поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.01.2014 Авыл

Авыл укучылары да рәхәткә чыкты

Мәктәп белән янәшә корылган бәдрәфләрне авыл җирендә белем алган һәркем хәтерлидер. Кышларын салкында чиратта тору, язгы кояшлы көннәрдә тирә-якка таралган сасы ис һәр авыл укучысына таныш нәрсәдер, мөгаен.

Авылның тынгысыз укучылары өчен мәктәп бинасы белән ачык һавада урнашкан бәдрәф арасы дәресләр вакытында аеруча «кадерле сукмак»ка әверелә иде. Хәзер исә бу ара шактый кыскарды – авыл мәктәпләренең күбесе җылы туалетлар белән тәэмин ителде.

Узган елның август аенда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы укучылар саны 50 кешедән күбрәк булган һәм капиталь ремонт программасына эләкмәгән 238 авыл мәктәбен ел азагына кадәр җылы бәдрәфләр белән тулысынча тәэмин итү бурычы куйды. Урамда урнашкан туалетлар исә «борынгы заман калдыгы» дип аталды. Мәктәпләрдә җылы бәдрәфләр булдыру исә, беренче чиратта, укучылар сәламәтлеген күздә тотып башкарылды. Әлеге эшне беренчеләрдән булып Яңа Чишмә, Минзәлә, Аксубай, Чистай районнары башлап җибәрде.

Бу программаның ни дәрәҗәдә мөһим булуын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та кат-кат ассызыклады. Ул бүлмәләрне мәктәп бинасы зәвыгына туры китереп, сыйфатлы итеп эшләргә боерды. Бәдрәфләрне ис буенча эзләп табарлык булмасын, дип белдерде Президент. Программаның үтәлешен исә Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үзе күзәтеп торды.

Балалар сәламәтлеге өчен күңел тыныч...


Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова сүзләренә караганда, мәктәпләрне җылы туалетлар белән тәэмин итү турында сүзләр күптән барган, программаны тормышка ашыра башлау вакыты гына узган елның җәй айларына туры килә. Ремонт эшләре тулысынча федераль казна акчалары хисабына башкарылган. Республикага бюджеттан барлыгы 175 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Бүгенгә планда каралган мәктәпләрнең барысында да диярлек җылы бәдрәфләр булдырылган инде.

Актаныш белән Чирмешән районнары җылы туалетлар белән тәэмин ителгән мәктәпләр саны буенча алдынгы урынны тота. Актанышта – 13, ә Чирмешәндә барлыгы 11 мәктәпкә ремонт ясалган. Лениногорск, Буа, Әлки һәм Кайбыч районнарында исә андый уку йортлары саны унышар.

Ә менә Минзәлә районында бу программага нибары бер генә уку йорты эләккән. Аю авылының гомумбелем бирү мәктәбендә төзү эшләре узган елның май аенда ук башланып киткән булган һәм якынча 570 мең сумга төшкән. Төзүчеләр ярдәме белән мәктәп бинасында хәзер туалет кына түгел, җылы су да бар икән.

- Май аенда башланган эшне 1 сентябрьгә төгәлләдек тә. Бу укучылар өчен генә түгел, без - мөгаллимнәр һәм, әлбәттә инде, ата-аналар өчен аеруча шатлыклы вакыйга булды. Моңа кадәр балаларга мәктәп бинасыннан 20-30 метр ераклыкта урнашкан бәдрәфкә кадәр барып йөрергә кирәк иде. Алар бит әле әйткәнне тыңламый - яңгыр астында да, салкын кышта да яланөс чыгып китәләр. Хәзер исә бу мәсьәлә тулысынча хәл ителде, укучыларыбыз сәламәтлеге өчен күңелебез тыныч, - дип уй-фикерләре белән уртаклашты Аю гомумбелем бирү мәктәбе директоры Айрат Галимов.

Бер бинада дүрт бәдрәф


Яңа Чишмә районының Татар Утяшкиносы авылы гомумбелем бирү мәктәбендә исә җылы бәдрәф төзү эшләре ноябрь аенда башланып киткән булган. Бүген әлеге туалетлар тулысынча әзер диярлек, бары тик электр челтәре белән бәйле кайбер эшләрне генә төгәллисе калган.

- Безнең мәктәп шактый зур, барлыгы 70 укучы белем ала. Моңа кадәр бина эчендә бары тик бер генә бәдрәф бар иде. Канализация начар булу сәбәпле, укучылар урамдагы туалетларга йөрергә мәҗбүр булды. Хәзер җылы бәдрәфләр мәктәбебезнең дүрт урынында урнашкан. Беренче катта башлангыч сыйныф укучылары һәм өлкәннәр өчен аерым туалетлар, спорт залында исә бәдрәф белән беррәттән юыну өчен махсус бүлмә дә булдырдылар. Укучылар өчен туалет икенче катта да бар, - дип сөйләде безгә мәктәп директоры Эльмира Нотфуллина.

Җитәкче сүзләренә караганда, төзелеш эшләре шулкадәр оста, заманча итеп башкарылган ки, Яңа ел бәйрәменә дип килгән ата-аналар да хәйран калган.

- Авыл җирендә дә шундый шартлар тудырып була микән дип аптырадылар, балаларның да шатлыгы чиксез. Укытучылар юу, җыештыру эшләрендә генә бераз катнашты, ә менә техник эшчеләргә авыррак булды инде, - дип дәвам итте сүзен Эльмира ханым.

Ремонт эшләре уку-укыту эшчәнлегенә комачауламый


Актанышта исә мәктәпләрне җылы бәдрәфләр белән тәэмин итү эшчәнлеге дәвам итә. Хәзерге вакытта ремонт эшләре тулысынча бары тик дүрт мәктәптә генә тәмамланган әле. Башка уку йортларында әлеге эшчәнлек ахырына якынлашып килә.

- Җылы туалет төзелергә тиешле мәктәпләр саны шактый күп. Ә районыбызда исә бу эш белән 3 подряд оешмасы гына шөгыльләнә, шуңа күрә ремонт эшләрен берьюлы барлык мәктәпләрдә башлап җибәреп булмады. Шулай да, зур тырышлык белән бу эшне төгәлләп киләбез. Тиздән җылы бәдрәфләр тиешле мәктәпләрнең барысында да төзелеп бетәчәк. Иң мөһиме, ремонт эшләре мәктәпләрнең уку-укыту процессына комачауламый. Ата-аналар, укытучы һәм укучылар бу яңалыкны бик шатланып кабул итте, - дип сөйләде безгә Актаныш районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Васил Салихов.

Беренче коймак төерле була дисәләр дә, әлеге яңа төр программа республикада тиз һәм сыйфатлы итеп тормышка ашырылды. Авыл мәктәпләренең күбесендә канализация чокырларының гомумән дә булмавын исәпкә алсак, төзүчеләргә кыска вакыт эчендә шактый зур эш башкарырга туры килгәне аңлашыла. 


Галия САФИНА
Интертат.ру
№ | 16.01.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»