|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.01.2014 Спорт
«Рубин»ның яңа тренеры Ринат Билалетдинов белән ВИДЕОәңгәмәСоңгы атналарда спорт сөючеләр Казынның “Рубин” футбол командасын кем җитәкләр дигән сорауга җавап эзләп “җәфаланды”. Матбугат чараларында да бу мәсьәлә буенча кызу фикер алышу барды - төрле исем-фамилияләр яңгырады. Бүген, ниһаять, бу бәхәсләргә нокта куелды - клубның баш тренеры итеп Ринат Билалетдинов билгеләнде. Исегезгә төшерәбез, 20 декабрь көнне “Рубин” командасының баш тренеры Корбан Бәрдыев һәм клубның генераль директоры Андрей Громовның эшеннән алынуы билгеле булды. Шулай ук Камил Исхаков башкарган вице-президент вазифасы бетерелде. Бу карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан футбол командасы вәкилләре белән очрашудан соң кабул иткән иде.
--- |
Иң күп укылган
|