поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.01.2014 Мәгариф

Әлифба бәйрәменең җылысы

Кышның карлы матур көннәренең берсендә Камышлыда уздырылган бәйрәм изгеләрнең изгесе, татарларның көзгесе Әлифба” китабына һәм аның авторларына – якташыбыз Сәләй ага ВАГЫЙЗОВка һәм аның тормыш иптәше Рәмзия ханым ВӘЛИТОВАга багышланган иде.

Камышлы бәйрәмгә килгән кадерле кунакларны - Яр Чаллыдан Рәмзия Гыйлаҗ кызының энекәше, танылган язучы, шагыйрь, публицист Айдар Хәлимне, Казаннан Сәләй Гатат улының укучысы, танылган язучы, шагыйрә күп кенә популяр җырлар авторы, тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты Флера Тарханованы, Татарстанның Чирмешән районыннан бер төркем укытучыларны каршы алдык.

Әйе, без барыбыз да шушы матур бизәкле, әнкәй кебек якын, әбекәй кебек кадерле Әлифба китабын укып үстек. Әле дә балаларыбызның, оныкларыбызның яраткан китабы ул. Аның авторлары Сәләй һәм Рәмзия Вагыйзовларны зурлау тантанасына шундый зур кешеләрнең бөтен эшләрен ташлап килүләре зур дәрәҗә түгелмени?

Флера Тарханова Камышлы төбәге белән танышуны Сәләй Гатат улының туган авылыннан башлап, җирле мәктәптә балалар белән очрашты. Укучылар аны мәктәпнең ишек төбендә бавырсак һәм бал белән каршы алдылар. Байтуганның чиста-пөхтә итеп җыелган, буялган уку йорты кунакка бик ошады: “Мәктәп булгач, авылыгыз да яшәячәк. Мәктәпне саклагыз!” - диде галим.

Очрашу бик үзенчәлекле узды. Флера ханым озын-озак сүзләр сөйләп тормыйча, балалардан шигырь сөйләүләрен, җырлар җырлауларын үтенде. Регина Гыйлаҗева һәм Илнар Сафинның чыгышын тыңлаганнан соң, үзе дә шигырьләр укыды, җырлап та күрсәтте. Флера ханым Тарханова мәктәп китапханәсенә автограф  куеп, үзенең китапларын бүләк итте. Байтуганлылыр кунакны хуш исле чәйләр, байтуган хуҗабикәләре пешереп китергән тәм-томнар белән сыйлап озаттылар.

Бәйрәм чаралары Камышлыда дәвам итте. Аны Иске Ярмәк авылының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Баһаутдинова башлап җибәрде. Ул татар телебез, Әлифба китабы һәм аның авторлары турында шул кадәр үтемле итеп сөйләде ки, кайберәүләрнең күзендә яшь бөртекләре дә күренде. Чыннан да туган тел – иң татлы тел, әнкәм-әткәмнең теле бит ул.

Район башлыгы урынбасары Минсәгыйть Шәйхетдинов та районда татар теле торышына, гореф-гадәтләребезне саклау темасына туктап үтте. Сәхнәгә чыккан нәни балалар, яңа гына шытып чыккан гөлләр кебек, нәфис һәм матур иделәр. Алар чыгышларын кыңгырау кебек яңгыравыклы тавышлары белән Әлифба турындагы җырдан башладылар. Укытучылары Гөлчәчәк Гарипова аларга эчтәлекле шигырьләр дә, берсеннән-берсе матур җырлар да өйрәткән. Иң мөһиме, кичәдә барысы да саф-чиста ана телебездә чыгыш ясадылар. Әлфия Баһаутдинова, Тамара Хисмәтова, Гөлчәчәк Зарипова кебек үз эшләрен яратып башкаручы укытучылар булганда безнең төбәктә татар теле әле бетмәячәк, дип бер шиксез әйтергә була. Сәләй һәм Рәмзия Вагыйзовларның истәлеген мәңгеләштерү өчен күп көч куйган кеше буларак, миңа да сүз бирелде. Мин дә туган телебез, туган нигезләребезнең бер-берсеннән аерылгысыз булуы турында сөйләп үттем.

Камышлыда узган бу кичәне Сәләй Вагыйзовның 105 еллык юбилеена багышланган чараларның соңгысы дип атарга була. Моңа кадәр Байтуган авылының Мәдәният йортында, социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә, мәктәптә бик матур кичәләр уздырылган иде инде. Әле олы яшьтәге апаларны җыеп, авылдашыбыз истәлегенә Коръән сүрәләре дә укыдылар һәм рухларына багышлап дога да кылдылар. Бу матур чараларны оештыруда Байтуганның Мәдәният йорты мөдире Оксана Кәлимуллина һәм китапханә мөдире Гүзәлия Гаизова күп көч куйдылар. Сәләй Гатат улы үскән йортта шимбә өмәсендә катнашкан авылдашларыбызга да рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов та бу чаралардан читтә калмады. Ул Сәләй абыйның йортын сатып алуга акча юнәтте, һәм анда хәзер музей ачу эшләре алып барыла. Шундый изге эшләрне башкарырга кирәк булганда Ходай Тәгалә киләчәк турында уйлый белә торган җитәкчеләр дә бирә бит. Музей ачу идеясе белән администрациягә баргач, Рафаэль Камил улы: “Тарихны белмәгәннең киләчәге юк”, - дип, эшебезне хуплаган иде. Хәзер дә һәрдаим ярдәм итеп тора.

Безнең Байтуган авылы музейлы булырга бик тә лаек ул.  Аны Камышлы төбәгендә барлыкка килгән беренче татар авылы дип атыйлар. Ә якын-тирәдәге башка татар авыллары аңардан аерылып чыкканнар. Байтуган үз вакытында район үзәге дә булып торган, анда күптәннән мәчете дә, мәдрәсә дә эшләп торган. Сәләй Гатат улы музеенда, һичшиксез, бу турыда да күп мәгълүмат булыр, дип ышанам.

Ә Рәмзия Гыйлаҗ кызы турында аның энекәше Айдар Хәлим үзенең “Түгәрәк имәнем” китабында бик тәфсилләп язган. Авылыбызда музей буласын ишеткәч тә, ул берничә китабын музей фондына җибәргән иде. Кичәдә Айдар Хәлим бу ике шәхеснең сокландыргыч тормышы турында дулкынландыргыч итеп сөйләде, шигырьләрен укыды һәм татар телебезне саклап калу өчен барысын да эшләргә өндәде.

Флера ханым Тарханова Сәләй абыйның укучысы да бит әле. Укытучысына карата булган тирән ихтирамы аны шушы ерак юлга чыгарган. “Безне шундый зур йөрәкле укытучылар укытмаса, дәрәҗәле урыннарда эшләмәгән булыр идек”, - дип, Универсиада алдыннан чыгарылган, Флера ханым үзе тәрҗемә иткән һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов кабинетында презентация үткән китабын һәм башка китапларны музей фондына тапшырды.

Флера ханым үзенең истәлекләрен сөйләде, Сәләй агага багышлап язган шигырен укыды, Сәлай Гатат улы башкалардан сәләте белән аерылып торган, үзенең укыту методикасын булдырган укытучы булуын әйтте.

Тамашаны алып баручы, Иске Ярмәк мәктәбенең ана теле укытучысы Әлфия Баһаутдинова Сәләй Вагыйзовны Габдулла Тукай белән чагыштыргач, аларның бик күп уртак сыйфатлары ачыкланды. Мәсәлән, икесе дә 6 айлык чактан ятим калганнар, икесе дә татар телен саклау һәм үстерүгә зур өлеш керткәннәр, икесе дә сугыш газаплары аша үткәннәр һәм татар дөньясында онытылмаслык тирән эзләр калдырганнар.

Сәләй һәм Рәмзия Вагыйзовлар 70 ел бер йөрәк, бер сулыш булып яшәгәннәр. Рәмзия тормыш иптәшенә тугры булып, төрмәдә утырганда декабрист хатыны кебек янына йөреп, аңа көч биреп торган. Ни кызганыч, Бөек Җиңүнең 50 еллыгын бәйрәм иткәндә генә Сәләй Вагыйзовны аклаганнар һәм гаебен өстеннән төшергәннәр. Ун ел буе Печора төрмәсендә утырып та, аннан кайткач, белгечлеге буенча эшкә урнаша алмыйча урман кисеп йөргәндә дә туган иленә,  халкына карата мәхәббәте сүрелмәгән аның. Ә мөмкинлек тугач, милләтебезгә нихәтле зур эш эшләп куйганнар алар! Бөек шәхесебезнең исемен мәңгеләштереп, туган авылында музей ачмасак, безне Ходай да кичермәс, милләтебез дә гафу итмәс кебек.

Менә шундый хисләр белән тулы кичә Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Күңелләр шул хәтле нечкәргән иде, хәтта гомер буе җырлаган шушы җырны башкарганда да күзләргә яшьләр килде. Бу җырның һәр сүзе Сәләй ага һәм Рәмзия апа Вагыйзовларның рухына дога булып барсын, каберләрен нурландырсын иде.

Кичәне алып баручы Әлфия Баһаутдинова турында да берничә сүз әйтмичә булдыра алмыйм. Ул аны шул хәтле матур итеп алып барды, исең китәрлек!  Әлфиянең тавышы кирәккәндә кырысланып, көтмәгәндә хисләнеп йөрәкләребезгә үтте, күзләребезне яшьләндерде, милләттәшебез белән горурлану хисләре уятты. Әлфия ханым үзе дә Вагыйзовлар яшәгән Татарстанның Әгерҗе районыннан Иске Ярмәккә килен булып төшкән кеше. Камышлы төбәге аны үз кызыдай яратты, ә Әлфия рәхмәтен иҗаты белән кайтарды. Ул 37 ел буе атаклы ”Ак каен” ансамблендә алып баручы да, җырчы да, фольклор номерларны сәхнәгә куйганда иң беренче сүз белгече дә. Чын күңелдән Әлфиягә уңышлар, сәламәтлек һәм сабырлык телик.

Бу кичәдә чыгыш ясаган укучы балалар Рәлинә Кәримовага, Алсу Вәлитовага, Әлмирә Хәсәншинага, Вадим Смирновка, Әлинә Әбдрәфыйковага, Илдар Шәкүровка, Линар Раяновка, Лилия Шәйхетдиновага, Әлисә Бәдретдиновага да рәхмәтләр әйтәсе, аларга якты киләчәк телисе килә. Шулай ук Камышлы төбәгенең танылган үзешчән сәнгать осталары Гөлчирә Яруллинага, Рәйсә Төхбәтшинага, Гүзәлия Гаизовага, Оркыя һәм Наил Галимуллиннарга, баянчы Мидхәт Фәхретдиновка, кичәне оештыручыларга да иҗади уңышлар юлдаш булсын иде.

Сәләй ага Вагыйзовның татар мәгарифенә керткән өлеше турындагы сүз өстәл артында да дәвам итте. Анда да матур сүзләр яңгырады, шигырьләр укылды, булачак музейның кайчан һәм нинди булачагы турында сүз алып барылды.

Ә җирле халык таралгач, без кунакларны кунарга Байтуганга алып киттек. Сәләй абыйның өе янында туктап баш идек, музейның авыл уртасында бик уңышлы урнашачагына куандык. Шуннан соң кунакларны авыл буйлап йөртеп, бөтен матур урыннарыбызны күрсәттек. Ә җылы өйгә кайтып кергәч, тагын тәмләп чәйләр эчеп,  шигырьләр укып, татарның бөек шәхесләрен искә төшереп, кич утырдык. Бу сихри төн мине кабат балачагыма кайтарды кебек. Газиз әтием белән әнием дә шулай өйгә кунаклар алып кайтып, бик матур итеп кич утыралар иде бит.

Ә иртән кадерле кунакларыбыз Айдар Хәлимне һәм  Флера Тарханованы Байтуган бавырсакларын (аларны бик оста итеп авылыбызның социаль ярдәм бүлеге хезмәткәре Розалия Ибраһимова пешергән иде)  һәм хуш исле баланнарыбызны биреп озаттык. Алар озак итеп, тулы күкрәк белән Байтуган һавасын сулап: “Шушындый саф һавада гына бөек шәхесләр туа торгандыр”, - дип, теләмичә генә машинага кереп утырдылар. Ник алай дигәннәрдер, алар үзләре дә бит татар әдәбиятына, сәясәтенә, мәгарифенә һәм гомумән мохитына зур өлеш керткән шәхесләр. Димәк, Татарстан һавасы да начар түгел.

...Кунакларны кулларыбызны селкеп озатып калганда, ничектер кинәт суытып  җибәрде һәм җил күтәрелде. Тик күңелләребездә туган җылылык хисе әле озак сүрелмәс кебек тоелды. Бу җылылык язга, Сәләй абыйның өендә музей ачу тантанасына кадәр җитәр, дип уйлыйм.


Нурания АБЗАЛОВА
Бердәмлек
№ --- | 05.01.2014
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»