поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.01.2014 Спорт

Чыгымлы Олимпиада

Яңа, 2014 елның Россиядәге төп вакыйгасы – Олимпиадага санаулы гына көннәр калып бара. Анда, күпләр бик теләгәнчә, безнең ил спортчылары өстенә медальләр яңгыр булып явармы, юкмы – төгәл әйтеп булмый. Ә менә әлеге грандиоз спорт бәйрәменең Олимпия Уеннары тарихына ике рекорд белән кереп калачагы инде билгеле.

Аның беренчесе – Кышкы Уен­­нарның, гомердә күрел­мә­гәнчә, субтропик зонада үтүе бул­са, икенчесе – Сочидагы ярыш­­ларның кешелек тарихында әлегә иң кыйммәткә төшкән Олимпиада булуында.

Икенче үзенчәлек беренче­сенә дә күпмедер бәйле, әл­бәттә. Олимпия Уеннары курорт-шәһәр янындагы тауларда булса да, тиешле вакытта тиешле күләмдәге карны, температураны анда беркем дә гарантияли алмый. Тауларда һава торышы сәгать саен алышынып тора. Хоккей ярышлары ярый ла түбә астында, ә, мәсәлән, шул ук биатлонны карсыз трассада яки томан эчендә ничек үткәрергә? Тик 400 кар ясаучы машина, махсус кар саклау складлары – өстәмә чыгым­нар­ның бер өлеше генә. Реаль чыгымнар һәр чакрымы 220 миллион долларга (күз алдына китерүе дә кыен – янә дә бер теркәлмәгән рекорд!) төш­кән, спортчыларны кунакха­нә­ләрдән ярышлар зонасына йөртәчәк 48 чакрымлы берләштерелгән тимер һәм авто юлдан башлана. Гаҗәп хәлләр моның белән генә бетми әле. Чаңгыда сикерүчеләр өчен трамплин бәясенең ай үсәсен көн үсеп, 1,2 миллиард сумнан 8 миллиардка сикерүенә, шул сәбәпле Әхмәт Билалов дигән кешенең Олимпиада төзеле­шеннән куылуына узган ел бөтен ил шаһит булган иде. Трамплин шундый сихри көчкә ия, ул хәтта акча күләмен дә биниһая югары сикертә икән бит. Һәм инде менә гомуми чыгымнарның астрономик сумма – 1,5 триллион сумнан артып киткәне дә билгеле булды. Кемдер, бәлки, бу акча әлеге тарихи вакыйга өчен алай ук күп тә түгелдер, дияр. Бер кечкенә чагыштыру булмаса, чыннан да, шулай дип кабул итәр дә идек. Акча санарга, чагыштырырга яратучы белгечләр моннан 4 ел элек Канада шәһәре Ванкуверда узган кышкы Олимпиаданың 27 тапкыр, аннан алдагы Турин Кышкы Уеннарының 12 тапкыр арзанрак суммага төшкәнен исәпләп чыгарган.

Нибары 17 көн дәвам итәчәк Кышкы Уеннар өчен шул кү­ләмдә акча исраф итүне ничек аңларга соң? Тормыш дәрәҗәсе бездә­гедән берничә тапкыр югары булган Канада ни өчен аякны юрганга карап суза, ә без биредә чаманы янә дә онытабыз? Әле шунысы да бар: әй­түләренә караганда, Олимпиадага киткән акча­ның бары 10 проценты гына – шәхси кер­темнәр. Яки һәр 10 тәңкә чы­гым­ның 9 тәңкәсе салым тү­ләүче, ягъни безнең кесәдән алынган булып чыга. Монысы белән, “үзем тапкан мал түгел, халыкныкы жәл түгел” белән дә килешер идек әле. Олимпиада хакына. Әгәр дә Россия һуш китмәле күләмдәге откат-риш­вәтләр, мәшһүр караклар ватаны булмаса. Шунлыктан Олимпиада төзелешләре баштан ук Билалов кебек шома егетләр өчен гигант күләмнәрдә акча юу урыны булмадымы дигән сорау да тумый калмый.

Ярар, Олимпиада бит, бик йомасы килмәсә дә, боларына да күз йомып торыйк. Һәм төп сорауны бирик. Дөньяны шаулаткан 17 көн үтеп киткәч, ягъни туйлар узып, туннар тузгач, ул алтын бәясендәге спорт корылмалары тулы көченә файдаланылачакмы, үз бәяләрен кайтарачакмы соң? Мәсәлән, би­редә яки шул ук субтропик климатта аякка бастырылган 3 боз сараенда хоккей уйнаячаклармы? Бик тә шикле. Ул 48 чакрымлы “алтын” юл Олимпиада узгач, кемнәрне ташыячак? Бу бит – Владивостокта АТЭС саммиты алдыннан Русский дип аталучы утрауга салынган беркая да илтмәүче гаугалы күпергә тиң, тик күпкә кыйм­мәтлерәк проект. Тагын элекке тырмага басу! Ә ярышларны ачу һәм ябу тантаналары узачак төп стадион со­ңыннан кемгә һәм ни рәвешле хезмәт итәчәк? Кытайлар үз­ләренең “Кош оясы” дип аталган легендар Олимпиада стадионын алагаем сәүдә һәм ял үзәгенә әйләндергәннәр. Аны баштан ук шул якны күздә тотып төзегән булганнар. Бездә бу хакта әлегә бер сүз дә юк.

...Олимпиада үткәрү ул без андый чараларны да күтәрә алабыз дию, илнең халыкара абруен арттыру, купшы һәм кыйм­мәтле фейерверк оештыру гына булырга тиеш түгел. Олимпиада ул – файдалана белгәндә, кыска вакытлы милли идея. Мондый дөньяви спорт бәйрәме уздыру­ның максаты төбәкнең инфраструктурасын бер башка югарырак күтәрүдән бигрәк, ул урынны соңыннан дөньяви спорт үзәгенә һәм туристлар Мәккә­сенә әйләндерү дә булырга тиеш. Ә беренче һәм төп глобаль бурыч – илдәге халыкны спорт аша сәламәтләндерүгә юнәлеш алу, Олимпиаданы шу­ның нә­тиҗәле рекламасы итү. Россиядә болар үтәлерме? Әлегә җавап юк.  


Наил ШӘРИФУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 2 | 10.01.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»