|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.12.2013 Мәдәният
Татарстан Республикасының фольклор музыкасы дәүләт ансамбле – Суданда!13-19 декабрь көннәрендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Судан Республикасында концертлар куйды. Ансамбль ерак сәфәргә Судан Мәдәният һәм мәгълүмат министрылыгының махсус чакыруы буенча барды. Безнең артистлар Судан Республикасы башкаласы Хартумда II Бөтендөнья рус теле фестивале кысаларында рус телен өйрәнүче студентлар өчен уздырылган Рус теле бәйрәмендә чыгыш ясады. “Студентлар алдында без бер сәгатьлек тамаша күрсәттек. Яшьләр безнең чыгышны бик җылы кабул иттеләр. Популярлыгыбыз сере зур кызыксыну белән дә бәйле – соңгы кырык елда Суданга Россиядән килгән беренче коллектив идек без. Ана телебездә – татар телендә чыгыш ясасак та, гарәпләр безне ифрат шатланып, сокланып карады”, – дип сөйләде ансамбльнең җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов. |
Иң күп укылган
|