|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.02.2009 Дин
![]() АВЫЛДА ДИН ТОТУ АВЫРМЫ?Авыл халкының мәчеткә йөрми торган өлеше, гадәттә, дин тотучыларга шикләнебрәк, яратмыйчарак карый. Алар, янәсе, тегенди-мондый булган; элек эчеп, азып-тузып йөргән бөтен кеше мулла булып бетте, имеш. Болай фикер йөртә башласаң, мәчеткә берәү дә кермәскә тиеш булып чыга. Чөнки җитмеш ел буе диннең тамырына балта чабып торган илдә туган, үскән кешеләрнең кайсы гына тәкъва булып кала алды икән? Алласыз система һәммәсен сүгенергә, эчәргә, урлашырга, зина кылырга өйрәтте. Ләкин диндә Тәүбә бар. "Аллаһы тәгалә җаны бугазына җиткәнче тәүбә кылган кешенең тәүбәсен кабул кыла" диелгән. Ягъни, тәүбә ишекләре үлгәнче ачык. Әгәр берәү Аллаһыга ялварып, гөнаһларына үкенеп, киләчәктә ул хатаны эшләмәскә дип тәүбә итсә, инша Аллаһ, гөнаһлары гафу ителер. Мөэмин-мөселман Аллаһының рәхмәтеннән һичкайчан өметен өзмәс. Шулай булгач, хәзер шул үткәннәргә үкенеп, бөтен гөнаһларын кичерүне сорап Аллаһы тәгалә каршына килеп баскан кешеләрнең юк гаепләрен бар итәргә тырышу дөрес булыр микән? Ә бит кибет ишеге төбендә көннәр буе җил уңаена селкенеп торган сәрхүшкә игътибар итүче дә юк. Мәчет ишеген ачып кереп, намазга йөри башлаучы турында китә сүз, китә чыш-пыш. "Кара әле тегене, ычкынгандыр ул", – ди берсе. Аңа икенчесе кушыла: "Акча бирәләрдер, шуңа киткәндер мәчеткә". "Күп бирәләр микән?" – дип күзен акайта өченчесе.
Авылда мәчеткә йөрергә ниятләгән кеше башта психологик киртәне җиңәргә тиеш. Чөнки монда барысы да уч төбендә кебек, кемнең кемлеген һәммәсе белеп-күреп тора. Бүгенге авыл үзе исә әхлаксызлык сазлыгына кереп баткан, гаделсезлектән, хокуксызлыктан газапка дучар ителгән коллык оясы ул. Матбугат битләрендә еш кына галим-голамә халкы "милләтне авыл саклый, авыл бетсә, милләт бетә" дип каләм язарга ярата. Йә, әйтегез, бар микән соң авылда бүген "милләт" дип сыкранучы берәр җан иясе? Кайсы авылга бүген милләт кирәк, тел кирәк, дин кирәк? Иртән күзен тырнап ачкан авыл кешесенә акча кирәк, кичен сызлаган аягын сузып ял итәргә сериаллар кирәк. Милләтне бүгенге муниципаль берәмлекләр дә (монысы бөтенләй көлке), мәктәпләр дә, мәдәният йортлары да саклый алмый. Аны сакласа исламча яшәү рәвеше генә саклаячак. Ни өчен революциягә кадәр татар авыллары тулы канлы тормыш белән гөрләтеп яшәгәннәр? Ничә гасыр буе дәвам иткән патша җәбер-золымына карамастан, татарның мәгарифе, мәдәнияте чәчәк аткан. Чөнки алар Ислам кануннары нигезендә яшәгәннәр, гомер сөргәннәр.
Без бүген дин дәүләттән аерылган дибез. Алай булгач ни өчен Русия президентлары чиркәүгә кереп чукына, дин башлыклары белән кочаклашып-үбешә, киңәшләшә. "Атакайлар" тырышлыгы белән мәктәпләрдә православие дине укытыла башлады, Тиздән аны Русиянең бөтен мәктәпләрендә, шул исәптән, безнең Татарстан мәктәпләрендә укыту буенча да хыяллары чынга ашмагае. Шуларны күреп-ишетеп торгач, миндә Ислам динен генә дәүләттән аермадылар микән дигән шик туа башлады әле. Чөнки авылның төп идеология үзәге булырга тиешле мәчетләребез бүген кызганыч, мескен хәлдә яшәп ята. Бәйрәм ясап, купшы сүзләр сөйләп мәчетләрне ачалар да, язмыш кочагына ташлап калдыралар. Аннан газга, электрга түләү өчен акча сорап, муллалар тегендә чабалар, монда чабалар.
Авылның киләчәге турында, сау-сәламәт, әдәпле, әхлаклы балалар үстерү турында кайгырткан авыл җитәкчеләре мәчетне җирле хуҗалык балансында тотарга, авыл имамнарына хезмәт хакы түләргә тиешләр. Берәр якын кешең вафат булгач кына муллага килү, мәчетне искә төшереп сәдака бирү – әхлаксызлык ул. Үзен дөнья кендегенә санап йөргән нинди генә түрә яки җитәкче булмасын, ахыр чиктә аңа да шул дүрт аршин җир каралган. Шуны истән чыгармаска кирәк.
Исламга килү бүген бик авыр бара. Әлегә исламча яшәү турында әйтеп тә булмый. Чөнки татар авылында бер-береңне алдау, талау, ялган сөйләү, икейөзлелек гадәти күренеш; ул хәрам белән тулган. Дин тоткан кеше бүген авылда адым саен йә исереккә, йә уйнашчыга, йә шәрә кызга, йә гайбәткә тап була. Шуңа күрә аз-азлап дингә килүчеләрнең дә тормышы Ислам нигезләре буенча бармый, бара алмый. Әгәр син бер кешенең мәчеттә намаз укыганын күреп тә, өйдә, урамда яки күршеләре белән шәригать кануннарыннан тайпылып яшәвен, шулай ук үзенең балалары, туганнары, хезмәттәшләре, әти-әниләре белән тиешле рәвештә мөгаләмә кылмавын күрсәң, белеп тор: бу кеше Аллаһының хак юлын тулысынча аңлап бетермәгән, яки аны аңларга теләмәгән. Ислам фәкать аның телендә генә. Шәхеснең болай икегә бүленүе бүгенге мөселманнар арасында киң таралган. Бу ни өчен шулай? Чөнки дин мәчет бусагасыннан урамга чыгып, өйләргә, мәктәпләргә, балалар бакчаларына, иң мөһиме кешеләрнең күңеленә кермәде. Һәм, гомумән, авыл өстенә тарала алмады. Әле ярый аның барлыгын көнгә биш тапкыр яңгыраган азан тавышы искә төшерә. Менә шуңа күрә хәзерге вакытта авылда бары дини йолалар гына үтәлә. Хәтта җомга намазларына да кеше бик аз килә. Дөрес, гаетләргә халык байтак җыела, ләкин аларның күбесе шәһәрдән кайтып, тәкә суеп, корбан чалдым дип, күңел ачарга, бәйрәм-сәйрәм итәргә кайткан кешеләр.
Дин – бу дөньядагы иң изге сыйфатларны сугаручы илаһи бер чишмә. Ул барлык халыкларның юлын яктыртучы нур итеп, аларны караңгылыктан яктылыкка чыгару өчен җибәрелгән. Ни өчен мөмкинлекләр була торып та халык бүген шул якты нурга килми, еллар буе мәчет капкасы яныннан үтеп йөреп тә, аның эченә атлап керми? Чөнки Алласыз яшәү күпкә җиңел: теләсәң эчәсең, сүгенәсең, талыйсың, алдыйсың, үтерәсең. Алла юк, димәк, гөнаһ та юк. Большевиклар властька килү белән намус һәм әхлак төшенчәләрен кара канга батырдылар. Кызганыч, шул динсезлек һәм денсезлек бүген дә халыкның гөнаһка батып яшәвен дәвам иттерә. Динсезлек хакимияттәгеләр өчен, җитәкче урындагы адәмнәр өчен бик кулай. Аларның әхлаксызлыгы караклыкны, ришвәтчелекне үстерде. Кеше хакын үзләштерү, ятимнәр малын урлау, фахишәлек, җинаятьчелек гадәти хәлгә әверелде. Урлый белгән кешегә хәтта авылда да сокланып карадылар, аны булдыклы кешегә исәпли башладылар. Кылган гамәлләре өчен җавап тотасы көн барлыгына ышанган кеше мондый зур гөнаһларны эшли алмас иде. Динсез кеше – юлсыз кеше, динсез милләт – юлсыз милләт, киләчәксез милләт. Динле булу – зур хезмәт ул, көндәлек тырышлык, бертуктаусыз тәнеңне һәм җаныңны пакълыкта тоту дигән сүз.
Кешене: "Әйдә, Исламга кер", – дип кенә туры юлга күндерү мөмкин түгел, әлбәттә. Иң элек дин әһелләре үзләре Ислам кушканча күркәм холыклы булып, һәр эштә шәригать буенча эш итәргә тиешләр. Ләкин аларның тырышлыгы белән генә динле булып булмый шул. Өстәвенә, Исламга каршы башка диннәрнең һөҗүме көчәеп бара. Йөзәрләгән дини секталар татар яшьләрен үз ятьмәләренә эләктерәләр. Урыс дине һәм теле аркасында кысылын җан-тәслим кылмасын өчен татар халкы үзенең яшәү рәвешен кискен үзгәртергә, динсезлек һәм әхлаксызлык упкыныннан чыгарга тиеш. Балалар бакчаларыннан башлап, мәктәпләрдә, матбугатта, телевидениедә рухи тәрбиянең нигезе булган исламча яшәү рәвеше пропагандаланса гына милләт буларак сакланып калырга мөмкинбез. Шул вакытта татар авыллары өстендә яңгыраган азан тавышы кешеләрнең йөрәкләренә үтеп, томаланган аң-шәрифләрен уйга күмәр. Динем өчен түгел, көнем өчен дип яшәгән гамьсез кешеләр уянып, мәчетләре, муллалары, милләтләре, диннәре, телләре турында уйлый башларлар, инша Аллаһ!
Фәрит ВАФИН, Арча, Яңа Кенәр Фикерләр№27 (62963) / 29.11.2010 20:10:29
мина бик кирэк инша пожалуста №26 (15135) / 25.03.2009 02:26:52
Шәригаттә изге урыннар 3 №25 (15130) / 24.03.2009 22:34:15
Фэхим, мин сразу сиздем сезне, бик буталчык икэнегезне.Хэрнэрсэдэ логика була бит. Хэтта алогикада да.Мин сезне старческий маразм башланган элекке акыллы кееше ахрысы дип уйлаган идем, гшаеп итмэссез инде. №24 (15129) / 24.03.2009 22:14:57
Кукушкин II, "Пусть всегда будет солнце" коенэ жырлап караган идем, сузлэре койгэ ята. №23 (15128) / 24.03.2009 21:51:39
ИХЛАС ДОГАМ №22 (15079) / 24.03.2009 05:11:05
Иркә, №21 (14919) / 21.03.2009 23:29:19
Кызганыч, кешеләр бу доньяга мәңгегә килгән төсле генә яшиләр. Уяныгыз әле , туганнар! №20 (14368) / 14.03.2009 13:01:26
Безне тэрбиялэгэн атеизмнан сон, дингэ хэркемнен уз юлы. Мэчет салдырган кешенен дэ эчке уз мотивлары булгандыр. Исламнын ин кочле моменты - хаж кылу процессы. «Конвенция о защите прав человека и осноных свобод,»нын символик процесс рэвешендэ куренеше! Э бугенге 21нче гасыр яшьлэренэ исламнын асылын утемле итеп анлатучы юк.Сезнен дэ беренче жомлэгез булмаса яхшы була иде. Яшь чакта улем сина кагыла торган эйбер кебек тоелмый. Яшьлэр белэн эшлэгэндэ ин беренче рухи байлыклар кыйммэтен анлатырга кирэк. Алайса, телефон булмаганга асылына, балакайлар! Сэудэгэрлэр кайсыдыр моментка кадэр, «Супертелефон - яшэу мэгънэсе!» - дип акыл кермэгэн усмердэн зомби ясый, анын алай булуына узлэре дэ тошенгэч, мэчет салдыра. Яшьлэргэ менэ шул турыда сойлэргэ кирэк. Гаделлек турында тугел, гаделлек ул - бик бэхэсле эйбер булырга момкин. Тигезлек турында внушать итэргэ кирэк аларга. Кешелек кыйммэте беркайчан да акча кулэме белэн бэялэнмэде, бэялэнми, бэялэнмэячэк! Шунын ни икэнен тэфсиллэп сойлэргэ кирэк! №19 (14365) / 14.03.2009 11:27:22
эш шунда ки кеше донья артыннан куа-куа анын бер конлек икэнен, э улгэч аллахы тэгалэ каршысына басып жавап тотасы бар икэнен онытып жибэрде. узебезгэ кирэкне кемнэндер эшлэтеп алырга була дип уйлыйлар. 14-15 яшлек чакта авылнын 50дэн узган халкынын мэчет тозу очен уздырган жыенында булырга туры килде. Мина белэсезме ничек тоелды "болар мэчетне курше авыллар янында яхшырак курену очен тозетмэкче булалар икэн, мэчет модасына яирэлэр болар"дип уйлады минем ярым сабый акылым. Бер предприимчивый эби алга чыктыда син тегене табасын, син бусын эшлисен дип эш булде, хэм килеп чыкты дип уйлыйсызмы? хэзер котеп утыр, уз кунелендэ булмаган кеше куштылар дип кенэ торып китми ул. №18 (13081) / 17.02.2009 23:13:43
Тотмыш сез кызмагыз эле, сурелегез бераз! Мин коммунистлар турында сойлим дисэм дэ, нэрсэ сойлэячэкне эйтмэдем. Мин кеше сойлэп арган забитый эйберлэр турында сойлэргэ яратмыйм. Монысы беренчесе! Икенчесе эгэр доньяда дореслек бар дип уйласагыз, ялгышасыз, хэркемнен уз доресе.Аллахы да кешелэрнен барысын берторле яратмаган! Оченчесе, мин ак тосне яратам узе, эмма кара тосне соймим ботенлэй, шуна курэ донья ак хэм кара гына булмый.Анда бутэн бик матур тослэр куп!Дуртенчесе кыйссам белэн эйтергэ телэгэн идем, купме яман, яман дип утырып була, эшлэгез элементарно берэр нэрсэ.Былтыр чуп арасында утырган мэчет яны быел чип-чиста иде,э монда хезмэт хакы билгелэуне сорыйлар. Мэчет акча очен килгэн кешелэр очен тугел,э чын кунелдэн Аллахы жэм бары тик ана табынучылар очен генэ. №17 (13080) / 17.02.2009 22:52:43
"АиФ"тан: Россия Авыл хужалыгы министрлыгы Россиядэ тавык ите житештеруне кимету кирэк дигэн белдеру ясаган. №16 (13079) / 17.02.2009 22:34:34
Безнен илебез уникаль ул. Исерек Ельцинны да терэтеп торып, рассоль эчертэ эчертэ айнытып торып сайлап куйдык. шул олигархлар заправляет та инде. Иначехана бит узхлэренэ №15 (13078) / 17.02.2009 22:29:49
Пралитариат, №14 (13077) / 17.02.2009 22:19:48
тотмыш, №13 (13076) / 17.02.2009 22:18:08
Слушай братан, Тотыш белэн Тотмыш икегез ике кешеме ул? икегез дэ минем братаннар... №12 (13067) / 17.02.2009 18:59:20
Мэкалэне укып чыккансыз бит, квзвл сызык белэн халыкнын хэзерге эхлаксызлыгында, динсезлегендэ, эчкечелегендэ №11 (13002) / 16.02.2009 23:31:13
Дорес сойлисез! №10 (13001) / 16.02.2009 23:24:17
Иркэ, очаровываться итмэскэ кирэк, разочаровываться да итмэссен. №9 (13000) / 16.02.2009 23:14:48
Тотмыш, сез янадан мине разочаровали, сезнен аныгыз эле хаман да коммунистик режимдамыни?Башымда коммунизм турында татарча уйлар кайный иде, сезнен белэн бэхэслэшэсе буламыни инде?! №8 (12998) / 16.02.2009 22:53:09
№7 (12996) / 16.02.2009 22:47:07
ник кыен булсын. Санап карасаң, күпме вакыт кирәк биш вакыт намаз өчен. Көненә бер сәгать тә булмый ич. Ә күпме вакытны телевизор карап, яки гәйбәт сатып уздыра кеше. №6 (12994) / 16.02.2009 22:16:55
Авылда дини булып киту кыенрак. Улу турында уйлап, динилек юлына баскан эби дэ кибетенэ барып аракысын алып кайта, алмаса, бакчасы сорелми калачак. Бакчасын сореп бирэсе ир аракы алачак, чонки анын хатыны юк, ул шул аракы белэн кайгыларын юып яши. Каян алсын ул хатынны, когда алар авылда гел юк. Алладан хатын (тормыш, бала, йорт, мэхэббэт) сорап утырсынмыни гел? Сорагандыр да, бэлки, лэкин бирмэгэннэр бит. №5 (12993) / 16.02.2009 21:55:47
шул авыл балалары, без үзебез гаепле түгелме соң, авылның шундый булуында. №4 (12992) / 16.02.2009 21:25:45
Эчэргэ, сугенергэ,урлашырга, зина кылырга алласыз система (КПССны эйтуегездер) тугел, ул бету ойрэтте Фэрит эфэнде. Бу хэллэр чынлап торып 90-еллар башында, идеология дигэн нэрсэнен "И" хэрефе дэ калмагач башланды. Э КПССнын "Моральный кодекс стороителя коммунизмында да, ВЛКСМ уставында да, пионер, октябрят кагыйдэлэрендэдэ мин кешене эчэргэ, сугенергэ,урлашырга, зина кылырга ойрэткэн юлларны тапмадым. Эйе, коммунистлар дингэ каршы барып, аны бетереп бер дэ дорес эшлэмэде, лэкин алар кешенен мораль ягы турында да уйлады. Э инде Совет строе бетерелгэч безне, "совок"ларны "тэрбиялэу" чынлап торып башланды. Менэ шул бушлык вакытында булды инде хэллэр. "Моральный кодекс"ны отменять иттелэр, э диннен кочэеп китэргэ, халык арасында жэелергэ вакыты булмый калды, чонки халыкка тиз арада тулы ирек тоттырдылар. Беренче урында "Ничек кон итэргэ?" (олкэннэрнен гомер буе жыйган акчасы банкта янды) дигэн сорау иде, э аннан сон "Болай да яшэп була икэн" дигэн фикер килде.Чит ил фильмнары, китаплар, журналлар, узебезнен житэкчелэр тормышы (шул чордагы) моны ныгытты гына. Без, (шул исэптэн Сез дэ,чонки Сез, белуемчэ, мэктэп системасында эшлисез), акчага, байлыкка табынган бер буын тэрбиялэп устердек. Мона укытучы гына гаепле тугел, мона шул чорнын дэулэт системасы да гаепле. Чонки ул вакытта :"Мэгарифтэ идеология булырга тиеш тугел, ул белем генэ бирергэ тиеш",-диделэр. №3 (12981) / 16.02.2009 13:09:23
Исем китеп укыдым эле. Мин узем дэ Арчадан чыккан кеше, инде 28 ел Екатеринбургта яшэсэм дэ. Минем очен авыл, бигрэк тэ Татарстан авылы эхлак узэге булып истэ калган. Без ускэндэ ойдэ мэжлес жыйсалар хатын-кызлар алдына рюмка да куймыйлар иде. Эчу дигэн суз ирлэргэ генэ кагыла иде. Фахишэлек, зина турында ишеткэнемне дэ хэтерлэмим. Авылдагы бер танышым белэн хэбэрлэшэ башлагач, ул да минем исемне китэрде, хэзерге шушы хэллэрне сойлэп. Бу хэлне туры итеп яза алган авторга зур рэхмэт. Кайда без татарларга хас булган оят, эхлак??? Замана шаукымына каршы тора алырлык коч таба алмыйбызмы? Фэрит абый дорес эйтэ, исламча яшэу кирэк. Э куплэр очен дин тоту (бигрэк тэ шэхэр жирендэ) мода буларак кына кызык... №2 (12978) / 16.02.2009 11:54:54
"Дин авыл остене тарала алмады", - ди автор. Дорес эйте.Эмме авыл халкы " Минем шэхси тормышыма кагылмагыз!", -дип кукрэк киереп, чит хатыннар, чит ирлерне аздырып, гаилэ жимереп куз алдында фахишелек итучелерге куз йомып яшеген вакытта дин авылга ничек тарала алсын?! Сезнен авылда ничектер, безнен авылда мене шулай, жэмегать. Без мона узебез гаепле. №1 (12972) / 16.02.2009 11:19:25
Рэхмэт, Фэрит абый. Чынбарлыкны ачып салгансыз. |
Иң күп укылган
|