10.01.2014 Җәмгыять
Эшкә тотыну авыр булдымы? (Сораштыру)
Елның беренче эш атнасы башланды. Ул 2014 елдагы иң кыска эш атнасы да булып санала. Атна ахырына кадәр ике генә көн – 9 һәм 10 гыйнвар көннәрендә генә эшләп аласы бар. Атна кыска булуга карамастан, эшкә керешеп китү күпләр өчен шактый авыр. Бу озак ял итүгә генә түгел, табигатьтә кыш фасылы булуга да бәйле икән.
Белгечләр кыш көне эшләү төрле психик тайпылышларга сәбәп булырга мөмкин дип белдерә. Чөнки бу чорда күпләр кояш чыкканчы эшкә китә һәм баегач кына эшен тәмамлап кайтырга чыга. Кояш яктылыгы җитмәү депрессия һәм апатиягә сәбәп була, дип хәбәр итә Бөекбританиянең рухи сәламәтлекне тикшерү үзәге. Белгечләр кышның иң авыр көне дип гыйнвар аеның өченче дүшәмбесен саный. Быел ул 20 гыйнварга туры килә. Бу көнне начар һава торышы, узган елдан калган бурычлар искә төшү, Яңа елны бәйрәм итүнең авыр нәтиҗәсе үзен башка көннәргә караганда ныграк сиздереп, эшләргә теләкне киметә икән. Ә сезгә яллардан соң эшкә тотыну авыр булдымы?
Рафил НОГМАНОВ, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:
– Арыдык ял итеп. 7-8 көн ял – ул шактый күп. Шуңа күрә эшкә керешеп китү чыннан да кыенрак. 3-4 көн генә булса, ялга ияләшеп өлгереп булмас иде. Аннары, һава торышының йогынтысы да бардыр чыннан да. Кояшлы аяз көн булса, эшкә җырлап чыгар идең. Әмма кыен дип утырып булмый, эшкә тотынырга кирәк. Беренче көнне алдагы елга планнарны караштырдым. Ялларда да 1-2 мәртәбә эшкә кереп чыгарга, Эчке эшләр министрлыгында узган киңәшмәдә катнашырга туры килде. Полиция хезмәткәрләренең күбесе бу көннәрдә ял итмәде, Премьер-министр, кайбер башка түрәләр дә эшләде бит. Ял көннәрен Казанда үткәрдем. Берничә мәртәбә Боровое Матюшинода чаңгыда шудым. Яллар үзем теләгәнчә узды.
Айсылу ЛЕРОН, “Татар радиосы” алып баручысы:
– Яңа елга бик нык әзерләндек быел. 31 декабрь көнне гаиләбез белән яңа фатирга күчендек. Әти-әниләрне, мулла чакыртып аш үткәрдек. Бер ел элек Яңа ел төнендә, киләсе елны үз фатирыбызда каршы алсак иде, дип теләгән идек, теләгебез чынга ашты. Ял көннәрендә кызыбыз Фәридәнең күңелен күрдек. Аны төрле Яңа ел чараларына йөрттек, “Әкият” курчак театрына да алып бардык. Әле эштә дә балалар өчен бәйрәм оештырырга җыеналар. Анда алып барачакбыз. Минем өчен яллар тәмамланмады. Яңа елга кадәр эшләдем дә, ел башыннан декрет ялына чыктым. Икенче балабызны көтәбез.
Илгиз ЗӘЙНИЕВ, драматург:
– Эштән туктаган юк. Бәйрәмне елдагыча әти-әниләр, абый-апалар, хатыным, балабыз белән авылда каршыладык. Шау-шусыз тыныч кына үткәрдек. Әти-әниләрне күреп килүебез әйбәт булды. 2се көнне үк Казанга килдек, эшкә – студентларны укытырга чыктым. Шуңа күрә бу ялларда иркенләп иҗат итәргә җай булмады.
Алия ҺИДИЯТОВА, туризм менеджеры:
– Эшкә тотыну авыр булмады. Чөнки ялларны актив рәвештә үткәрдем. Яңа елны гаиләм белән каршы алганнан соң, дусларым белән Казан читендәге шифаханәләрнең берсенә китеп, чаңгыда, тимер аякта шуып ял иттек. Кышның артык җылы, карның юка булуы кәефне төшерде, әлбәттә. Ял көннәрендә дә кояшны күреп булмады. Минем өчен яллар артык озакка сузылмады, җитте дә – бетте. Чөнки 6 гыйнвардан ук эшли башладым. Әмма сигез көн ял артык күп, минемчә. Халыкның күпчелеге бу көннәрдә нәрсә эшләргә белмәде. Танышларым арасында да ялларны йоклап яки телевизор каршыннан китмичә уздыручылар күп булды, әмма сәяхәткә чыгучылары бармак белән генә санарлык иде. Актив ял итү яисә сәяхәткә бару безнең халык өчен әле дә ят гадәт. Чит илгә бару күпләрнең хәленнән килми. Әмма күрше төбәкләргә генә барып кайтсалар да була бит.