поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.01.2014 Җәмгыять

Зәңгәр ат елы! (Йолдызнамә)

Яңа ел “чабулый”! Чабуламыйни, Ат елы ич! Зәңгәр агач ат елы безгә нәрсәләр алып киләчәк? Йолдызлар бу җәһәттән ниләр сөйли?

Кучкар. Гыйнвар аенда эше­гездә берәр нинди коткыга бирелү куркынычы юк түгел. Февраль аенда яңа эшкә тотынырга яки берәр яңа әйберне сынап карарга кирәк булачак (курыкмагыз: кулыгыздан киләчәк). Гомумән алганда, Кучкарларга ел дәвамында үзләренең “җылы“ урыннарын саклап калу өчен байтак кына тырышырга туры киләчәк. Саллы нәтиҗәләргә ирешү өчен беренче яртыеллыкның, аеруча февраль, март һәм апрель айларының шәп кенә мөм­кин­лекләреннән файдаланыгыз. Акча мәсьәлә­сендә – уңышлы ел. Сәла­мәтлеккә килгәндә, баш авырту, ара-тирә кан басымы бераз “уйнаштырып алу”дан гайре башка чирләр борчымаячак. Шулай да мартның икенче яртысында сәламәтлегегезне ныгыту мөмкинлек­ләреннән баш тартмагыз. Аннан килеп, июнь аенда бавырга начар йогынты ясардай аш-су мәсьәләсендә чама хисен югалт­маска тырышыгыз.

Үгезбозау. Гыйнвар аеның тешләрне дәвалау яки куйдырту өчен уңайлы булмавын белеп тору зыян итмәс. Февраль аенда үз максатыгызга ирешү өчен бик зур рухи киерен­келек кичерергә туры киләчәк. Апрель аенда сак булыгыз: мәкерле эшләргә тартып кертүләре бар. Майда кыйммәтле әйберләр сатып алмавыгыз хәерле. Июньдә керемегез гадәт­тәгедән күбрәк булачак. Гомумән, бу ел бик күп акча китерәчәк. Карьера мәсьәләсендә күңелгә сары май булып ятардай үзгәрешләр көтегез. Ялгыз Үгезбозаулар ел башында булмаса да, ел азагында, һичшиксез, бердәнберләрен табып, бөтенләй башка тормыш белән яши башлаячак. Ә инде гаиләлеләр тор­мышларының бөтенәюенә сөенеп бетә алмаячак.

Игезәкләр. Февраль ае – сезнең ай! Бу чорда килеп туган галә­мәт күп мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска гына кала. Эшкә осталыгыгыз белән беррәттән, абруегыз да бик нык артачак. Август – яңа машина сатып алу өчен үтә кулай ай. Сентябрь-октябрь айларында исә алҗыганлык үзен сиздерә башлаячак. Тик йолдызлар һич кенә дә төшенкелеккә бирешмәскә, бәлки әйбәтләп ял итеп алырга куша. Хәер, сүл­пәнлек озакка бармаячак: инде ноябрь аенда ук үзегездә баһадирларча көч сизәчәксез. Гомумән, сәламәтлек ягыннан шәп ел. Шулай да март һәм ноябрь урталарында юк-бардан гына җәрәхәтләнү-им­гә­нү куркынычы барлыгын белеп тору зыян итмәячәк.

Кысла. Яхшы мәгънәсендә үҗәт, эшлекле, үз максатларын төгәл белүче Кыслалар өчен кирәкле барлык мөмкин­лекләр ачылачак. Тик беренче яртыеллыкта эш белән шәхси тормыш арасында кытыршылыклар килеп чыгарга мөм­кин. Эшкә чамадан тыш чумган, дип якыннарыгыз үзегезгә үпкә хисләре белдерергә мөмкин. Яки, киресенчә, ялкынлы хис­ләрнең эшегезгә комачаулавы бар. Март – иҗат кешеләре өчен бик уңайлы ай. Шулай да кайберәүләргә ихтыяҗ­ла­рын киметеп, билбауларын кысыбрак бәйләп куярга кирәк булачак. Бурычларны түләп бете­рер­гә, ялыктыргыч авыр эшләргә керешергә вакыт. Май һәм ноябрь айлары авыррак булачак. Иң әйбәт һәм уңышлы чор – гыйнвар һәм сентябрь.

Укчы. Бу ел сезне яңа тәэ­сирләр, яңа идея­ләр белән сөенде­рәчәк. Елның беренче яртысында калейдоскоптагы кебек берсен-берсе алыштырып торган вакыйгалардан (әй­тергә кирәк, шактый ук матур вакыйгалар) туеп та китәргә мөмкинсез хәтта. Кешеләр белән бик тиз уртак тел таба белүе­гез нәтиҗәсендә ярдәм итәргә берсүзсез әзер торган танышларыгыз күбәячәк. Шул ук вакытта каты куллы икәнлегегезне, ихтыяр көчегезне күрсәтеп, үтә дә кирәкле җиңүгә дә ирешәчәксез әле. Елның икенче яртыеллыгында көч-куәтегез, иҗат рухыгыз тагын да көчәячәк. Әмма бу чор күз ачып йомганчы уңыш яулау өчен түгел, бәлки ашыкмыйча, әмма ышанычлы төстә алга бару өчен кулай.

Кәҗәмөгез. Ат елы сезнең өчен уңышлы: күңелегез тынгысызлык­лардан бимазаланмаячак, тормышка карашыгыз уңай якка борылачак. Йолдызлар елның беренче яртыеллыгында тормы­шыгызның теләсә кайсы өлкәсендә тоткан юнә­лешне кискен төстә үзгәртмәскә куша: сезгә иске ысуллар бик зур уңыш китерәчәк. Ә менә икенче яртысы беренчесенә капма-каршы булачак: иҗади мөмкинлекләрегез нык үсәчәк. Бу вакытта нәкъ менә шуның нәтиҗәсендә алга таба зур ыргылыш ясаячаксыз. Тәгаен айларга килгәндә, майда хезмәт хакыгыз күтәреләчәк, сентябрьдә еракка сәфәре­гез үтә уңышлы килеп чыгачак.

Сукояр. Әллә ни зур үзгәреш­ләр көтел­ми. Йолдызлар күпләргә тотрыксызлык, тетрә­нүләр вәгъдә иткән бер мәлдә начар түгел бу. Гомумән, сезнең өчен тыныч ел. Гыйнвар аенда җавап­лылыкны башкаларга өеп калдырудан сакланыгыз. Гай­бәтчеләрдән, көнчеләрдән читтәрәк йө­рергә тырышыгыз. Февраль аенда бер кыйм­мәтле әйберне әйбәт кенә ташламалы бәядән алып куанырсыз, шулай ук эш урыныгызда килеп туган хәлләргә сөе­нерсез. Сәламәтлек мәсьәләсендә дә начар фаразлар юк. Апрельдә тешләрегезне каратырга туры килер-килүен...

Балык. Ел әйләнәсендә тирә­гез­дәгеләр югалып калган бер мәлдә кыю адымнар ясап, үзегезнең өстенле­ге­гезне күрсәтә алачаксыз. Үз дигә­не­гездә нык тору, уртак тел таба белү кебек сыйфатларыгыз, оештыру сәләтегез күзгә күренеп артачак. Шулай да март аенда коткыга бирешеп, абруегызны төшерә күрмәгез. Март һәм апрельдә матди хәлегезне яхшырту мөмкинлекләре барлыкка ки­ләчәк. Сәламәтлегегез исә, юк-бар баш авыртуларны санамаганда, ел дәвамында тел-теш тидергесез булачак. Балыкларга үз максатларына ирешүгә комачаулау куркынычы янаган бердәнбер әйбер – тәкәбберлек. Сак булыгыз шуннан! Гаиләле Балык­ларның тормышына шәп кенә яңалыклар үтеп керәчәк, ә ялгызлар үзләренә насыйп ярларын табачак.

Арыслан.
Уңыш дигәнебез кулларыгызга үзеннән-үзе ыргылып керәчәк. Бигрәк тә беренче яртыеллыкта. Ничәмә-ничә еллар буе үзегезне борчып килгән проблемалар юкка чыгачак, үтә дә буталчык эшләрегез җайга салыначак. Тик март аенда акча ягы гына бераз мөшкелләнәчәк. Тормышыгызны үзгәртүдән тамчы да курыкмаска кирәк. Июнь аенда гаиләгездә бик зур шатлык көтегез. Гомумән, ел әйләнәсендә матурдан-матур сюрпризлар үзегезне сөендереп торачак. Командировка, сәфәрләр үтә шәп килеп чыгачак. Июнь ае йөрәк авыруларыннан дәвалану өчен бик җайлы. Августта иммунитетны ныгытып калырга кирәк. Ел ахыры кызык та, кызганыч та вакыйгаларга бай булачак.

Кыз. Йолдызлар ел башыннан ук тормышыгызда көтелмәгән борылышлар, сюрпризлар, яңа мөмкин­лекләр вәгъдә итә. Тик, кызганычка, Ат елы Кызларның булдыклылыгын бераз какшатачак, шуңа күрә шәп кенә мөмкинлекләр үзегезне урап узачак. Аннан килеп, җитәкчегез белән сүзгә кереп, эш алыштыру турында да уйланырга туры килмәгәе әле. Аның каравы, елның икенче яртысында тынычлык хөкем сөрәчәк: үз көчегезгә ышаныч артачак, матди хәлегез тотрык­лыланачак. Тик барыбер ел, тулаем алганда, киеренкерәк булачак. Сәламәтлеккә килгәндә, җитди проблемалар булмаячак. Апрель – диета тоту өчен бик шәп ай.

Үлчәү. Тормышыгызда җитди адымнар һәм үзгәрешләр планлаштырмагыз: алдыгызга галәмәт зур бурычлар куймаганда гына уңышка ире­шәчәксез. Февраль аенда иҗади һөнәр ияләре бик зур үрләргә ирешәчәк. Март аенда күптәнге таныш-белешләрегез белән мөнәсәбәт­ләр өзе­лергә мөмкин. Май аенда финанс хәлегез сөен­дерәчәк: хезмәт хакыгыз артачак. Июньдә үзегез дә сизмәстән хезмәттәшләрегездән бер башка өстен торуыгызны күрсәтәчәксез. Тулаем алганда, ел үзегезгә кирәкле әйберләр сатып алу өчен әйбәт (шул исәптән кыйммәтле әйберләр дә), ә менә акчаны урнаштыру өчен (саклык кенәгәсенә салу, “өлешче” сыйфатында фатир-мазар төзүгә бирү һ.б.) – әйбәт түгел. Моңарчы беркайчан да булмаган җирләргә барып чыгарга, ниндидер яңа күнекмәләргә өйрәнергә, кызык әйберләр күрергә һәм ишетергә насыйп булачак.

Чаян.
Хезмәттәшләрегезне артта калдыру өчен бик уңайлы мөмкин­лекләр барлыкка киләчәк. Бигрәк тә елның беренче яртыеллыгында шулай булачак. Шул ук вакытта аралашу осталыгыгыз артып, телегез-телгә йокмый башлаячак. Бу исә кирәкле кешеләр белән элемтәләр урнаштыруга китерәчәк. Хәер, аралашучанлык күңелгә сары май булып ятардай әңгәмәдәшне генә түгел, рәхим-шәфкатьсез тәнкыйтьчене дә күздә тотарга мөмкин бит әле. Йолдызлар тәнкыйть укларын дошманнарыгыз ягына гына төбәргә куша. Ә менә якыннарыгызга карата бик сабыр булырга кирәк. Ялгыз Чаяннарның, үз парларын табып, түбәләре күккә тиячәк. Гаилә­леләрнең исә балаларына бәйле матур вакыйгалар булачак. 



Ватаным Татарстан
№ 227 | 31.12.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»