поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.01.2014 Авыл

Сыерның сөте - телендә

Кукмара районының артта сөйрәлүче хуҗалыкларыннан исәпләнгән “Әсәнбаш” агрофирмасы ирланд фермеры Тимоти Ли булышлыгы белән алдынгылар рәтенә чыкты. Татарстанга махсус чакыру буенча килгән белгеч, хуҗалыктагы тәртипсезлекне күреп, аһ итә. Берничә ай эчендә ул савым күләмен өч тапкыр арттыруга иреште.

2013 ел Татарстан аграрийлары өчен уңышлы булды дип әйтергә тел әйләнми – ашлык уңмады, сөт җитештерү кискен кимеде. Бөлгенлеккә төшкән “ВАМИН” агрохолдингын аякка бастырырга омтылучы идарәче компания август аенда Татарстанга Ирландия фермеры Тимоти Лины чакырды. Мәгълүм булганча, Ирландия - фермерлар иле. Анда һәр кеше фермада ук тумаса да, балачагын әби-бабасы янында фермада үткәргән, ә аннан династияне дәвам иткән.

Тимоти Ли да шуларның берсе. Авыл хуҗалыгында ул барысын да белә диярлек. Аны кризиска каршы менеджер сыйфатында Польша, Кытай һәм хәтта Согуд Гарәбстанында терлекчелек фермаларын аякка бастырырга чакырганнар инде. Тимоти Линың сүзләренчә, бер генә илдә дә авыл хуҗалыгында эшләр җиңел генә бармый. Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен, күп көч түгәргә кирәк.

Татарстанга аяк баскач, Тимоти Ли җиң сызганып эшкә тотынган һәм: “Ни өчен безнең сыерлар 20 литр түгел, ә нибары 7 литр гына сөт бирә?” дигән сорауга җавап эзләргә керешкән. Башта хуҗалыкларның эшчәнлеге белән танышкан һәм хәйран калган. Беренчедән, чит ил белгече безнең сыерларның нинди шартларда асралуын күреп шаккаткан. Аларның хәтта эчәргә сулары да юк икән...

- Тере организм сусыз яши алмый! – дип, ирланд белгече сыер савучыларга һәм хуҗалык җитәкчеләренә һәркемгә дә билгеле хакыйкатьне ачып салган.

Аннан соң Тим сыерларның биркалары булмавына игътибар иткән.

- Савымчылар мине үз сыерларыбызны кушаматлары буенча беләбез һәм башкалары белән бутамыйбыз дип ышандырды. Әмма ничек кенә бутыйлар әле! Нәтиҗәдә, кайсы сыерның уртача күпме сөт биргәнлеге аңлашылмый, - ди ирланд белгече. - Болай ярамый. Барысы да документлаштырылырга һәм компьютерга кертелергә тиеш. Без сыерларга биркалар тактык һәм контроль савымнардан соң, продукция бирүчәнлегенә карап, терлекләрне төркемнәргә бүлдек.

Савымчылар да игътибардан читтә калмаган. Мәгълүм булганча, аларның хезмәт хакы савылган сөтнең күләменә бәйле. Ләкин сөтне аз бирә торган сыерлар эләккәнгә савымчы гаепле түгел бит. Биредә гаделлекне саклар өчен, аз һәм югары продукция бирә торган төркемнәрдә бригадаларны ике атна саен алыштырырга, ә урталыкта барган төркемдә сменасыз эшләргә булганнар.

Хәзер сыер савучылар катнаш азык салынган авыр капчыклар күтәреп, аны утлыкларга бүлү мәшәкатеннән азат. Моны азык таратучы могҗизалы техника башкара. Ул фермада элек тә булган, ләкин эшчеләр аңа ышанмыйча, азыкны кул белән сибүне кулай күргән. Тимоти моның киресен исбатлаган.

Моннан тыш, ирланд белгече баланслы ашату формуласын төзегән, саву аппаратын ремонтлаган. Нәтиҗәдә, сентябрьдә үк хуҗалыкта сөт җитештерү күләме арта башлаган. Бүгенге көндә “Әсәнбаш” - холдингның агрофирмалары арасында савым буенча беренче урынны били.

- Моның бернинди сере дә юк, - дип ышандыра Тимоти. - Бары тик кешеләр кайбер нәрсәләрне белми иде. Мин аларга шуларны җиткерергә тырыштым һәм үз тәкъдимнәремне әйттем. Алар минем идеяләрнең нәтиҗәсен күрде, эшләре дә шактый җиңеләйде.

2014 ел башында Тимоти Ли белән килешү вакыты тәмамлана. Ләкин ирланд белгече хәзер Татарстан хуҗалыгының аңардан башка да аягында нык басып торачагына өметләнә. 


Алина ПЕЧЕРСКАЯ
Интертат.ру
№ | 05.01.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»