поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.01.2014 Авыл

Татарстанда тагын бер авыл юкка чыкты

Әле ноябрь аенда гына Түбән Кама районындагы борынгы Алан авылының 29 гаиләсе үзләренең туган-үскән нигезләре белән хушлашты. Үзләре теләп түгел, билгеле, аларны моңа мәҗбүр иттеләр.

Эш шунда ки: өч гасырлык тарихы булган әлеге авыл республиканың сәнәгати гиганты «ТАНЕКО»га бик якын тора. Белгәнегезчә, «ТАНЕКО» ул – нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы. Һәм инде аны экологик яктан чиста объект дип әйтеп булмый. Аның тирәли махсус санитар-сак зонасын да тикмәгә генә булдырмаганнардыр. Ә Алан авылы, гөнаһ шомлыгына, нәкъ менә әлеге зонага урнашкан.

Кечкенә генә Алан елгасы ярына сыенган бу авыл әллә ни зур түгел. Анда нибары иллеләп ихата исәпләнә. Биредә ни телефон элемтәсе, ни газ, ни рәтле-башлы юлы юк. Элегрәк бу табигатьнең «дачниклар» күзен кызыктыра торган гаҗәеп бер почмагы булып саналган. Ә хәзер исә заводтан чыккан зарарлы корым уйсулыкларда җыела һәм тончыктыргыч һава тынны буа. Шуңа да биредә яшәүчеләрнең күпчелеге соңгы вакытта астмадан интегә. Авылның эчә торган суы да мактана торган түгел – заводның тәэсире аны да читләтеп узмаган. Басу-кырлар да инде күптән эшкәртелми, кысыр ята. Чөнки, әйткәнебезчә, авыл санитар-сак зонасына керә. Ә андый җирдә ашлык чәчәргә ярамый. Кыскасы, үзенә күрә «мини Чернобыль» дип әйтсәң дә була.

Халыкның сәламәтлегенә тагын да зур зыян килмәсен өчен, Татарстан Хөкүмәте аларны биредән ераккарак күчерү турында карар чыгарды. Әлбәттә, кемнәрдер моны бик теләп кабул итте. Шәһәрдән фатир алу элек хыялга да кермәгән нәрсә бит. Тик арада туган нигезләрен ташлап китәргә теләмәүчеләр дә юк түгел. Алар фикеренчә, авыл монда «ТАНЕКО»дан иртәрәк барлыкка килгән һәм анда яшәүче халыкның бу җирләргә булган хокукы да зуррак! Әмма Хөкүмәт карары чыккан икән, ул инде, бернигә дә карамый, үтәлергә тиеш.

Авылны күчерү турында мәсьәләне 2008 елда ук күтәреп чыгалар. Ләкин бу шактый чыгымнар сорый торган эш. Авылдан китәргә тиешле кешеләргә миллионлаган компенсацияләрне түләргә акча каян алырга? Моны ачыклау шактый озакка сузыла. Нәтиҗәдә, компенсация акчасының 70 процентын «Түбән Кама Нефтехим» ААҖ күтәрергә тиеш, дигән карарга киленә. Ниһаять, быел 5 сентябрьдә республика Министрлар Кабинеты, Алан авылын күчерү эше ноябрьдә төгәлләнергә тиеш, дигән күрсәтмә бирде. Иң әүвәл 22 гаиләгә яңа фатирлардан ачкычлар тапшырылды. Алар Түбән Кама шәһәренең Тынычлык һәм Төзүчеләр урамнарына салынган яңа йортларда яшәячәкләр. Күченүчеләргә, аеруча ялгыз пенсионерларга яңа урынга барып төпләнергә булышу өчен махсус комиссия төзелгән. Күченү эшләре өчен төп җаваплы – Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды. Әле күптән түгел Алан авылының тагын 7 кешесенә яңа фатир ачкычлары тапшырылды. Бу Алан халкын күчерүнең әле беренче этабы гына. Авылда бакча кишәрлеге булганнар да байтак. Андыйлар күченү программасына кертелми. Аларга акчалата компенсация генә бирелә.

Туган нигезләре белән хушлашучылар Алан халкы гына түгел. Нәкъ шундый ук язмышка Тукай районының Мартыш авылы да дучар. Ул да «ТАНЕКО»ның санитар-сак зонасына керә. Биредә 105 хуҗалык яңа урынга күчерелергә тиеш. Туган нигезләреннән куптарылган кешеләрнең күңелләрендә бүген нинди хисләр кайныйдыр – анысы инде бер Ходайга һәм аларның үзләренә генә мәгълүм...
 


Илгизәр ХӘЙРУЛЛИН
Шәһри Казан
№ | 10.01.2014
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»