәрчесенә, - Сюжетларны карагач - менә бит, ничек тә яшәп була икән дип, башкалар да бәхетле гаилә тормышына омтылырлык булсын. Чөнки кеше өчен гаиләдән дә җылырак, гаиләдән дә яхшырак урын юк. Кызганыч , моны барлык кешеләр дә аңламый". Өйләнешүчеләр күбрәк, ә аерылушылар азрак булсын иде дип тели оештыручылар. Моның өчен үзләреннән өлеш кертәселәре килгән. Шулай ук тапшыруны тагын да кызыклырак итәр өчен танылган кешеләрнең гаилә тормышларына да зур урын бирергә уйлыйлар. Яңа тапшыруда "Матбугат.ру" укучылары да катнаша ала. Теләк-тәкъдимнәрегез булса, Чулпанга (89503119902) яки Лилиягә (89173994562) шалтыратыгыз.
--- |
Иң күп укылган
|