поиск новостей
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 28.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 29.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 30.03 "Халык җәүһәрләре" Гала-концерт. Тинчурин театры бинасы, 19.00, 6+
  • 31.03 "Кияу урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 15 Март
  • Рәис Даутов (1928-2007) - язучы
  • Илдус Диндаров - журналист
  • Шамил Закиров (1945-2012) - мәдәният хезмәткәре
  • Ренат Мөслимов (1951-2022) - җырлар авторы
  • Җәүдәт Сөләйманов - җәмәгать эшлеклесе
  • Габдулла Апанаев (1862-1919) - җәмәгать эшлеклесе
  • Айдар Сөләйманов - җырчы
  • Әнвәр Шәрәфиев (1935-2024) - Композитор
  • Наилә Вәлитова - тәрҗемәче
  • Рахман Ильяс (1908-1943) - язучы
  • Закир Һади (1863-1933) - язучы
  • Николай Колесников - атлет
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
11.01.2014 Җәмгыять

Кешегә ышанып ятмыйлар (ипотека турында)

Яшь вакытта тизрәк кияүгә чыгарга ашыгабыз. Әти-әни сүзенә дә колак салмыйбыз. Мин дә нәкъ шундый кире беткән кыз идем. 18 яшем ту­лар-тулмас, әти-әнием каршы булса да, үземнән күпкә олы кешегә кияүгә чыктым. Озак та үтмәде улыбыз туды. Тик без бергә яшәп китә алмадык. Ирем бар эшемне гаеп­ләде, бик каты көнләште.

Мин баламны күтәреп кире туган йортка кайтып киттем. Тик әни мине гел битәрләп торды. “Сүзне тыңламадың. Хәзер менә бала күтәреп кайттың”, – ди. Әни­нең дөрес әйткәнен аңлап, аңа авырлык китерәсем кил­мичә, улымны бакчага урнаштырып, эшкә чыктым. Шулвакыт бер егет белән танышып, дуслашып киттек. Илнур минем белән бер яшь­тә. Уйларыбыз да, фи­керләребез дә бер төрле. Үзе дә карап торышка бик тә акыллы, гаилә алып барырдай кешегә охшаган. Ялгыз яшәве кыен иде миңа. Шуңа күрә озак йөрмәдек, өйләнешеп бергә яшәргә карар кылдык. Икенче балам булып кызым туды. Илнур белән яши башлагач, әнием ипотекага фатир алып бирде.

Дөрес, кредитын без түләп бардык. Кызыма ике яшь тулгач, әниемә калдырып, эшкә чыктым. Ике көн дә узмады, гаи­ләгә бәла килде. Шук бала өстенә телевизор тартып төшергән. Без хастаханәгә эләк­тек. Шул вакытта табиблар: “Ба­лаң өметсез”, –диделәр. Әллә ничә операция ясатырга туры килде. Аллага шөкер, ул рәт­ләнде. Тик без өйгә кайтканда сәер кү­ренешкә тап булдык. Ирем кием­нәрен җыеп чыгып киткән. Өс­тәл­дә: “Миңа авыру бала кирәк­ми. Синең анаң аркасында гарип калды, ул карасын”, – дигән язу ята.

24 яшемдә ике баламны тотып, ипотекалы фатирда утырып калдым. Айлык түләүләр 21 мең­нән арта. Тик мин бирешмәдем. Ике бала белән ата-ана йортына кайту оят иде. Зур сәүдә үзәгенә ит сатарга урнаштым.

Балаларны карар өчен кеше ялладым, иртән чыгып китәм, кичке 11дә кайтып егылам. Әмма зарланмыйм. Хә­зер ярдәм сорап язучылар кү­бәйде. Беркайда да эшләмичә утырсаң, акчаң да булмый, ба­лаңны да тәрбияли алмыйсың. Тик кешегә салынып утырырга ярамый. Без үз хаталарыбыз өчен үзебез җавап тотабыз. Гел әти-әнине борчып, аларны хафага салып яшәргә ярамый. Ә мин исә зарланмыйм. Киресенчә, мин тормыш итәргә өйрәндем. Ә ирләргә килгәндә, Илнурның шулкадәр куркаклыгына исем китте. Ул чыгып киткәннән бирле, без аны оныттык. Хәзер минем бар юанычым – улым белән кызым. Алар күп вакытны тәр­бияче белән уздыргач, айга бер­ничә көн ял алып балаларымны мультфильмга, кинога алып барам. Авырлыкларны җиңеп барам кебек. Авырлыклар булса, ничек тә аны җиңәргә, балаларны бәхетле итәр өчен тырышырга кирәк.  


Гөлүсә ШАКИРОВА
Ватаным Татарстан
№ 2 | 10.01.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы