поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.01.2014 Милләт

Ятим татар теле...

Күптән түгел “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалында “Кара-каршы” тапшыруында катнашырга туры килде. Ул инвалидларга, аларның җәмгыятьтәге урынына, проблемаларына багышланган иде. Сөйләшү кызыклы һәм эчтәлекле булды шикелле.

Тапшыру барышында күп кенә сораулар да барлыкка килде. Ләкин, ни кызганыч, тапшыруда аларга җавап бирергә тиешле – нәкъ менә инвалидлар, аларның проб­лемалары белән турыдан-туры шөгыльләнүче Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчеләре димим, хәтта вәкилләре дә юк иде. Тапшыруны оештыручыларга, без­дә сезнең тапшыруда катнашырлык татарча белүче белгеч юк, дип әйткәннәр икән.

Әлеге министрлык белән дистә еллар эшләүче журналист буларак бик беләм, юк шул, юк. Аларда гына түгел, республиканың бер генә министрлыгында да, фонд-оеш­маларда да юк диярлек те­ләсә нинди сорауга чатнатып татар телендә җавап бирә белүче белгечләр. Җи­тәк­челәр турында әйтеп тә торасы юк.

Еш кына без совет чорын сүгәргә яратабыз. Янәсе, ул вакытта милли хокукларыбыз кысылды, татар теленең кулланылу даирәсе тар, башкалада татар мәктәпләре юк иде. Хак сүзләр, чынлап та шулай иде. Ә хәзер, ике дистә елдан артык ярты-порты гына булса да татар дәүләтендә яшәгән, Казанда гына да берничә татар мәктәп-гим­назияләре, дәүләт акчасына шактый зур штатлы Бөтен­дөнья Татар конгрессы эш­ләп торган, дистәләрчә татарча газета-журналлар нә­шер ителгән, “Мин татарча сөй­ләшәм” ди­гән акцияләр оеш­тырырга мөм­кинлек бул­ган чорда хәлебез үз­гәрдеме соң? Гаи­ләдән, татар театрларыннан, газета-журнал, бер радио һәм теле­видениедән башка без тагын кайда татарча аралашабыз, проблемаларыбызны үз теле­бездә хәл итә алабыз? Уку йортларындамы? Юк. Дәүләт структураларында, транспортта, җи­тештерү тармагында, сәла­мәтлек саклау яки социаль оешмаларда, сәүдә нокталарындамы? Юк!

Адәм ышанмаслык хәл, утыз-кырык еллар элегрәк без күп очракта хәтта министрлыклар, район җирле­ген­дәге оешмалардан газетабызда чыккан тәнкыйть мәка­ләләренә, урыннарга тикше­рү өчен җибәрелгән хатларга, укучыларыбыз сорауларына җавапларны бик еш кына татар телендә ала идек әле. Хәтта “өстән” дә күп кенә закон-карарлар, күрсәт­мә­ләр татарча килә иде.
Ә хәзер бер генә ми­нистрлык-оешмадан да, шулай ук районнардан да татарча килгән күрсәтмә, җавап, аңлатма юк диярлек. Газетада басылган тәнкыйть мәка­ләсенә дә җавап гел русча була. Булса әле. Соңгы елларда еш кына җавап та биреп тормыйлар. Һич югы теге яки бу ведомстводан шалтыратып газетада басылган мәкаләне русчага тәрҗемә итеп җи­бәрүне сорыйлар.
Соңгы вакытта бер генә җыелышта да, утырыш-кол­легияләрдә дә татарча чыгышлар яңгырамый диярлек. Ярый әле кайчак Президент, Дәүләт Советы Рәисе һәм урынбасарлары, Премьер-министр киңәшмәләрдә татарча җөмләләр кыстырып куя. Ә кәгазьдә басылган, электрон вариантта булган документлар бар да русча.

И ул алар белән турыдан-туры эшләүче буларак жур­налистларның, татар теле укытучыларның интегүләре! Кара әле, ачыш булып чыкты бит бу, Татарстан илендә татар теле бары тик милли басмаларда эшләүче каләм ияләренә һәм татар теле мөгаллимнәренә генә кирәк икән ләбаса. Чөнки соңгы елларда хәтта чеп-чи татар авылларындагы мәктәпләрдә дә башка фәннәрне, БДИга бәйле рәвештә дигән булып, өлкән дуслар телендә укытырга тырышалар.

Журналистлар дигәннән, узган елның октябрь аенда ТР Журналистлар берлеге Азнакай районында оештырган киңәйтелгән президиум утырышы да татар теленең кулланылышы, татар матбуга­тының бүгенге торышы тулып ти­шелергә торучы шешне хә­терләтте. Ул татар те­лендә нә­шер ителүче га­зета-жур­налларда һәм радио-теле­ви­дениедә килеп туган кадрлар мәсьәләсенә, дөрес­рәге, кытлыгына, милли мәгъ­лүмат чараларындагы проблемаларга багышланган иде. Очрашуда каләмдәш­­­ләребез татар те­ленең кулланылыштан тө­шеп кала баруы сәбәпле эш барышында туып торучы проблемалар, бигрәк тә, русча басмалардан аермалы буларак, хезмәт хакының азлыгыннан зарланды.

Ни кызганыч, хакимият даирәләреннән татар телле каләм ияләренең биредә яңгыраган җан ачысын ише­түче булмады. Киресенчә, анда дәүләт массакүләм мәгъ­лүмат чараларының рәсми вәкиле буларак катнашучы “Татмедиа“ ААҖ вәкиле татар журналистларының үги балалар хәлендә яшәү­лә­рен­ә үз­ләрен гаепләде. Имеш, яңа шартларда эшли белмиләр, имеш, искелеккә ябышып яталар, үзгәрергә теләмиләр, товарларын (бу очракта газе­та-журналларны) сата, акча эшли белмиләр, үзләренә кадр­лар әзерләү белән кызыксынмыйлар, фәлән-фәс­мәтән. Ул гел хаксыз дип әйтергә җыенмыйм, кайбер басмаларда, бәлки, яңача эшләргә теләмәүчеләр дә бардыр. Ләкин төп бәла бит, әлеге дә баягы, республикабызда татар милләтенең һәм мат­бу­гатының һаман да ятим бала хәлендә булуында һәм моңа республика җитәкче­ләренең, шул исәптән матбугат өчен җаваплы ведом­ствоның күз йомуында.

Беркемгә дә сер түгел, рус телендә чыгучы басмаларда эш тә күпкә җиңелрәк, аларга игътибар да күбрәк. Мәсәлән, алар чиновникларның кайчак үзләре дә аңламый торган докладларыннан өземтә­ләрне татар теленә тәрҗемә итеп утырмый. Указ, закон, карарларны да татарчага әй­ләндерәсе юк. (Ә алар шул­кадәр авыр рәсми телдә эш­ләнә, халыкка аңлаешлы булсын дип тәрҗемә итә-итә алҗып бетәсең.) Утырыш-ки­ңәшмә, ел йомгакларына багышланган конференцияләр алдыннан каләм әһелләре өчен әзерләнә торган пресс-релизлар да бары тик русча гына. Хәтта Дәүләт Советы, Министрлар Кабинеты, “Тат­медиа“да да күрсәтмә, пресс-релизларның татар телендә әзерләнгәне юк диярлек.

Татарча чыгучы газета-журналларда эшләүче журналистлар моңа күнеккән инде, артык аптырамыйлар. Ә менә радиода, телевиде­ни­едә эш­ләү­­челәр тапшырулары өчен бер-ике җөмлә татарча әйтә белә торган җитәкче яисә белгеч таба алмый иза чигә.

Бик еш укучыларыбызның кайбер сорауларына төгәл, дөрес җавапны министрлык, агентлык, фондлар аша алырга туры килә. Әле дүрт-биш еллар элек кенә бу бик тиз эшләнә иде. Министрлык, фондның шушы мәсьәлә белән шөгыльләнүче бүле­генә, еш кына урынбасарына, хәтта министрның үзенә үк турыдан-туры шалтыратып сорашасың да, шунда ук җавап та аласың. Хәзер исә бу гамәл сират күперен кичүгә тиңләшә башлады. Ул сорауларны рәсми рәвештә һәр министрлык-ведомствода булган матбугат үзәгенә юлларга кирәк. Алар исә андагы белгечләр белән элемтәгә керә. Тегеләр җавап әзер­ләгәч, аны җитәкчеләре карый, аннары матбугат үзәген­дә эшләүчеләр безгә юллыйлар. Шулай итеп, атналар-айлар уза. Анысы бер хәл, күп кенә министрлыклар безнең укучыларыбыздан килгән сорауларны, үзләрендә татар телен белүче булмау сәбәпле, тәрҗемә итеп җибәрүебезне сорыйлар.

Билгеле хакыйкать, га­зе­та-журналларның төп табышы әбүнәчеләрдән кергән акча булса, икенчесе – реклама. Әмма бигрәк тә соңгы вакытта татар басмаларына игълан, реклама бирергә берәү дә ашкынып тормый. Хәтта үзебезнең татар милләтеннән булган җитәкчеләр дә рус телле басмаларны үз күрә. Сәбәбен дә яшермиләр – олы җитәкчеләребез татарча укымый лабаса, шулай булгач, нигә акча әрәм итәргә?

Махсус санап утырганым бар, чеп-чи татар авылында туып үскән бер министрның әтисе вафат булгач, дистә­ләрчә министрлык, оешма-предприятие, агентлык-фонд­­лар (барысының да диярлек җитәкчеләре татар), аның кайгысын уртаклашып, газеталарга кайгынамә бирде. Шуларның ничәсе татар газетасына бирде дип уйлыйсыз? Җидесе. Шундый ук кайгынамә рус газетасында исә унтугыз мәртәбә басылды. Менә сиңа тигезлек, менә сиңа татар теленә, татар матбугатына хөрмәт!

Хәер, җәмгыятебезнең янәдән рус мохитендә яши башлавына инде күнегеп тә барабыз бугай. Әкрен генә кибет киштәләрендәге товарлардан татар телендәге ан­нотация-аңлатмалар югалып бара, төзелеп торучы төрле фирма, спорт корылмаларына да татарча исемнәр кушмыйлар. Урам, оешма-фир­маларның татарчага тәрҗемә ителгән элмә такталарында шыр хата. Безнең газета бу хакта әледән-әле язып тора. Тик үзгәрешләр генә бик акрын бара. Чөнки һаман да бер балык башы, элеккегә караганда уннарча мәртәбә арткан чиновниклар армия­сендәгеләрнең берсе нәрсә эшләгәнен икенчесе белми. Һәм дәүләт структураларында татар теле кулланылыштан төшеп кала бара.

Ни өчен икәне билгеле, әлбәттә. Беренчесе – безнең мөс­тәкыйльлегебезнең кә­газь­дә генә кала баруы. Икенчесе – төрле дәрәҗәдәге җи­тәкчеләрнең Конституциябез белән беркетелгән ике теллелек турындагы пунктка вак эш дип каравы. Өченчесе, чынлап та, ике телне дә әйбәт белгән белгечләрнең кимеп баруы.

Барыгызның да хәтерен­дәдер, узган гасырның туксанынчы елларындагы күтә­релеш вакытында күпме егет-кызларыбыз татар мәктәп­ләре, гимназияләре, татар-төрек лицейларында укып, хәтта өчәр-дүртәр тел өйрән­деләр. Чит илләрдә укып кайтып, Татарстаныбызда эш­ләргә әзерләнделәр. Кайбер­ләре хакимият структураларына эләгеп, ике телле белгеч булып киттеләр. Инде хәзер, татар теленең кирәге калмагач, алар да камил татар телен онытып бара. 


Люция ФАРШАТОВА
Ватаным Татарстан
№ 5 | 15.01.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»