поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.02.2009 Җәмгыять

АБАУ, ОБАМА!

Ниндидер серле ил ул Америка, халкы да үзенчәлекле. Урам тутырып елап йөрүче кара кешеләрне телевизордан еш күрсәттеләр бу арада. И, шатландылар да инде. АКШның Нью-Йорк штатындагы Рочестер шәһәрендә яшәүче танышым Диләрәдән шул хакта: ”Чынлап та Обаманы Америка халкы шул дәрәҗәдә яратамы? Нинди өметләр багълый? Синең үзеңә ошыймы ул?” – дип сорадым. Ул миңа: “Обамушканы мин бик тә яратам! Аның турында күп итеп язып җибәрә алам,” – диде. (Аралашу интернетта бара бит инде) “Әйдә, яз әле, – мин әйтәм, – шул казанда кайнагач, сиңа башкачарак күренәдер ул дөнья”.

Башта Диләрә Хафизованың үзе турында. Ул Азнакай кызы. Туксанынчы еллар ахрында КДУның татар  теле һәм көнчыгыш телләре факультетында укыды, “Сәләт” лагеренда ял итте. Күпләргә бик тәртипле, мөлаем, җәмәгать эшләрендә актив, дини кыз буларак таныш ул. Берзаман берничә кеше берләшеп “Керпе” оешмасы төзеделәр, үзләренең газеталары бар иде хәтта. Кияүгә чыгып, ире белән АКШка китеп барды, инде биш еллап шунда яши. Ире дә татар кешесе, университетта фәнни хезмәткәр, физик. Диләрә кызы Камилә белән өйдә утыра, хуҗабикә. АКШтагы тормышлары турында Диләрә болай дип сөйли: “Монда яшәве күпкә җиңелрәк, билгеле. Америкага ашкынып торучылар тиккә генә күп түгел икән. Иртәгә нәрсә булыр икән дип баш катырып утырмыйсың. Кризис дигән нәрсә юк диярлек, сездә генә сөйләнәләр. Без провинциядә яшибез,  монда фатирлар арзан, башка әйберләр дә зур шәһәрләргә караганда арзанрак. Ә тормыш сыйфаты провинциядә яхшырак.  Русиядә киресенчә бит – Мәскәүдә яхшы яшиләр, ераккарак китә башласаң... Гаиләдә урысча-татарча-инглизчә сөйләшәбез. Кызым белән татарча сөйләшергә тырышам. Рочестерда 3 ярым  татар гаиләсе яши. Ярымы – американга кияүгә чыгып килгән кыз. Калганнары миннән 7-10 яшькә олырак, ул буында урысчарак приоритет иде бит, шуңа күрә балаларын урыс теленә генә өйрәтәләр. Гади татарларны беләм, әйтик, полицейский Илдар, шәфкать туташы Наилә, төзүче Ринат. Ничектер шушында килеп төпләнеп калганнар инде.”

 

Диләрә Обама, аның инаугурациясе турында гына түгел, бүгенге Америка турында да мавыктыргыч итеп язып җибәрде. Полицейский булып эшләүче Илдар белән дә интервью эшләп “Татарстан яшьләре” укучыларына җибәрермен  дип вәгъдә бирде . Ә хәзергә Обама һәм бүгенге Америка хакында.

Лилия СӨНГАТУЛЛИНА. 

 

* * *

 

ТАРИХКА КЕРГӘН КӨН

 

Обама сурәте төшкән футболкаларын кара тәнлеләр күптән инде салмыйча киеп йөриләр монда. Телевидениенең бөтен каналларыннан да эстрада-кино йолдызлары Обама белән сихерләнгәндәй елыйлар, аңа җырлар багышлыйлар һәм Аллаһка рәхмәт укыйлар. Әйе, Обамага гаҗәеп дәрәҗәдә ышаналар монда, 19 гасырда урыс халкы патша-атакайга ышанган кебек ышаналар. Һич шикләнмичә: ”Америка проблемаларын бары тик Обама чишәчәк”, –  диләр. Узара сөйләшкәндә дә Америка халкы: “Курыкмагыз, Обама килде, ул безне коткарачак”, – дип бер-берсен тынычландыра.

 

20 гыйнварны АКШ халкы мәңге онытмас инде, чөнки яртылаш африкан, яртылаш американ тарихта беренче мәртәбә Президент анты бирде бит! Аның көне туры килүен әйт әле – 19 гыйнвар Америкада Мартин Лютер Кинг көне буларак билгеләп үтелә. Аны биредәге кара тәнлеләр илаһи зат итеп күрә, ул узган гасырның алтмышынчы елларында каралар хокуклары өчен көрәшкән шәхес. Бу ике көннең рәттән туры килүе кара халык өчен тагын бер тылсым өстәде. Хәер, каралар  гына түгел, барлык килмешәк халык зур өметләр баглый Обамага. Ә АКШ тулысынча диярлек килмешәкләрдән – Мексика, Пуэрто-Рико һәм Көньяк Американың башка илләреннән килгән латинолардан, Кытай, Корея, Вьетнам, Камбоджа азиатларыннан, гарәп илләреннән килгән мөселманнардан һәм башка азчылыклардан тора да бит инде ул. Килмешәкләрнең күпчелеге АКШта инде икенче, өченче буын яшәсәләр дә кимсенү аларның  күңелләренә  сеңгән. Тормышлары да әлләни мактанырлык түгел –  начар районнарда мәхәллә булып яшиләр, начар мәктәпләрдә укыйлар, университетларда укырга мөмкинлекләре юк,  даими рәвештә җинаятьчеләр сафларын тулыландырып торалар.

 

Обама үзенең үрнәге белән аларның барысында да өмет уятты. Аңа Мартин Лютер Кингка караган шикелле карыйлар. Хәтта мәктәп балалалары да иншаларында: “Үскәч Президент булырга телим”, – дип яза башлаганнар. Азчылык вәкилләре балаларының монарчы башларына да кереп карамаган хыял бу.

 

Американың инаугурациягә ничек әзерләнгәнен күрсәгез сез! Вашингтон кунакханәләрендәге бүлмәләр берничә атна алдан алынып бетте, көне килеп җитәрәк гап-гади бүлмәләрнең бәясе 500 долларга кадәр менде. Ә инаугурация тантанасының үзенә билетларны интернет аша кеше кулыннан 10 мең долларга сатып алып була иде. Вашингтон халкы рәхәтләнде инде – өйләрендә һәрбер почмакны арендага тапшырып акча эшләделәр, хәтта коридорда йокы капчыгы куеп була алырдай уч төбе кадәр биләмәгә кадәр арендага тапшырылды. Шәхси йортлары булган кешеләр ишек алдында чатыр корып булырлык бер урын өчен кимендә 100 доллар акча сорады.

 

Мин инаугурациягә барып тормадым инде, минем таныш укытучым барды. Безнең Рочестерда укучыларының 90 проценты каралардан гына торган мәктәп бар. Шунда укыта ул. Танышым мэриягә барган да,  бер депутат хатыннан чакыру билетлары сораган. Һәм аңарга биргәннәр – 6 укучы кыз ияртеп инаугурация тантанасы узган залда барысын да үз күзләре белән күреп кайтты. Сүз уңаеннан, ул укытучы тамырлары белән Казаннан! Атасының гаиләсе заманында мөһәҗирләр белән Төркиягә киткән булган, аннары кайберләре Америкага барып төпләнгәннәр. Татар кешесе кайда  да татар инде ул! 

 

Инаугурация көнендә бөтен АКШ урыныннан купты – һәр университеттан әллә ничә автобус шунда китте. Әлбәттә, алар инаугурация мәйданына якын килә алмаганнар, өшегәннәр, туңганнар, әмма бик бәхетле  булып кайтканнар. Вашингтон үзе җылы шәһәр ул, әмма бу араларда анда  көндез 5-6 градус салкын тора. Мондагы халык өчен әкәмәт салкын исәпләнә бу. Салкында киярлек киемнәре дә җүнләп юк бит аларның!

 

Инаугурация залына ук керә алмаган халык урамда кычкырып җырлап йөргән, бер-берсен тәбрикләп, кочаклашып биегәннәр. Эчеп-исереп йөрүче булмаган, әлбәттә, Америкада җәмәгать урыннарында эчеп йөрү катгый тыелган. Полиция моны тикшереп тора һәм шешә тапсалар – күз алдыңда ваталар.

 

“Обама!”, “Обама!” – дип урам тутырып йөрүчеләрнең күпчелеге – өлкән яшьтәге кара апалар һәм абыйлар. Алар бу зур җиңүгә ышана алмыйча, хисләрен тыя алмыйча елап йөриләр. Каралар белән акларның төрле сырхауханәләргә салынган чакларын, төрле мәктәпләрдә аерым укыганнарын, кафе-рестораннарга да караларның якын җибәрелмәгән чакларын яхшы хәтерли бит алар.  Һәм менә ярты гасыр вакыттан соң шундый ук кара кеше – АКШ Президенты! Ул көн дә килеп җитте. Каралар өчен шәһит киткән Мартин Лютер Кинг батырлыгын күргән кешеләр Обаманың килүенә дә шаһит булдылар.

 

Әлбәттә, Обаманы каралар гына түгел, бөтен Америка  сайлады. Яшь буын демократия, тигезлек, шәхес хөррияте, гомумкешелек кыйммәтләре нигезендә тәрбияләнгән. Алар өчен тән төсе, күзләрнең ни дәрәҗәдә кысыклыгы һәм дин төрлелеге әлләни мөһим түгел. Ә менә ак тәнле картларның тәккәберлеге әле дә бетмәгән.

 

ИСКЕ ЯСТЫКНЫ ҖИЛЛӘТЕП БУЛЫРМЫ?

 

Халыкның шул инде аның – яңа  Президент килүгә аның хатынын, гаиләсен тикшерә башлыйлар. Обаманың хатыны Мишель, кызлары Мелия һәм Сашаның да һәр адымын миллионлаган кеше күзәтеп кенә тора – нәрсә кигәннәр, чәчләрен ничек  тараганнар, кулларын ничек  тоталар һ.б. Инаугурация көнне хатыны иртәдән кичкә кадәрле биек үкчәле түфли киеп йөрде. Америка журналистлары шуңа аһ иттеләр инде. “Мондый каһарманлык өчен медаль тапшырырга кирәк,” – дип һич шаяртусыз сөйләп утыручылары да булды. Эш шунда, АКШта биек үкчәле түфлине көндәлек тормышта киючеләр бик сирәк, ул мондагы хатын-кызларга ниндидер куркыныч нәрсә шикелле тоела. Шуңа күрә матур күлмәкне кроссовка белән киюче ханымнарга биек үкчәле Мишель каһарман булып күренде дә инде. И, җүләр, дип уйлап утырам мин, Казан хатын-кызларының биек үкчәле аяк киемнәре белән җәен дә, кышын да, бозлыкта да, пычракта да көне-төне транспорттан-транспортка сикергәләп йөргәнен күрсәләр болар... Акылдан язарлар иде.

 

Кара Президент килгәч, җирле радио-телевидение каналларыннан африкан-американ акценты ешрак ишетелә башлады. Каралар сүзләрдә басымны дөрес куймыйлар, сөйләмдә югарырак нота кулланалар, сузып-сузып  сөйләшәләр. Обамага бу кагылмый, аның мәкаме – белемлек һәм сөйләм осталыгының үрнәге. Төрле ток-шоуларда да каралар күзгә күренеп артты. Мәсәлән, Марта Стюарт исемле алып баручының тапшыруын карап барам мин. “Йолдызларны” чакырып бергәләшеп ашарга пешереп маташалар шунда. Хәзер ничә атна рәттән гел кара кунаклар гына килә, ә моңарчы күренсәләр ике айга бер  күренәләр иде. 

 

Американнарның көндәлек тормышына килгәндә, чынбарлык әлләни аянычлы булмаса да, факт – рестораннар бушады. Бөтенләй йөрмиләр түгел инде анысы, йөриләр. Тик хәзер һәр көнне түгел, атнасына бер генә. Мондый хәлдә иң төп зыян күрүчеләр – официантлар. Ресторан хуҗалары официантларга хезмәт хакын тамызып кына бирә, карап торган акчалары – “чәйлек”. Ресторанга кереп ашаучылар кимегәч, официантларның “чәйлек” акчалары да юк дигән сүз. Официантлар картларны ярата – алар “чәйлекне” мулдан калдыралар. Үзбәкстаннан килеп Бруклинның барлык рестораннарында диярлек эшләп карарга өлгергән танышым сөйләвенчә, американнар 10 долларлык ашап, 25 доллар “чәйлек” калдырып китә ала. Дөрес, бу хәлләр барысы да кризиска кадәр иде. Алга таба ниләр булыр – монысы билгесез. Аның каравы, шушы фонда фаст-фуд челтәре чәчәк атуын дәвам итә. Очсыз бит! Ашарга пешереп яшәргә өйрәнмәгән кеше нишләсен? Шунда бара, билгеле.

 

Американ танышларым Обаманың җиңүенә шатланса да, бик авыр вакытта килде дип, аны  кызганалар да. Каракаебызның Буштан калган иске ястыкны җилләтеп бетерерлек көче җитәр микән?

 

Диләрә ХАФИЗОВА.

 


---
Татарстан яшьләре
№ 16-17 | 05.02.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»