06.01.2014 Мәгариф
Укытучы укучыдан көчсез була алмый (Сораштыру)
2015 елның 1 гыйнварыннан укытучылар өчен махсус стандарт гамәлгә керергә мөмкин. Ике ел дәвамында әзерләнгән документ турында әлегә фикер алышу бара. Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов белдергәнчә, әлеге үзгәрешләр бүгенге җәмгыять куйган таләпләргә җавап бирә. Аны министрлыкның иң мөһим проектларыннан берсе дип саныйлар.
Замана укытучысына бер чит телне булса да үзләштерү бурычы куела. Укытучы барлык балалар белән дә эшли белергә тиеш. Укучыларның да төрлесе була: сәләтлесе, рус телен начар белгәне, тәрбия ягы авыр булганы, авыру балалар... Билгеле булганча, соңгы вакытта мәктәпләрдә инклюзив белем бирү, ягъни сәламәт укучылар белән авыру балаларны бер сыйныфта укыту алымы гамәлгә кертелде. Компьютер ярдәмендә видеопрезентация, конференцияләр, скайп аша дәресләр үткәрү исә укытучыларга әллә ни авырлык тудырмас кебек. Кыскасы, бер сыйныфта физик мөмкинлекләре чикле, рус телен белмәгән, бик сәләтле бала булганда да педагог аларга сыйфатлы белем бирә алырга тиеш булачак. Белгечләр исә моны барлык укытучыларның да булдыра алачагына шикләнә. Шуңа күрә бүген ул таләпләргә җавап бирердәй укытучылар әзерләү беренче мәсьәлә булып тора. Ә менә иске программалар буенча белем бирүче вуз мөгаллимнәренең ничек үзгәрәчәге билгеле түгел.
“Иҗади эшләүче укытучылар моңа кадәр дә тиешле таләпләргә җавап бирә иде, хәзер дә шулай. Әмма барлык мәктәпләрдә укытучыларга бертөрле таләпләр кую дөрес түгел. Стандарт турында фикер алышуда без дә катнаштык. Анда чит телне тулысынча белү турында сүз бармый. Белеме билгеле бер дәрәҗәдә булса да ярый. Безнең мәктәпләрдә беренче сыйныфтан ук инглиз теле укытыла. Ни өчен Америка мәктәпләрендә рус теле укытылмый? Сәләтле математика укытучысы өчен чит тел мәҗбүри түгел. Стандартның нияте изге кебек, ләкин тормышка ашачагына ышанып бетмим”, – ди Казан (Идел буе) федераль университетының педагогика кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы Әнвәр Хуҗиәхмәтов.
Махсус стандартны укытучыларны мәктәпкә эшкә алганда, аларның эшен бәяләгәндә, аттестация үткәндә кулланачаклар. Укытучылар сәләтле укучыларны ни дәрәҗәдә әзерләвен бәйге җиңүчеләренең саныннан белеп булачак. Ә авыру балаларның динамик үсешенә карап алга китешне ачыклап булачак. Стандарт булдыру укытучыларның мәктәптән китүенә китермәсме?
Әтнә районы Комыргуҗа мәктәбе укытучысы Фәридә Шаһиева:
– Укытучы һәрьяктан белемле булырга тиеш. Бәлкем, чит тел кирәкмидер дә, әмма башка таләпләр белән килешәм. Балалар хәзер алга киткән, аларның күп беләсе килә. 40-50 яшьлек укытучыларга чит телне өйрәнү җиңел булмаячак. Таләп булса, өйрәнә алырмын дип уйлыйм.
Казанның 18 нче гимназия укытучысы Раушания Вафина:
– Башта компьютерны өйрәнү күпләргә авыр булган иде, укытучылар аны үзләштерде. Чит тел буенча да шулай булыр дип уйлыйм. Башлангыч сыйныфта барлык фәннәрне дә бер укытучы укытса, балаларга кызык булмаячак. Йөз булмаса да, укытучыларның сиксән проценты берәр чит телне өйрәнә алачак.
Апас районы Тутай мәктәбе укытучысы Рузилә Рәхмәтуллина:
– Безнең мәктәптә нибары бер укучы гына белем ала. Укучыга стандартлар булгач, укытучыныкы да булу зарур. Укытучы чит телне белергә тиеш. Мин инглиз телен үзлегемнән өйрәнә башладым инде. Инглиз теле укытучысыннан дәресләр алам.
Бөгелмә шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Фәүзия Мәхмүтова:
– Стандарт – замана таләбе. Элек укытучы мәгълүмат туплап дәрес әзерләсә, хәзер дирижер сыйфатын үти. Кайбер балалар укытучыдан да күбрәк белә, кирәкле мәгълүматны Интернеттан туплый. Замана укытучысы балалар белән бергәләп өйрәнергә, аларның белгәне белән кызыксынырга тиеш. Укытучы укучыдан көчсез була алмый. Чит телне үзләштерү генә кайберәүләргә кыен булыр дип уйлыйм.