поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.12.2013 Җәмгыять

Бәхетнең өч почмагы

«Кешене салып таптау бик ансат ул, – дип үз язмышын сөйли башлады 37сен тутырган төскә-биткә бик килешле хатын. – Мин дә үземнең язмышны болай булып чыгар да, акыл утырткан көнемдә кеше күзенә туры карый алмас дәрәҗәгә төшәрмен, дип уйламадым. Кем әйтмешли, белгән булсам, мич башыннан төшмәгән булыр идем...»

Аэропортта якыннарымның самолетын көткән арада, карак кебек, урлап тыңлап, башка берәү язмышын ишетермен дип уйламаган идем, әлбәттә. Хатынкай яшьлек дустын очраткан булып чыкты – икесе дә минем кебек үк газизләрен көтә икән. Күп дигәндә ун минут эчендә дус кызына сөйләгән тарихны берочтан миңа да тыңларга туры килде.

– Миннән 22 яшькә зуррак ир-ат белән чуала башлавым эшем белән бәйле булды. КФЭИны тәмамлап хисапчы булып эшкә генә урнаштым – хуҗам бик акыллы, төпле кешегә охшаган, күз-каш уйната торганнардан түгел кебек иде. Яңа елларга кадәр бар да исән-аман булды. Яңа ел корпоративында хатынын ияртеп килде ул. Урта яшьләрдәге ямьсез, таза, шуның өстенә тәкәбберлеге ташып аккан әлеге хатын аркасында башланды безнең тарих... Шуның кадәр мыскыл итте ул мине: «Бу хәерче ботагы каян килеп эләккән монда? Офиста карачкы утыра, диярсең. Уф, үләм, булса да булыр икән шушындый очсызлы шыксызлык...» Елмаеп торган җиремнән шакшы су белән коендырдылармыни – куырылып киттем. Авыл кызы инде, акча ягы такыррак, әмма нигә кешене шуның кадәр мыскыл итәргә?! Үчтән дә начаррак нәрсә юктыр анысы, әмма мине ул шул ук көнне бөтереп алды: «Карарбыз кемнең шыксыз, кемнең матур булганын!»

Икенче көнне кигән итәк тә ун сантиметрга кыскарды, иренгә иннек, күзләргә кершән кунды – хуҗама анда-санда серле елмаю ташлап йөри башладым. Ир-атлар бит инде алар бөтенесе дә бер камырдан – башта сәерсенеп, аптырап караса да, көннәрдән бер көнне кичке биштә кирәккән-кирәкмәгән документ сорап бүлмәсенә чакырды. Хәзер инде нинди документ икәнен генә хәтерләмим...

Миңа аның белән очрашып йөрүләр, муеныма берсен-берсе уздырып тагыла торган алтын чылбырлар гына аз иде – хатынына белгертәсе килә башлады. Ә хуҗа дигәннәре шундук шарт куйды: «Гаиләмне таркатырга җыенмыйм, бала алып кайту турында да сүз булу мөмкин түгел». Әмма балага узарга теләгән хатынмы инде теләгенә ирешә алмый ди? Мин көмәнгә узарга тырыштым һәм уздым да. Төшерт, дип каршы төшмәсә дә, баламның булачак атасы атна-ун көн авызын бүсеп йөргәндер. Аннан, мәчеткә барып, никах укытып кайттык. Мин шул көнне кич телефоннан хатынына шалтыраттым: «Шыксыз хисапчы дигәнеңне ирегез артыграк яраткан, күрәсең – безнең озакламый балабыз булачак, котлый аласыз!» Өендә нинди зилзилә булгандыр ул көнне – белмим, әмма никахлы ирем минем тешләгән җиремнән өзә торган гаярьлегем барлыгын белде. Үпкәләмәде, хәтта ныграк ярата башлаган төсле генә булды. Хатыныннан аерылмады, әмма көмәнле вакытымда икәүләп ун көнгә ялга барып кайттык без.

Аннан кайтышлый хатыны белән күрештек. Безнең корпоративка килгән тәкәббер байбичәдән мескен, тавышы гәүдәсеннән ерак китә алмаган хәчтерүш кенә калган иде. Мин корсак киереп басып торам, аның исә күзләре тулы яшь... «Мин иремнән аерылырга җыенмыйм», – диде ул. «Мин дә иремнән китәргә җыенмыйм, – дидем. – Офистагы карачкы урынына хәзер син хезмәт итәрсең инде».

Мин офистан эштән киттем, өйдә бала карап утырдым. Хатыны исә безнең эшкә менеджер булып урнашты. Гомер буе эшкә чыгуның ни икәнен белмәгән теге байбичә! Улыбыз тугач, берничә тапкыр ияртеп офиска да барганым булды – хатыны ишетерлек итеп: «Бар, улым, әтиең янына кереп чык», – дип, баланы юри кертеп җибәргән булам, үзем исә, җиңүче кыяфәтендә, хатынын күзлим...

Әмма бәхетле түгел мин. Үч итәм дип, мине мыскыл иткән хатынының гына түгел, сизмәстән үземнең язмышымны да ботарлап ташлаганмын. Баламны да яратам, тормышым да зарланырлык түгел, әмма кеше күзенә туры күтәрелеп карарлыгым да юк. Бәхет ул «мәхәббәт өчпочмаклары»ннан башка, күз яшьләрсез, намуслы булырга тиеш икән лә... 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»