поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.01.2014 Җәмгыять

Бар онык та татлы түгел...

Резидә белән хастаханәдә таныштык. “Сеңлем өчен килдем. Райондагы табиб­лар бик начар диагноз куйды. Яшь шул әле. 42 яшь кенә аңа. Юньле-рәтле тормышы булмады. Китеп барыр инде”, – дип елап та җибәрде.

“Без ике кыз үстек, – дип сөйли башлады танышым. – Әти ягына охшагангадырмы, әниемнең әнисе – Мәйсәрә әбием мине бик яратып бетермәде. Чөнки әтиемне дә үз итмәгән ул. Ә менә сеңлем Наҗияне бик ярата иде. Бәхетсезлегемә, әти бе­лән әни бик яшьли юл һәлакәтенә эләгеп вафат булдылар һәм без әби тәр­бия­сендә калдык. Шул көн­нән башлап минем өчен мәхшәр башланды дисәм дә ялгыш булмастыр.

Икебезгә ике төрле караш яшәде. Нинди генә ялгышлык китсә дә – мин гаеп­ле, әбиемнең нәрсәгә дә булса кәефе кырылса да – ачуын миннән ала. Бервакыт сең­лем (миннән ике яшькә генә кечкенә, миңа – 9, аңа 7 яшь) ишегалдына урам ягыннан кирпеч кисәкләре ташыган. Үзенчә шулай уйнагандыр инде. Әбием эштән кайтты да, капкадан керә-ке­решкә, бернәрсәгә дә төше­неп тормыйча гына мине әрләргә кереште. Әле ярый әрләп кенә калса, каргый-каргый сүгә: “Башың беткере, мәңге рәхәт күрмәс бәндә...” “Әби, дим, мин ташымадым аларны, сеңлем Наҗия эше бит ул”, – дип үземне якламакчы булам. Ул аның саен дулый. “Җыеш­тырган бул!” – дип кычкырды да өйгә таба кереп китте. Мин еларга җитешеп, сарай ягыннан себерке алып чыктым һәм ишегалдын себе­рергә керештем. Күңелдә әр­нү. Сыенырга, елый-елый әләкләргә әнием юк. Әтием­нең әнисенә барыр идем, әби җибәрми. Шулай уйга батып, җыештырып йөргәндә ул тагын өйдән килеп чыкты һәм кулымдагы себеркемне алып, мунча түбәсенә үк ыргытты. “Тиясе булма себер­кегә, кулың белән җый!” – диде. Әлеге вакыйга үткәнгә дә өч дистәләп ел. Әмма бү­генгедәй күз алдымда, уйлаган саен тамагыма төер тыгыла.

Мин яхшы укыдым. На­җия иркәрәк булды. Әмма ”өч”ле алса да, укытучыдан шелтә эләксә дә, әбинең Наҗиягә каты бәрелгәнен хә­тер­ләмим. Ә менә миңа аның “өч”лесе өчен дә эләгә иде. Дәресен әзер­ләт­мәгәнсең, карамагансың, янәсе. Мәк­тәп­не тәмамлап, укырга кердем. Казанда, тулай торакта яши башладым. Уку атнасыннан да күңел­лерәк вакыт юк иде минем өчен. Әмма ял көннәре якынлашкан саен күңелем төшә. Бер генә атна кайтмый кара, әбидән эләгә. Янында Наҗия булса да, идәнне дә, атна буе җыелган керне дә мин кайтып юарга тиеш. Сарык йонын да мин кайтып алам, печәнен дә мин ташышам һ.б. Ничек тә түз­дем. Булачак ирем Рәмисне очраткач кына җиңел сулап куйдым. Аллаһның рәхмә­тедер, ирем бик яхшы кеше булып чыкты һәм моннан соң мине беркемнән дә кыерсыттырмады.

Наҗиянең язмышы үз­гә­рәк килеп чыкты. Әбием танышлары аша укырга кертте-кертүен. Әмма ул укый алмыйча ташлап кайтты. Эшкә урнаштырып карады, өстенә чыкты һәм бик күп бурыч түләделәр. Кияүгә чыкты, ире эчкече булып, беркайда да эшләмичә, каенаналары куып чыгарып, тагын әбигә кайтып егылдылар. Менә шул чакта әбием өчен мәхшәр көннәр башланды. Җиденче дистәсен ваклаган әби һәр көнен исерекләр белән уздырды, җитлекмичә туган балаларын көне-төне карады, алган пенсиясе шуларны ашатырга китеп барды. Ә бервакыт ул авырып урын өстенә калды. “Кызым, шәһәргә алып китеп, табиб­ларга йөртә алмассыңмы икән?” – дип ялынды.

Иремә әйтеп, ул берсүзсез кайтып алды. Иң яхшы хаста­ха­нәләргә алып бардык. Йөрә­ге бик начар, диде табиблар. Шуннан кызганып, авылга кайтып йөрмә, бераз бездә яшә, дидем. Әби куана-куана риза булды. Әлбәттә, ул мине шул чакта ярата башлады дип әйтә алмыйм. Аның көйсезлеге беркая да кит­мәде. Пешергән ризыкларымнан да, җәеп биргән урыннан да кимчелекләрне табып кына торды. “Ишекне каты ябып йөрисез, ирең тегеләй, балаң болай” һ.б. Әмма мин аңа бер генә авыр сүз дә әйтмәдем. Сеңлемә шалтыратып: “Күп калмагандыр, кил, әбинең хәлен бел ичмасам”, – дидем. Ул төр­ледән-төрле сәбәпләр тапты. Килмәде. Ә әби соңгы минутынача миндә яшәде. Җанны да минем кулда бирде. Мин аннан рәхмәт көтмәдем. Өметләнмәдем дә. Әмма хәлнең шулай тәмамлануына сөенәм. Бар ул дөреслек дөньяда. Күпме генә рән­җетсә дә, мин ачу-үпкә­лә­ремне җиңә алдым һәм өстен калдым. Мактанып та, шөкер итеп тә әйтә алам.

Әби үлгәч, сеңлемнең тормышы тагын да хөр­ти­ләнде. Көннәрдән бер көнне ире ташлап чыгып китте. Юньле эше дә булмаган көе баласын кочаклап утырып калды. Аңа гел булышып тордык. Әмма ул сабырсыз да, көчсез дә булды. Эчүгә сабышты. Баласын тартып алдылар. Мин опекун булдым. Үземә алып китеп үстердем. Бу бала хәзерге көндә миңа әни дип эндәшә. Баласын югалткач та сеңлем акылга кермәде. Гомере буе эчте, тегендә-монда ялчы булып тамак ялгап, көн күрде. Инде менә хәзер чирли башлады. Күк­рәгендә – шеш. Чир катлаулы стадиягә җиткән, диделәр. Кызганам да үзен, әрлим дә. Үз тормышын үзе харап итте. “Безне үтермәгән нәрсә безне көчлерәк итә”, – ди урыслар. Балачагым авыр булса да, мин көчле рухлырак булдым. Сеңлем Наҗия буш гомер белән яшәде. Шунысыннан да аянычлырагы юк икән аның”, – дип төгәлләде сүзен Резидә.  


Сәйдә ГОМӘРОВА
Ватаным Татарстан
№ 5 | 15.01.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»