поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.12.2013 Мәдәният

Регина Вәлиева: Чит илләрдә татар әсәрләрен күбрәк җырлыйм (ФОТО)

Иркутск шәһәрендә туып үскән татар кызы ул. Туган каласында музыка мәктәбе, музыка училищесын тәмамлаганнан соң, Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясенә укырга килә.

Опера театрында җырларга өметләнгән яшь талант безнең нурлы Казанда төпләнеп кала. Сопрано тавышлы, халыкара конкурслар лауреаты Регина Вәлиева Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең музыкаль-әдәби лекторие солисты.

- Регина, опера җырчысының үсеш юлы ничегрәк булды?


- Кечкенәдән үк җырларга, опера сәхнәсендә чыгыш ясарга хыялландым. Студент елларымннан ук мәдәни алмашу буенча Испания, Болгариягә барып җырлый идем. Нәкъ менә Европа мине җитди сәнгать белән шөгыльләнергә этәрде дә. 1990 елларда әле Россиядә операга һәм җитди сәнгатькә алай җылы караш юк иде. Ә хәзер, Аллага шөкер, ниндидер уңай якка үзгәрешләр барыбер тоемлана.

- Югары белем алырга музыка училищесын тәмамлагач теләк тугандыр?


- Россиядә, гомумән, консерваторияләр аз. Безнең шәһәргә якыннары Свердлау, Петербург, Мәскәү, Казанда урнашкан. Россия картасын чыгарып салдык та, флажок атып җибәрдем. Казан шәһәренә барып төште. Казанга килдек, монда бернинди туганнарым юк, алар барысы да Башкортстанда яши. Әти-әнием татарча бик шәп сөйләшә. Әти сыздырып баян уйный. Казанга килүемнең беренче елларында татар әсәрләрен йотлыгып өйрәнергә туры килде. Татар композиторларының шулкадәр тирән музыкалары белән танышып шаккаттым.

- Консерваториядә кемдә укыдыгыз?

- Мине Галина Ластовка классына алдылар. Профессор, халык артисты Галина ханым талантлы опера җырчысы булудан тыш, үтә дә профессиональ педагог. Консерваториягә кергәндә әле ул опера театры солисты иде. Анда укый башлаганда, үземне күкнең җиденче катындагы кебек хис итә идем. Һәр нәрсәне сеңдереп калырга тырышам, татар сөйләмен тыңлыйм. Аспирантура да тәмамладым.

- Регина, әле күптән түгел генә Төркиядә булып кайттың, ТӨРЕКСОЙ оештырган проектта катнашкансың. Шул хакта сөйләп уз әле.


- Төркиядә яшьләргә ышаналар, аларны бик теләп төрле проектларда катнаштыралар. ТӨРЕКСОЙның 20 еллыгына Төркия шәһәрләре буйлап 20 концерт оештырылган иде. Бу концертларда ун төрки илдән килүче солистлар катнашты. Барыбыз да таныштык, дуслаштык, фикерләр алыштык. Барыбыз да төрле, ләкин безне иҗат, сәнгать берләштерде. Бу дөньяда үзең генә түгеллегеңне белү күңелле бит. Менә шул концертлар вакытында мине бер режиссер күреп алган. Үзе килеп: “Сез минем Сара роленә туры киләсез. Теләгегез булса, партияне өйрәнегез, ләкин Сара образына тагын берничә кандидат бар”, - диде. Башта югалып калдым - опера төрек телендә куелачак бит. Ә мин төрекчә бер авыз сүз белмим. Алай да мондый тәкъдим мине кызыксындырды. ТӨРЕКСОЙның яшьләргә ышануына, юл ачуына шәхсән үзем бик шатладым. Төрек опера театрына килгәч, исем китте: анда барысы да яшьләр. Һәммәсенең дә күзләрендә очкын, аларга барысы да кызыклы! Беркем дә үзен йолдыз итеп хис итми. Казахларның фольклорына нигезләнеп Мукан Тулебаев иҗат иткән «Бержан һәм Сара» операсындагы Сара партиясен башкардым. Спектакльнең премьерасы ноябрь аенда Төркиянең Самсун каласында узды.

- Тиз арада төрек телен өйрәнергә туры килде инде?


- Әйе, төрекләр үзләре үк өйрәтте дә. Җырлаганда авазларны кирәгенчә итеп оештыруны, сүзләрнең дөрес әйтелешен репетицияләр вакытында иртә-кич һаман чарлап тордык. Ә инде репетицияләрдән соң көн саен төрек телен өйрәнә идек. Бер ай дигәндә өйрәнеп тә куйдым.

- Сәхнәдән тыш сине тагы нәрсәләр кызыксындыра?


- Классик язучыларның әсәрләрен укырга яратам. Шулай ук мин классик музыка тыңлыйм. Шулай ял итәм. Әлбәттә, эстрада җырларын да тыңлар идем, ләкин алар миңа бераз примитив булып тоела. Ничектер чит илләрдә башкаларга иярсәләр дә, үз музыкаларын да онытмыйлар, үз фольклорларын да катнаштырып, ремикс кебек эшләп куялар. Татарда исә кемгәдер иярү кирәгеннән артык, ниндидер чир сымаграк. Талантлы гына җырчылар да ниндидер бер дәрәҗәгә килеп җиткәч, үз-үзләрен үстерми, камилләшмиләр, югарырак омтылырга ашыкмыйлар. Европа дәрәҗәсендә дә бәяләнә алырлык әсәрләр башкарырга теләмиләр. Ә бит чит илләрдә дә татар әсәрләрен танытырга мөмкин.

- Яңа ел якынлаша, яратасыңмы бу бәйрәмне?


- Әйе. Хәзер инде минем туганнарым Казанда да яши, бертуган апам биредә. Аның гаиләсе белән каршыларбыз дип торам. Яңа елны гаилә бәйрәме дип саныйм. Бәйрәм чыршысын һәр ел бизибез, мул табын әзерлибез. Хәзер Кыш бабайдан, бигрәк тә, балалар, айпад, айфон ише кыйммәтле нәрсәләр алырга өметләнә. Мин нигәдер андый бүләкләр көтмим. Элеккеге кебек янчыктагы мандарин, төрле формадагы тәм-томнар күңеллерәк тоела миңа. Аннары үз кулларың белән эшләгән бүләкләр аеруча кадерле. Бала чагымда мендәр астына куеп калдырган бүләкләр һәрвакыт күңелемдә саклана. Үзем дә бик теләп кулдан ясап тапшырам. Ат елы икән, төрле кәгазьләрдән ат ясыйм яки башкасын. Фантазия белән эшләнгән бүләк иң кадерлесе була инде ул. Алудан бигрәк мин үзем бүләк бирергә яратам.

- Казанны якын итеп өлгергәнсең ахыры?


- Әйе! Казан шәһәре, нәрсә әйтсәләр дә уңай якка үзгәрә. Чын мәгънәсендә Европа калалары кебек бит инде бездә. Универсиададан соң башкаланы чит илләрдә дә белә башладылар. Мәдәни яктан да киң колач алдык. Алга таба да зур омтылыш барлыгы сизелә. Иркутскига кайткач, тизрәк монда киләсем килә. Аерым концертларымны оештырганда да бер команда булып Казанда эшлибез. Синең белән, синең иҗатың белән кызыксынучы барын сизәсең. Сәхнәдә гел яңалык көтә. Яңа елда узасы аерым, үз концертыма әзерләнәм. Шул концертның уңышлы үтүен телим. Оркестр белән уздырыга исәп иде.

- Болгария, Испания, Румыния, Казахстан, Франция, Төркия илләренең опера сәхнәләрендә алкышлар кабул иткән җырчының татар операсында да балкыйсы килә торгандыр бит?


- Әлбәттә килә, бу хакта шик булуы да мөмкин түгел. Тик бездә яшьләргә ышаныч җитенкерәми, аларны күреп үстерергә теләүчеләр дә юк дәрәҗәсендә. Шунысы бар: бездә генә кеше бер үк вакытта солист та, педагог та булып эшли һәм өстәвенә кайдадыр җырлап та йөри, чөнки башкача тормышны алып бару мөмкин түгел. Төрле проектларда яшьләргә ышаныч юк. Мәсәлән, минем операда җырлыйсым килә. Мөмкинлек бирмиләр. Чит илләрдә узучы төрле проектларда рәхәтләнеп катнашырга чакыралар, анда безгә яшьләргә шәхес, солист итеп карыйлар. Син - иң яхшысы, дип күңелне күрәләр, канатландыралар, җырлаталар, ышаналар, ә үзебездә кирәксез товар кебегрәк хис итәргә мәҗбүрбез. Үзебезнеке дип әйтүче юк, яшь солистларга игътибар бирелми. Шуңа күрә, минем белән укыганнар һәм башка танышларым чит шәһәр, чит ил театрларына эшкә китә. Бу дөрес күренеш дип санамыйм. Үз мәдәниятебезне яшь кадрлардан башка ничек үстерергә? Үзебезнең опера театрына исә эшкә алмыйлар.

- Милли мәдәният тамырларыннан барыбыр бизмисез дип аңлыйм?


- Чит илләрдә йөргән вакытта татар композиторлары әсәрләрен күбрәк тә башкарам әле мин. Анда чын сәнгатьне кабул итүчеләр күбрәк диимме. Рөстәм Яхин, Нәҗип Җиһанов әсәрләре һәрвакыт кайнар алкышларга күмелә. 

1

2

3


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 17.12.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»