|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.02.2009 Мәдәният
«КИЯҮ БАЛАКАЙ»...«Яңа Урда» компаниясе «Кияү Балакай» дигән яңа фильм-комедия тәкъдим итә. Аның сценариен Э.Үтәгәнов һәм Д.Дәүләтшин идеясе буенча Аманулла язган. Рольләрдә: Нәҗибә Ихсанова, Әсхәт Хисмәтов, Әмир Камалиев, Раил Шәмсуаров, Алмаз Гәрәев, Тамчыгөл Тамаева һ.б. Саунд-трекларны Илназар, Вадил Нуриәхмәтов, Оскар Усманов язган. 15 февральдән фильм зур прокатка чыга. Аны Татарстанның күп кенә шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә күреп булачак. Казандагы премьера – 28 февраль көнне «Органик» кинотеатрында. Шунысы игътибарга лаек, әлеге киноны төшерү өчен дәүләтнең бер тиене дә сарыф ителмәгән. «Яңа Урда» – үз көчләре белән кино тешерүче, үз эшләреннән тәм табучы иҗади кешеләр компаниясе. Сюжетка килгәндә болайрак: Искәндәр исемле егет Лондоннан татар авылына кайта һәм шунда үзенең мәхәббәтен очрата. Калганын үзегез күрерсез...
--- |
Иң күп укылган
|