27.12.2013 Милләт
“Безне ишетәсезме?”
Казаннан Истанбул аэропортына килеп төшүгә үк ыгы-зыгы башланды. Дөресрәге, тел белмәү мәрәкәсе. Чуашстаннан килгән хезмәттәшләребезнең билетларына исемнәрен дөрес язмаганнар икән. Татарстан, Башкортстан, Чуашстаннан килгән ике дистә журналист арасында төрекчә белгән ике-өч кеше генә бар. “Ә Искешәһәрдә көтеп торган ике йөздән артык төрки илләрдән, өлкәләрдән килгән журналистлар белән ничек аралашырлар инде”, – ди юлдашым Райнур Шакиров.
Төркиләр Интернетка чыга
Чыннан да, төрки халыклар яшәгән 26 ил һәм төбәктән килгән 200дән артык журналист арасында төрекчә белү мәҗбүри иде. Өч көн буе узган медиа-форумда төрки телле халыкның уртага салып сөйләшерлек сүзләре, фикерләре җитәрлек җыелган. Дөрес, өстәл янында узган тантаналы чаралар вакытында, даими чыгышлар булганда, колакчыннар белән тәрҗемә итү мөмкинлеге бар иде анысы. Әмма дөнья буйлап сибелгән төрки халыкның ничек яшәгәнен, ничек сулаганын белү, үзеңнең татарлыгыңны, Татарстан хакында азмы-күпме аңлатып китү, күз-күзгә карашып сөйләшеп утыру өчен төрекчә аралашу зарур.
Медиа-форум өченче тапкыр үткәрелә икән инде. Беренчесе – Әнкарада, икенчесе Бакуда узган. Бу юлы әлеге чараның Искешәһәрдә үткәрелүенең сере – каланың төрки дөнья мәдәни башкала булып билгеләнүендә. Бирегә килгән халыкларның уртага салып сөйләшерлек сүзләре бик җитди иде. Әйтик, быел җыелуның сәбәбе – уртак Интернет проекты булдырып, төрле кыйтгаларда яшәүче төрки халыкларның хәбәрләрен тапшырып, төрки дөньяны ныгыту. Әлбәттә, бу – бик зур һәм кирәкле эш. Һәр илдән, төбәктән җаваплы бер кеше хәбәрләрне сайлап алып, Интернет блокка җибәрәчәк. Дөньяга таралачак әлеге сәхифә бер ел дәвамында каралачак, тикшереләчәк. Бу проект нинди телләрдә халыкка таралачак, дигән сорау иң шау-шу кузгатканы булгандыр, мөгаен. Хәбәрләрне төрекчә генә түгел, кемдер фарсыча, кемдер гарәпчә булырга тиеш дигән тәкъдимнәр кертте. Һәрбер төрки халык үз ана телен кертә башласа, бу сәхифә эт – баш, сыер – аякка әйләнәчәк иде. Татарча хәбәрләр бирелеп баруын без дә телибез, әлбәттә. Кыскасы, ыгы-зыгыга нокта куеп, билгеле бер карарга киленде: Интернет сәхифә өч телдә дөнья күрәчәк – төрекчә, инглизчә һәм урысча. Нигә урысча дигәндә, элек СССРдан аерылып чыккан төрки илләрнең һәрберсе дә урысча белә. Шуңа күрә бу телне дә кертергә дигән тәкъдим булды.
Сездә ничек, бездә шулай...
Беренче танышым – Германиядәге тележурналист Сәран Саргур иде. Бу медиа-форумга безнең кебек үк беренче килүләре икән. Минем татар булуымны белгәч, тиз генә операторны җилтерәтеп алып килде дә, камерага сөйләтә башлады. “Татарлар аерым дәүләт кебек яшәмәсәләр дә, Кырымда яшәүче татарларга караганда баерак яшиләрдер, – ди Сәран. – Чөнки сездә нефть бар. Ә Татарстанда яшәүче халык белән киләсе елга танышырмын дип уйлыйм. Казанның төрки дөнья башкаласы булып билгеләнүен беләбез, димәк, киләсе елга сәяхәтебез сезгә булачак”.
Сәран Германиядә төрек телендәге бердәнбер телевидениедә эшли. “Европа төрекләрен берләштерүче башка канал юк”, – дип тә өстәп куйды. Телевидение хәбәрләр, сериаллар, күңел ачу һәм балалар тапшыруларын үз эченә ала икән.
– Германиядә бик күп төрек яши. Әмма тулы канлы халык булып яшәү, эшләү өчен җирле халыкның яхшы мөнәсәбәте дә кирәк. Алманнарның сезгә булган карашы ничек? – дип кызыксынам Сәраннан.
– Элеккеге кара эшчеләргә караган кебек карыйлар дип әйтә алмыйм, әмма икенче сортлы милләт итеп кабул итү бар, – ди ул. – Германиянең тулы гражданины булып, алманча бик яхшы сөйләшсәк тә, без алар өчен барыбер чит булып калабыз. Әмма милли йөзеңне югалтмас өчен үзең булып калырга, тирә-юньдәге вәзгыятькә, кырын караучыларга игътибар итмәскә өйрәнергә кирәк.
Төрекләр дөньяның кайсы гына читендә яшәсә дә, телен, гореф-гадәтләрен онытмый, анысы. Ватанпәрвәрлек, милли хисләр туган җирдән ераграк булган саен көчлерәк була шул ул. Әллә ни ерак барасы юк, дөнья буйлап сибелгән кытай, фин татарларын гына искә алу да җитә. Кырымнан килгән “Кырым авазы” журналисты Гаяна Юксил өчен Төркия икенче туган җире кебек икән. Алар төрек халкының үзләренә булган ярдәмен һәрдаим тоеп, сизеп торалар. Төрле чараларда катнашалар, медиа-форумга да өченче тапкыр килүләре. Әле Бишкәк, Ризә шәһәрләрендә узган журналистлар очрашуына да барып кайтканнар. “Безгә аралашу, уртак проектлар төзү бик тә зарур, – ди ул. – Әгәр шундый чаралар үткәрелмәсә, төрки телләрдә сөйләшүче аз санлы халыклар эреп юкка чыгачак.
Гаяна ханым университетта мөгаллим булып та эшли икән. Журналистика бүлегендә ана телендә язучы журналистлар тәрбиялиләр. Бу бүлек махсус төзелгән. “Газета-журналларда, телевидениедә эшләү, матбугат чараларын тагын дә җәелдерү өчен безгә мондый белгечләр бик кирәк”, – ди ул. Кырым татарлары, үз телләрен саклап калу өчен, университетта махсус бүлекләр булдыралар. Кайчандыр үз туган җирләреннән куылган бу халыкның үҗәтлегенә, үзсүзлегенә исем-акылым китә минем, күп вакыт үзебез өчен оялып куям. “Безнең уку йортларында, киресенчә, татар бүлекләрен ябалар”, – дип әйтергә телем әйләнмәде. Бердәм дәүләт имтиханын урыс телендә бирәсе бар, дип сөрән салмыйча гына урысчасын да, инглизчәсен дә өйрәнә, шул ук вакытта ана телен саклап калу, яшәтү өчен җан тырмаша кырым татарлары.
– Казан татарлары белән элемтәләрне тагын да ныгытасы иде, – ди Гаяна. – Дөрес, безнең сезнең белән уртак проектларыбыз бар. Инде ничә еллар танылган татар җырчысы Гөлзада Сафиуллина белән берлектә “Сөембикә варислары” исемле фестиваль үткәреп киләбез. Сабантуйлар уза. Ләкин уртак тарихы, теле, дине булган тугандаш халыклар өчен бу гына аз.
“Гайшә“ “Анна“га үзгәрде
Мондый медиа-форумнарның үткәрелүе яхшы, әлбәттә. Мөнбәрдәге “отчет биргән” чыгышлар алар бер колактан кереп, икенчесеннән чыгып та китте. Әмма дәүләтчелеге булмыйча, кемнәрнеңдер басымы астында яшәгән аз санлы халыкларның гозерен ишетү, аһ-зарларын тыңлау да кирәк булгандыр. Чөнки аларның уртага салып сөйләшерлек проблемалары чиктән ашкан, ә боларны хәл итү өчен аларга ярдәм кулы сузучы, яклаучы кирәк. Бүген әнә күпсанлы халык арасында югалмыйча, көч-хәл белән җан асраучы, үз кыйбласына тугры калган бу төркиләр илендәге вәзгыятьне аңлыйбыз кебек.
7 миллионнан артык халкы булган Болгариядә 500 мең төрек яши. Шул җирлектә туып үскән Айдын Осман үз халкының тормышы, яшәеше турында махсус Интернет сәхифә булдырган. Дәүләт телевидениесендә Болгариядәге төрекләр өчен атнасына ун минутлык тапшыру бар икән. Радиодан бер сәгать музыкаль тапшыру җиткерәләр. Газеталары да чыга. “Әмма газеталарның саны бер мең белән генә исәпләнә. Бу – иң күп тираж, – ди Айдын. – Инде ничә еллар матбугат чараларын, телевидениене берләштерүче бер рәсми оешма төзисе иде. Болай без “ирекле үзешчәннәр”не хәтерләтәбез”.
Илдә туган вәзгыять барыннан да бигрәк җирле халыкның мөнәсәбәтеннән килә. “Безгә Госманлы империясенең вәхши, явыз халкы итеп караучылар күп, – ди Айдын. – Татарларга да мөнәсәбәт шулайрак. Китаплардан укып, Интернет челтәрендәге чыганакларга таянып шуны әйтәсе килә: сезгә Алтын Урдадагы явыз монголларга караган кебек карыйлар. Бу очракта безнең язмыш сезнекенә охшашрак та”.
90нчы елларда Болгариядәге төрекләрнең өйләренә кереп, паспортларын алып чыгып китәләр һәм исемнәрен үзгәртәләр. Айдын әйтүенчә, халык саны кимүнең сәбәбе шуңа да бәйле икән. Әйтик, “Гайшә”не “Анна”га үзгәртеп язган очраклар шактый. Өйләргә кереп, качып намаз укучыларны, төрек телендә сөйләшүчеләрне барлап йөргәннәр.
Бу вакыйгаларга шактый гына еллар узса да, шуннан калган тискәре мөнәсәбәт, кырын күз белән карау һаман да хөкем сөрә икән.
Молдавиядән килгән гагаузлар да үзләренең зарларын җиткереп алды. Инде ничә гасырлар яшәгән бу халыкның да тулы хокуклы милләт булып көн күрәсе килә торгандыр. Дөрес, молдаваннарның 60 проценты яшәгән дәүләттә җан асрау җиңел дип әйтеп булмый. Молдавиядә 90 милләт вәкиле яшәсә, әнә шуның 4 процентын гагаузлар тәшкил итә. “Аена гагауз телендә ике тапшыруы чыга, ә элек күбрәк иде, – ди “Гагауз иле” тапшыруы редакторы Мария Корниенко. – Аннан соң милләтләр күп булу сәбәпле, без гагаузлардан киммени дип, башкалар да баш калкыта башлады. Һәм айга бер тапкыр күп милләтле халыкны берләштергән тапшыру пәйда булды”.
Гадәттә, без мондый чараларга килгәч, шаулашып, глобаль проблемаларны чишәргә тотынабыз да, асылда, бу четерекле мәсьәлә һавадагы торна халәтендә кала бирә. Журналистлар белән очрашудан да әнә шундый икеле-микеле хисләр белән таралыштык. Бер караганда, боз кузгалды кебек, инде киләсе елдан җиң сызганып, әлеге проектны тормышка ашырырга кирәк булачак дигән шигарь сүзләр дә яңгырады. Бирсен Ходай, дип бит сыпырырга гына кала. Әлеге күрешү-сөйләшү – дөнья мәйданына чыгу, дәүләтләрендә тулы, мөстәкыйль халык яшәүдән мәхрүм калган аз санлы халыкларны күтәрү, аларны яшәтү өчен кирәк. Шул исемлеккә без дә керәбез.
Фотода: Германиядә яшәүче төрек журналисты (уңда) белән