14.01.2014 Сәясәт
Президентка докладны кем язып бирә?
Күптән түгел интернетта шау-шу кубып алды. Путинның Рус православ чиркәве әһелләре белән очрашу вакытындагы чыгышы сәбәпче булды моңа. Анда ул президент администрациясе башлыгы Сергей Ивановның 2012 елның октябрендә XVI Бөтендөнья рус халык җыенында сөйләгән сүзләрен кабатлады.
Блогерлар моннан Кремльдә спичрайтерлар, ягъни Президентка чыгыш әзерләүчеләр җитеп бетми дигән нәтиҗә ясады. Спичрайтер – Президентның имиджын, аның халык алдындагы “йөзен” билгели торган профессия. Илнең иң зур җитәкчеләре, вакытлары тыгыз булганлыктан, һәр очрашуда сөйләячәк чыгышларын үзләре әзерләп өлгерә алмый. Танылган публицистлар һәм язучыларның ил җитәкчелеге өчен чыгышлар язуы – табигый хәл. Бу элекке СССРда һәм хәзерге Россиядә генә түгел, дөньяның күпчелек илләрендә шулай. Тик шулай да кайвакыт спичрайтерларны файдалану чиктән ашып китеп, алардан вазыйфаларына керми торган эшләр дә эшләткәлиләр. Әйтик, орден-медальләр коллекционеры булган Генсек Брежнев, картлык маразмы белән чирли башлагач, берничә китап та “язып ташлады”, илнең ул чактагы иң югары премиясе – Ленин премиясе “лауреаты” булып үлде. Хәзер инде китапларны кем әвәләгәне билгеле. Ә теге чакта, җитмешенче елларда, бөтен совет халкын шул китапларны укырга һәм конспектлаштырырга мәҗбүр иттеләр. Бу хакта хәтта мәзәкләр дә туып өлгерде...
Брежнев үз кабинетында “Ленин премиясе лауреаты” билгесен тотып утыра икән. Моның янына Суслов килеп керә.
– Кара әле, Михаил Андреевич, син минем “Кече җир”не укыдыңмы? – ди яңа табадан төшкән “лауреат”.
– Укыдым, Леонид Ильич! Таң калырлык китап! Ул безнең җәмгыять өчен бик кирәк.
– Ул чагында Пельшены чакыр.
Пельшега да шундый ук сорау яңгырый. Тегесе, билгеле инде, сынатмый:
– Укыдым, искитмәле әсәр! Инде өченче тапкыр укып утырам! – дип җавап бирә. Брежнев шуннан соң үзалдына әйтеп куя:
– Барысына да минем “Кече җир” ошый. Әллә үземә дә укып карарга инде...
Спичрайтерлар белән бәйле мәзәк хәлләр тормышта түбәнрәк дәрәҗәдәге түрәләр белән дә очраштыргалый. Эреле-ваклы түрәләрнең фән кандидаты һәм докторы булып бетүе дә соңгы вакытларда эпидемия төсен алды. Урланган диссертацияләрне антиплагиат белән тикшереп, күп кенә исемнәр хурлыклы исемлеккә эләгә башлагач, бюрократия йөрәгенә бераз курку да кереп алды.
Минем үземә дә бер тапкыр спичрайтер булырга туры килде. Тик минем хезмәтем түрә доклады белән бәйле түгел иде. Киресенчә, җан тирен түгеп тырмашып эшләгән бер танышка чыгыш язып бирергә туры килде. Казаннан министр да киләсе бер җыелышта эшендә зур уңышларга ирешкән шәхес буларак чыгыш ясарга кушканнар иде аңа. Чыгышның караламасын райондагы җаваплы түрәгә алып барып күрсәтәсе. Артык сүз дә китәргә тиеш түгел, тиешле пафос та булырга тиеш – цензураның таләбе шундый иде. Эшкә оста булса да, язарга маһирлыгы булмаган таны¬шым кемнәрнеңдер ярдәме белән чыгы¬шын әвәләп түрәгә алып барып күрсәткән, әмма “хезмәт” яраксызга чыгарылып кире кагылган иде. Аптырагач, миңа мөрәҗәгать иттеләр. Алга бер кочак мәгълүмат куеп, докладны министр колагына ярарлык итеп әвәләп бирергә туры килде. Тик үземнең дә эшем бик ашыгыч булганлыктан (ерактагы бер шәһәргә китәргә җыенган идем), төгәлләп бетермәдем: “Йомгагын үзегез языгыз инде”, – дип китеп бардым. Төгәлләнмәгән “докладны”ны кулда тотып бераз уйланып торганнан соң, бик җайлы чишелеш табылган. Йомгакны шул темага цензор-түрәнең журналда бастырган мәкаләсеннән алып ялгаганнар. Инде эш пеште дип куанып, районга түрә янына юнәлгәннәр. Түрә чыгышның яңа вариантын укып чыккан да үзенә-үзе үтергеч бәя биреп куйган: “Төп өлеше әйбәт, йомгагы бер тиенгә дә ярамый моның!” – дигән.
Эшсезлектән интеккән урта кул бюрократиянең дә кулына тотып бер эш эшлисе урынга чыгышларын башкалардан әвәләтүе түрәләрнең тулы деградациясенә китерә. Урыннарда эшләрнең артка тәгәрәве, буш идеяләр белән халыкны йөдәтеп бетерү әнә шуннан килә.