20.12.2013 Сәясәт
Р.Миңнеханов: "Сезне мине ничек атап йөртүләре бик борчыймы? Борчылмагыз"
Президент урынына кем булыр? “Сезне мине ничек атап йөртүләре бик борчыймы? Борчылмагыз: закон кабул ителде, 2015 елда исем алыштырылачак. Депутатлар хәл итәр”, – диде Рөстәм Миңнеханов быелгы ел йомгакларына багышлаган журналистлар очрашуында.
Соңгы елларда республикада татар телен өйрәнү проблемасы күтәрелә. Татар теле дәрәҗәле булсын өчен нишләргә? Казанда татар кинотеатры да юк.
– Татар телен өйрәнү алымы катлаулы, нәтиҗәле түгел, әмма бездә аны хәл итүче программалар бар. Чит телне белгәндә начармы? Люксембургта – өч, Швейцариядә дүрт тел беләләр. Нигә кирәк дип әйтү – юләрлек. Чит телләрне тиешенчә өйрәтмәү – безнең кимчелегебез. Татарстанда яшәп, татарча көч-хәл белән сөйләшсәң, сиңа мөнәсәбәт тә башка булачак. Әгәр бер сыйныфка – татар укучыларын, икенчесенә русларны бүлә башласак, нәрсә булачак? Башта сыйныфны бүләрбез, аннан бизнесны, башканы... Интернетта татарча өйрәтә башладык. Яшьләрне җәлеп итү өчен нинди дә булса музыкаль фестивальләр уздырырга кирәк. Бу юнәлештә эшләп җиткермибез әле. Кинотеатрлар да булырга тиеш, – диде Рөстәм Нургалиевич.
Универсиада гына түгел бу
Президент белдергәнчә, быел Казанда узган Универсиада шәһәрне үзгәртү, спорт объектлары төзү мөмкинлеген бирде. Бу чарага бирелгән бәя планнарыбызның тулысынча тормышка ашуын күрсәтә. Ә менә югары тизлекле “Мәскәү – Казан” магистрален төзесәк, республика тормышы бөтенләй үзгәрәчәк. Президент аны әһәмияте ягыннан Универсиададан да зуррак, ягъни “гасыр проекты” дип атады. “Казанга югары тизлекле юл килә, күз алдына китерәсезме? Өч сәгать ярым эчендә Мәскәүдән бернинди проблемасыз, елның теләсә кайсы вакытында Казанга кайтып булачак. Түбән Новгородка – 1,5 сәгать, Чабаксарга 30 минут эчендә. Бу уен түгел! Ул бит минем өемә илтә торган юл түгел. Кешеләр моны ничек аңламый?” – диде аңа каршы чыгучыларга аптырап. Казандагы транспорт проблемасына да тукталып үтте. “Бернинди юллар да, яңа юл чишелешләре дә шәһәрне бөкеләрдән коткармаячак. Безгә заманча, уңайлы җәмәгать транспорты, һәр кешенең акчасы җитәрдәй такси хезмәте булдырырга кирәк”, – диде.
“Республиканы хур итәләр”
Президент “Рубин” футболчылары уеныннан да канәгать түгел. Аларның оттыруын республика өчен хурлык дип атады. “Вакытында яхшы хезмәт хакы алгач, начар уйнау оят. Акча алгач, уйнарга кирәк. Килешү бар. Безнең артык акча юк: иганәчеләр “Рубин”ны безнең үтенеч буенча тота, – ди, ризасызлык белдереп. – Беркемгә дә яхшы бәя бирә алмыйм. Болай уйнауларын дәвам итсәләр, чынлап әйтәм, барысын да куам. Корбан Бәрдыевка да, башкаларга да уйланырга вакыт. Бернинди ташлама булмаячак, әлегә аларга вакыт кына тими”.
Гомумән алганда, Татарстанда вәзгыять тотрыклы, дип бәяләде. Ә булган хәлләргә уңай карарга кушты. “Чиркәүләргә ут төртүчеләр табылды. Берәү дә мондый хәлнең кабатлануын теләми. Миграция сәясәтендә дә кимчелекләр бар, моны төзәтергә кирәк. Торак-коммуналь хуҗалыкны да... Безгә ниндидер абый килеп, бернәрсәне дә үзгәртмәячәк. Без бөтенесен дә үзебез эшләячәкбез. Ел начар узмады, әмма минем өчен бик авыр булды”, – диде очрашуны йомгаклап.